«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Марат Яруллин: «Әти мине авылда калдырырга теләгән иде»

ИДЕЛ мине гел буйдак егетләр белән таныштырып тора, әле аларның да ниндиләре!

Сезне бу героем белән озаклап таныштыру кирәкмәс – күбегез таныгандыр. Без Марат Яруллин белән авылда узган балачагы, моңлы Казан һәм иҗатта очрый торган авырлыклар турында сөйләштек.

КӘҖӘ, БӘПКӘ ҺӘМ ПЕСИЛӘР

Бу санның үзенчәлекле тышлыгына игътибар иткәнсездер – гел сәхнәдә күреп ияләнгән Маратны йорт хайваннары белән төшерергә булдык: песи, үрдәк бәпкәләре, кәҗә һәм тавыклар бик яратты аны! Сүзебез дә нәкъ менә шуннан башланды.

«Минем иң яраткан кошым – тукран инде. (Көлә). Салават Зәкиевичныкы кебек зур зоопаркым юк, анысы. Шуңа карамастан хайваннарны бик яратам, урамда песи яки эт күрсәм, ашарларына алып бирәм. Ничек кенә яратсам да, үземдә эт тә, песи дә юк, чөнки аларны карау зур җаваплылык, әле монда үземне дә карап бетереп булмый. Бәлки йортым, гаиләм һәм вакытым булгач, алып куярмын».

Маратның экспериментларга карата фикерен дә белдем – ул төрле юнәлештәге тәҗрибәләргә алынырга ярата икән. Ләкин алар уйлап эшләнелгән булырга тиеш.

«Мин менә шундый экспериментларга ачык, чөнки ул – яңалык. Иҗатта кайнагач, команда белән төрле ысулларны кулланабыз. Эстрадада бертөрлелек китсә, күңелсез булачак бит, эксперимент халык реакциясен белү өчен дә кирәк. Хәзер җырлап кына булмый, җырчы бөтен яктан югарылыкта булырга тиеш. Минемчә, соңгы елда безнең эстрада бик үсте һәм ул хәзер дә үсештә. Әгәр тамашачы эштән кайтканда, синең сәхифәңне кереп карый һәм җырыңны тыңлый икән, димәк, син аңа кызыклы. Халыкны һәрвакыт кызыксындырып торырга кирәк».

ҖЫ(Р)ЛЫ МОХИТТӘ УЗГАН БАЛАЧАК

Марат тумышы белән Кызыл Октябрь районының (Түбән Новгород өлкәсе) Актук авылыннан. Күпләр аны мәшһүр җырчы Рәшит Ваһаповның туган ягы буларак белә. Хәзер инде бу якларны Марат Яруллин да үзенең иҗаты белән сөендереп тора.

«Иҗади гаиләдә үскәнлектән, минем дә бу юлдан китәсем балачагымнан ук билгеле иде инде. Әтием гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләде, хәзер дә авыл мәдәният йортын җитәкли, баянда уйный. Әниебез – укытучы. Без кечкенә чакта, әти: «Балалар, хәзер җырларга барабыз», – дип мине, абыемны һәм апамны алып чыгып китә иде. Кая барасыбызны да белмичә, чыгыш ясап кайта идек. Менә шулай җырлы мохиттә тәрбияләнгәч, үзем дә ярата башлаганмындыр инде. Кечкенәдән Рәшит Ваһапов фестивалендә үстек, безнең әти иң беренчеләрдән шул фестивальне үткәргән кеше, алар Рифат Фәттахов белән аны халыкка тәкъдим итте. Башта безнең якларда популяр булган фестиваль хәзер Россиянең төрле төбәгендә үз юлын дәвам итә».

ҮЗ ЮЛЫҢНЫ ЭЗЛӘП МӘСКӘҮГӘ КИТҮ…

Марат Актук авылыннан 16 яшендә Мәскәүгә чыгып китә. ГИТИСка керү теләге чынга ашмый, «Синең барысы да әйбәт, әмма вакыт кирәк» дип аңа тагын бер елдан килергә тәкъдим итәләр. Ләкин бер елын югалтырга теләмичә, Марат Мәскәү дәүләт мәдәният институтына керә. Актёр булырга хыялланмаса да…

«Мине әти бөтенләй авылда калдырырга теләгән иде, янәсе, мин төпчек. Тик мин максатларым һәм теләкләрем бар дип чыгып киттем. Иң мөһиме – бер генә дә үкенмим. Мәскәүдә апам янында кечкенә генә фатирда тордым. Студентның акчасы юк бит инде аның, әти-әнидән дә сорау кыен. Мин төрле кастингларга йөри идем, аннары туйларда каверлар җырлый башладым, төрле мюзикл, клипларда төштем, абый белән апам алып барган мәҗлесләрдә җырладым. Соңрак үзем дә туйлар алып бара башладым һәм театрга урнаштым. Мин нәкъ менә театрда үземә файдалы белем алдым. Көчле актёрлар белән эшләү миңа тәҗрибә тупларга ярдәм итте».

...ҺӘМ КАЗАНДА ТАБУ

Менә шулай зур тәҗрибә туплаган мәлләрдә Марат сәхнәгә, нәкъ менә татар сәхнәсенә тартыла. 2016 елда җырлар яза башлый, 2017 елда «Кемнәр сине шулай яратыр?» исемле беренче альбомы чыга. 

«Мин 2018–2019 елларда айга бер-ике тапкыр Казанга солянка концертына, съёмкага килә идем. Мәскәүдә алып баручы булып эшләп, артист була алмаячагымны аңладым һәм 2021 ел азагында тулысынча Казанга күчендем. Команда җыеп, җырлар язып, турларга чыгарга хыялландым. Әлбәттә, ышаныч юк иде, бу бит риск! Пандемиядә шактый җырлар иҗат ителде. «Ал гөлләрем», «Парым син», «Сагынырсың», «Агыйдел буйлары» дигән җырларымны халык яратып кабул итте. 2022 елда Ильмира Нәгыймова белән «Соңгы бию»не яздырдык. Без анда концертлар белән йөри башлаган идек инде, беренче тапкыр Пермь якларына чакыру буенча килеп куйдык. Соңрак «Тамаша» продюсерлык үзәге белән эшли башлагач, беренче концертыбыз Уфада булды. Ул миңа бик зур яңалык алып килде. Шуннан соң гастрольләр башланды».

ҖЫР ТУРЫНДА

«Иҗатыңны күзаллау өчен иң беренче кайсы җырыңнан тыңлый башларга киңәш итәр идең?» – дигән соравыма Марат «Минем серем» һәм «Cагынырсың» җырларын атады. (Алар минем дә иң яратканнары – Авт).

«Бу җырлар аша минем эчке хис-кичерешем, борчуымны, музыкада кайсы юнәлешне яратканымны аңларга була. Тамашачы да аларны бик яратып кабул итте, концертта «Сагынырсың»ны кычкырып җырлыйлар. Сүз уңаеннан, аны озак җырлаган юк инде, яңа сезонга яңа җырлар кертәсе килә бит, шуңа кайберләре башкарылмый тора».

НИГӘ «КЫЛАНЧЫК»?

«Сүз йөри инде ул... Мин ул социаль челтәрдәге апаларга шаккатам – аны бит әле уйлап язарга, вакыт табарга кирәк! Шулкадәр Ходайдан курыкмый торган кешеләр утыра диярсең. Мине еш кына «Гаилә бозучы», «Бай малае», «Кыланчык» диләр. Авылда туып үскән егет кыланчык буламыни инде? (Көлә). Яңа турыбызны «Кыланчык» дип исемләргә булдык. Концертта бу сорауларга җавап бирдем. Дөресен әйткәндә, минем скандалларга вакыт юк хәзер. Миңа алар кызыклы түгел. Күптән түгел бер артист белән аңлашылмаучанлык булды, әмма халыкка чыгармадым. Нигә кирәк ул?»

«УЛ ИҢ КӨЧЛЕ ТУЙ БУЛАЧАК!»

Маратның иҗатында буйдак булуы да кызыксыну уята. Татар эстрадасында буйдак популяр артистлар бүтән юк диярлек. Шуңа бу темага кагылмый булдыра алмадык.

«Әле беркөнне Асаф Вәлиевка шалтыраттым да, минәйтәм, без икәү генә калдыкмы әллә?» – дим. Баксаң, ул өйләнгән икән! 66 яшендә. Әле шуңа өстәп, «Син дә шулай өйлән», – дип тора. Минем өйләнгәнемне бөтен кеше беләчәк дип уйлыйм – ул иң көчле туй булачак. Чакырылмаячак артистларга килгәндә, алар – ярты эстрада. Туйга якын кешеләреңне генә чакырасың бит инде, кирәк артистыңны түләп җырлатасың. Эстрадада дусларым бар, дошманнар юк. Якыннардан – Ильмира Нәгыймова, Ринат Рахматуллин, Илназ Гарипов, Ришат Төхвәтуллин, Салават абый. 

«Өйләнгәч, тамашачың кимемәсме?» – дип сорыйлар миннән, артачак кына! Концертыма яшь кызлар да, өлкән буын кешеләр дә килә. Кемдер абыйга сокланып килә. Кассага шалтыратып: «Абыйсы килгәнме?» дип сораучылар да бар. Былтыр концертка килүче өлкән абый-апалар артты, шәһәрдә яшьләр күбрәк».

«ЯЛГЫЗ КАЛМАММЫ?»

Интервьюда шаяру, көлүләр күп булса да, Марат минем өчен җитди кеше буларак та ачылды. Ахырда без аның белән бәхет, ялгызлык һәм ял турында сөйләштек. «Артист тормышында иң катлаулысы нәрсә?» дигән соравыма ул бераз уйланып торганнан соң гына җавап бирде:

«Кайчак шундый көннәр була – чабасың, тырышасың, эшлисең дә, кинәт кенә «куллар төшә». Арып-талып өйгә кайтасың, ә анда салкын һәм беркем каршы алмый. «Ә кем өчен тырышам соң мин?» дигән уй баштан йөгереп уза. Кайчак «Ялгыз калмаммы?» дип тә уйлыйсың. Ә бит тормышта барысы да бар – фатир, машина, ашарга ризыгым, яраткан эшем. Әмма иҗат кешесенең эше ул физик яктан бигрәк – рухи эш. Шуңа безгә ял кирәк. Телефонны сүндереп, беркем белми торган җиргә китәсе килгән чак була. Турны тәмамлап, самолётка кереп утыргач сизелә инде ул бәхет. (Елмая). Әмма эшләү дә бәхет бит! Залың тулып, тамашачың җылы кабул итсә – менә бәхет. Уфада беренче зур сольный концерт куйганда үземне ничек рәхәт хис иткәнемне мин әле дә хәтерлим. Әгәр кире 16 яшемә кайтып, нәрсәдер үзгәртергә мөмкин булса, мин берни дә үзгәртмичә шушы ук гомерне яшәр идем!»

фото: Фирүзә Вәлиева

Әлеге язма «Идел»нең сентябрь санында чыкты

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое