«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Юрий Фёдоров: «25 яшь – искиткеч вакыт»

Яшермим, аннан интервью алуда шәхси кызыксынуым да булгандыр.

Югары дәрәҗәдәге музыкантлар, аеруча кызыклы һәм тирән әңгәмәдәш тә була алганнары белән аралашу бәхете еш тәтеми. Күп вакытта андый шәхесләр җаннары-тәннәре белән иҗатка бирелеп, үз дөньяларында яши.

Әңгәмәдәшем Юрий Фёдоров белән без берничә ел элек таныштык. Ул вакытта Yummy Music Band төркеме шактый вакытка сузылган паузадан соң, кабат сәхнәгә кайта башлады. Шул чорда Илһам Шакировка һәм татар эстрадасының башка күренекле иҗатчыларына лаборатория форматында трибьютлар әзерләп, музыкаль мирасны яшәртү идеясе туды. Ә быел көз башында шушы продуктив эшнең нәтиҗәсен бөтен Казан күрде, ишетте һәм тойды. Әлбәттә, сүз Казандагы Горький исемендәге паркта узган Илһам Шакировка багышлау кичәсе турында бара. Тиздән винил пластинка, тулы форматлы альбом һәм документаль фильмнары да дөнья күрәчәк.

Бу әңгәмәдә мин Юраны башка яктан ачарга тырыштым. Ял итә белү, мөгаллимлек, 25 яшь кризисы һәм амбицияләр турында сөйләштек. Әлеге язма «Идел»нең ноябрь санында чыкты.

– Юра, ничек хәлләрең? Зур проекттан соң ял итә алдыңмы әле?
– Дөресен генә әйткәндә, әлегә юк, чөнки трибьют тирәсендә эшнең туктаганы юк. Шушы арада гына альбом яздыруны тәмамладык. Бу бик четерекле эш бит, чөнки төркем составындагы һәрбер музыкант партиясен аерым яздырырга кирәк. Кызганыч, Казанда берьюлы тулы состав белән эшли ала торган студияләр юк. Ә без нәкъ менә югары дәрәҗәдәге тере тавышны алга сөрәбез. Гомумән, Yummy Music Bandның киләчәге буенча идеяләр күп – тормышка ашырасы иде.

Шулай ук, соңгы ярты елда зур проектларым күп булу сәбәпле, аерым хезмәттәшлектәге артистларыма игътибар кимеде. Мине аңлап, сабыр иткәннәре өчен рәхмәт аларга да. Кыскасы, киләсе 2–3 айга эш планым билгеле.

– Ә отпускта күптән булдыңмы?

– Бер ел элек диңгез буенда ял иткән идем, шуннан соң әле чыккан юк, якын киләчәктә җыенам менә. Үзем кызыксынучан булсам да, кайвакыт, дөньядан сүнеп, баш миендә барган туктаусыз процессларны паузага куеп, диңгез яры буенда китап укып яту – иң яхшысы.

– Сирәк ял иткәч, үсеш өчен ресурслар кайдан аласың соң?

– Тормышымда атнасына өч тапкыр спорт тренировкалары бар, аннан тыш өй эшләре дә мине бик тынычландыра. Ашарга пешерергә яратам! Хәтта «фирменный» рецептларым да
бар. Әлбәттә, романтик очрашуларга да йөрим – иҗатчыга бу мөһим. Тормышымны икегә бүлеп карыйм. Бер ягым иҗатчы булса, икенчесе – җитди бизнесмен. Бу икәү арасында гармония табарга тырышам.

– Килеп чыгамы соң?

– 90 процентка «әйе» дип әйтә алам. Соңгы арада үземне, ниһаять, мөстәкыйль һәм ирекле итеп тоя башладым. Билгеле бер яшькә кадәр күңелемдә гаиләле булырга кирәк дигән стереотип яшәде. Аеруча, тормыш иптәшем белән аерылышканнан соң… Бер моментта эчтәге киеренкелекне җибәрдем, тулысынча иҗатка бирелдем һәм хәзер, ниһаять, үземне яхшы мәгънәдә ирекле тоям. Һөнәремдә яңадан-яңа ишекләр ачып торам. Берара Әтнә театрында эшләп алдым. Андагы актёрларның тормышы сокландырды. Алар театрдагы хезмәтләре белән яна, шул ук вакытта янәшәдә генә төзек йортлары, хуҗалыклары, мул гаиләләре бар. Сөенә-сөенә репетициягә йөриләр, аннан сөенә-сөенә гаилә учагы янып торган өйләренә кайтып китәләр. Минемчә, тормыш гармониясе шулдыр ул. Миңа да бу бик якын, шуңа берәр кайчан, пазл җыелып, үземнең тормышым да түгәрәкләнер дигән өметне өзмим. Ә әлегә булганына куанам.

– Синең искиткеч ягың бар: сәхнәдә дә, тормышта да процесска биреләсең. Әйтик, концерт вакытында инструментта уйнаучы Юра – үзе аерым перформанс. Бүгенге заман тизлегендә концентрацияне саклау авыр, ә синең очракта ничек?

– Беренчедән, мин Казанда түгел, ә шәһәр тизлегеннән читтә – Яшел Үзәндә торам. Элек, студиям Тукай урамында урнашкан чакта, минут саен берәрсе шалтыратып, кереп чыгыйм әле, дип, тарткалап торалар иде. Хәтта андый шау-шу арасында да атнасына әллә ничә аранжировка эшләргә җитешә идем. Яшел Үзәндә йомылып эшләр өчен бөтен шартлар да бар: тыныч йорт һәм ишегалды, кирәк кеше алдан кисәтеп килә.

25 ЯШЬ КРИЗИСЫ

– Журналыбызны төрле яшьтәгеләр укый, шулай да палата буенча уртача температура – 25 яшь дип алыйк. Син үзеңнең 25 яшьлек чагыңны хәтерлисеңме?

– О, һичшиксез! Мин гомумән үземнең һәр тормыш этабын аерып сөйли алам. Беренчедән, мин бик иртә саундпродюсерлык белән шөгыльләнә башладым. 20 яшемдә ул вакытта
иң күп татар артистлары әзерли торган «Барс медиа» компаниясенә эләктем. Шоу-бизнес кагыйдәләре һәм тыңлаучыларның зәвыгын аңлап алгач, хит артыннан хит язылды. Әрсез,
кыю һәм максимализмлы чакларым иде… Гүзәл Уразова, Иркә, Ландыш Нигъмәтҗанова кебек эстрада йолдызларының беренче альбомнарын язу да шул вакытка туры килде. Берничә ел дәвамында хитлар чыгару конвейеры урынына эшләгәч, 25 яшемә җиткәндә «янып» беттем. Өстәвенә, беренче академик белемем һәм классик юнәлешкә тартылуым да үзенекен итте: Рахманинов һәм Бетховен иҗатына сусаган идем. Зур акча эшләвем дә туктатып кала алмады – компаниядән киттем.

Аннары кабат партитуралар белән эшли башладым. Берничә айдан танышым шалтыратты:

«Бер музыкант өчен аранжировка язам, тик инде бер айдан артык уртак фикергә килә алмыйбыз. Син эшләп кара әле», – диде.

Язып бирдем, ошаттылар! Озак та узмый, Санкт-Петербургта Дмитрий Янковский командасына эшләргә чакырдылар. Анда алты ел академик музыка дөньясында кайнадым, үзем өчен Россиянең киң музыкаль базарын ачтым. Әлбәттә, билгеле бер вакыттан соң ул проекттан да киттем, чөнки миңа эзләнүдә булу мөһим…

– Димәк, тел төбең шул: бернигә карамастан күңел теләгәнне эшлисе?

– Әйткәнемчә, 25 яшь – искиткеч вакыт: 18 яшьтәге амбицияләрең бераз тынган була, алга, зуррак максатларга барыр өчен тәҗрибәң дә тупланган. Барысы бер дип әйтмим, төрле кеше бардыр. 25 яшьтә белем йортын гына тәмамлап, бер көн дә эшләп карамаганнар кая барып сугылырга белми. Ә менә үзләрен төрле яктан сынаганнар инде тормышка җаваплырак карый.

Дөрес, амбицияләрне реаль тормыш белән тәңгәлләштерергә кирәк. Чөнки «Театр ачам!», «Голливуд киносында төшәм!» дию аз. Син еракка карама, башта күз алдыңдагы мөмкинлекләрне куллан. Шулай итеп, диңгез киңәер, җәелер.

Бер ишек ачылмаса, икенчесе ачыла бит ул.

ЯҢА ЮЛДА

– Трибьюттан соң карьераңда яңа этап башлана дип әйтергә буламы?

– Трибьюттан соң яшемне тоя башладым. Җаваплылык, игътибар артты кебек. Дөресрәге, ул һәрвакыт бар иде. Әмма җәй көне, эшнең иң кайнар чагында, булдыра алмам кебек, бирешермен кебек тоела иде – барыбер җиңеп чыктым бит. Иң куандырганы: безнең эшебез халыкка ошады. Кайтавазлар өчен борчылган идем, әмма юкка булган. Без бит татар сәхнәсе өчен чынлап та яңа әйбер эшләдек. Тыңлаучы аңлады, димәк, ул тагын да эксперименталь әйберләргә әзер.

– Әйе, гадәттә, экспериментлар яратучы артистлар (монда музыкантларны гына түгел, гомумән, иҗатчыларны күздә тотам) «юк, моны әзерлексез аудитория аңламас» дип уйлый. Синеңчә, безнең публика яңалыкларга әзерме инде?

– Һичшиксез. Тәкъдим сорау тудыра, берникадәр вакыттан соң күпьяклы, төрле жанрлы татар музыкаль индустриясен төзербез. Эзләник һәм сыйфатка омтылыйк.

СТУДЕНТЛАРНЫ БАЗАГА ӨЙРӘТҮ

– Юра, зур һөнәри тәҗрибәңне студентларың белән дә уртаклашасың дип беләм. Аларга нинди оеткылар саласың?

– Беренче чиратта, мөстәкыйльлеккә өйрәтәм. Күбесенең белемнәре өстен-өстен генә. Техник мөмкинлекләре дә бар, әмма үзләре кайсы чыбык кайда тоташырга тиешлеген белми. Ә бу вак-төякләрсез булмый. Мин бит алардан ниндидер супер-белемнәр сорамыйм, әмма теорияне белү – нигез.

– Бәхет формулаңны әйт әле.

– Бик гади. Сәламәтлек, эчке гармония һәм нинди юнәлештә баруыңны аңлау. Акылың сыгылмалы булу, башкаларны ишетү. Мин 25 яшемдә көчле эгоист булганмын икән. Тәрбиям, белемем әйбәт булса да, фикерләү ягыннан фокусны үземә генә юнәлткәнмен. Хәзер исә беркемне дә үзгәртергә тырышмыйм. Шәхси тормышыма да кагыла инде бу. Бүген мин үземне ишетә беләм, башкаларга карата да игътибарлы.

Кыскасы, шушы халәтем һәм чорымнан канәгатьмен.

Күпләребез тыңлап үскән хитларның аранжировкаларын Юра Фёдоров ясаган. Менә кайберләре:

– Иркәнең беренче ике альбомы («Беренче кар», «Яратма мине, яратма» җырлары),

– Альбина Әхмәтова («Сары розалар», «Бары бер минут»),

– «Казан егетләре» төркеменең тәүге хитлары.

– Эльмира Сөләйманованың «Синең белән» җыры.

Фотолар: Даниил Шведов, Александр Копылов.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое