«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Муса Камалов: «Минеке кешенекеннән аерылып торырга тиеш»

Үзе турында юмор, ирония белән сөйли алучыларга сокланам.

Язмам герое да шундыйлардан – галәмәт күңелле, җор телле кеше. Сез аны Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Муса Камалов дип белерсез.

Хәер, аны спектакльләрдә уйнаганын яки төрле мәҗлесләр алып барганын күргәнегез бардыр. Үзен төрле өлкәдә сынап, ләкин иҗатына тугры калып яши ул. Әңгәмәбез «Муса» исеме турында сөйләшүдән башланды.

«Кечкенәдән минеке кешенекеннән аерылып торырга тиеш дип үстем. Исем белән дә шулай булды, хәер, элегрәк Муса исеме сирәк булса да, гап-гади булып тоела иде. Миңа аны әтинең бертуган абыйсы истәлегенә кушканнар: Мөсәллим абыйны Муса дип йөрткәннәр. Хәзер Муса исемле кешеләрне очратсам, аны яхшы кеше дип уйлыйм, начар кеше Муса була алмый». (Көлә).

ЧАЛЛЫ РОМАНТИКАСЫ

Муса Чаллыда туып үскән. Шәһәрнең үзгә бер мохите, романтикасы бар, ди. Нәкъ менә андагы тормыш Мусаның холкына йогынты ясаган да инде.

«Әти-әнием завод каршындагы сатып алу үзәгендә эшли, бертуган сеңлем медицина өлкәсендә укый. Үзем Чаллының 52 нче номерлы татар мәктәбендә укыдым. 11 сыйныфка җиткәндә кайсы юнәлеш буенча китәсемне белми идем әле. Сәхнәдә мин балачактан – музыка мәктәбендә вокал белән шөгыльләндем, төрле бәйгеләрдә катнаштым. Җырларга яратсам да, артист булырмын дип уйламый идем. Педагогым Фидәрис абый Гафиятуллинга рәхмәт – вокалга мәхәббәтне нәкъ менә ул уятты, тавышымны куйды, төрле чараларга йөртте. 6–7 сыйныфларда җыр белән бергә көрәшкә кереп киттем».

КӨРӘШ ҺӘМ ИҖАТ

Көрәш темасына без аерым тукталдык, чөнки әлеге милли спорт төре Мусаның тормышында аерым бер урын алып тора. Мәктәптә укыганда футбол белән шөгыльләнә ул, көннәрдән бер көнне көрәш тренеры Ринат Гайнетдинов аны: «Гәүдәң бар, моңың бар, көрәшкә кил – Вил Усманов кебек булырсың!» – дип чакыра. Беренче тренировкадан соң көрәшкә мәхәббәте уяна Мусаның. Әмма мәктәпне тәмамлагач, һөнәр сайлау соравы килеп баса.

«Минем Чаллыда калу уе да бар иде. Казанга консерваториянең ачык ишекләр көненә дә барып килгән идем, андагы мохит беренче карашка ук җәлеп итте. Ләкин музыка училищесы кебек уку йортын тәмамламаганга, консерваториядә башта әзерлек курсында укып чыгарга кирәк. Шулай итеп, ике ел башта шунда укыдым. Әгәр бу вакытларга кире кайту мөмкинлеге булса, мин шулай ук эшләр идем, мөгаен. Алай дисәң, офиста да утырып эшләгәнем бар».

Ә бу урында Муса турында тагын бер факт белдем – баксаң, ул Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен дә тәмамлаган икән! Бу уку йортына да аны көрәш алып килгән.

«Казанга килгәч, көрәш белән шөгыльләнү өчен спорт заллары эзли башладым, яшәргә дә урын кирәк иде. Әлеге уку йорты иң уңайлы һәм отышлы мөмкинлек булды – читтән торып укуны тәмамлаганнан соң, Россельхознадзорга инспектор булып эшкә кердем. Шуннан чыгып үземнең кәгазь кешесе түгел икәнемне тәгаен әйтә алам».

«КҮҢЕЛ ТЕАТРНЫ САЙЛАДЫ»

Күңел дигәнең сизгер бит ул – үзенә нәрсә якын икәнен шундук тоя, иң мөһиме шул мизгелне кулдан ычкындырмаска кирәк. Муса белән дә хәлләр шулайрак килеп чыга:

«Кариев театрын Гүзәл Сәгыйтова җитәкли башлаган елларда театрга актёрлар кабул итү максаты белән кастинг игълан ителде. Минем хатыным Гүзәл аның белән таныш булганга, мине дә тәкъдим иткән. Мин офистагыларга әйтеп тормый гына кастингка чыгып йөгердем һәм булган сәләтләремне күрсәттем. Шулай итеп, Кариев театрында эшли башладым».

Муса театр тормышына «Мио, минем Мио» спектаклендәге Юм-Юм роле белән кереп китә. Аның фикеренчә, һәр кешенең эштә үз урыны булырга тиеш. Үзенең урынын ул нәкъ менә театрда таба.

«Чын артист күпкырлы булырга тиеш. Мин тегеннән дә, моннан да азракны алып тупланган сыйфатлар җыелмасы турында әйтмим. Билгеле бер өлкәдә эшләгәндә син төрле яктан ачыла белергә тиеш. Кәттә музыкаль артист булу өчен белем кирәк. Минем киләчәктә музыкаль спектакльдә уйныйсым килә. Консерваториядә укыганда оркестр белән «Ночь перед Рождеством» спектаклендә уйнаган идем, кабат берәр шундый музыкаль образны җанландырасы килә».

ҮЗЕН ҖИҢӘРГӘ ӨЙРӘТКӘН РОЛЬ​​​​​​​

Театрда Мусаны шактый рольләрдә күрергә мөмкин. Барысын да санап китүемне сорагач, «Син кайсы спектакльдә уйнамыйсың дип сора!» – дип кенә җавап бирде. Ә инде күңеленә тәэсир иткән спектакль дип «Позывной Татарин»ны атады.

«Мин анда танк командирын уйныйм. Әлеге роль үземне башка яктан ачарга, җиңәргә мөмкинлек бирде. Мин күбрәк комедияле рольләр белән позитивка тартылып ияләнгәч, бу спектакль мохитен башта авыр кабул иттем. «Хи-хи, ха-ха»ны еракка куеп, драматик рольгә кердем. Тормышта гел елмаеп кына яшәп булмый, билгеле. Мин үзем ачык күңелле кеше булсам да, гаиләдә җитди ир һәм әти. Мине гел җор телле дип уйлап, тормыш иптәшемә «Сиңа андый кеше белән рәхәттер» диләр икән. Ә бит мин Гүзәл янында гел андый түгел». (Көлә).

«ГАИЛӘ – ИКЕ КЕШЕНЕҢ ХЕЗМӘТЕ»

Алар бүгенге көндә ике ул үстерәләр: олы уллары Муратка – 6, Камилгә 2 яшь. Икесе дә иҗади кешеләр: Гүзәл Җиһаншинаны сез бик сөйкемле һәм сәләтле җырчы буларак беләсез.

«Гүзәл белән «Татар моңы» бәйгесендә таныштык. Ул да консерваториядә укыды. Бәйгегә кадәр дә күргәнем булса да, сүз катмаган идем. Ничектер нәкъ бәйге вакытында сөйләшеп киттек. Үзенең тавышы, чибәрлеге белән җәлеп итте ул мине. Кешенең башта тышкы кыяфәтенә карыйбыз бит инде. Биш ел очрашып йөрдек тә, өйләнештек. Холык буенча без охшаш, әмма ул миңа караганда тынычрак. Гаилә ул – ике кешенең дә хезмәте. Гүзәл хәзерге вакытта декретта, музыкаль җитәкче булып балалар бакчасына керергә ниятли. Моңа кадәр музыка училищесында, консерваториядә укытты».

Язмам башында әйткәнемчә, Мусага җитмеш төрле һөнәр дә аз. Ул менә ун ел инде банкетлар, туйлар алып бару белән шөгыльләнә. «Мин бер урында тик тора алмыйм, гел хәрәкәттә, эштә булырга яратам», – дип тәмамлады ул әңгәмәне. Мусага яраткан эшендә зур уңышлар теләп калдым!

​​​​​​​

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое