«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Рузанна Хәбибуллина: «Минем ачык һәм чын буласым килә»

Аның белән теләсә нинди темага озаклап сөйләшергә була.

Ләкин без бу юлы ярату темасына тукталдык. Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Рузанна Хәбибуллина белән әңгәмәдән соң, хатын-кыз йөрәгенең үз эченә нинди зур мәхәббәт сыйдыра алуына инандым.

Рузанна хәзерге вакытта өченче баласын көтә. Иң кызыгы – алар баланың җенесен белмиләр, табиб язган кәгазьне телефоны артында яшереп йөри (ничек түзәдер?!). Рузаннаны театр сәнгатен сөючеләр арасында белмәгән кеше юктыр, шулай ук ул интернетта блогын да шактый кызык алып бара. Менә бу өч «өлкә»гә мәхәббәтне ничек тигез бүлә икән? Язмада шул сорауга җавап эзләрбез.

РУЗАННА – АКТРИСА

Мин Свердловск өлкәсе Әртә районы Әҗегол авылында туып үстем. Әтием колхозда эшләде, әнием төрле җирдә хезмәт куйды. Сәхнәгә мәхәббәтем үземне белә башлаганнан уянгандыр – кечкенәдән концертларда катнаштым, бәйгеләрдә шигырь сөйләп беренче урыннар яулый идем. Үскәч, тәгаен театр артисты булам дип хыялланмадым, әмма танылган кеше булырга тели идем.

10–11 нче сыйныфларда укыганда, өйгә спутник тәлинкәсе алдылар – бездә ТНВ телеканалы күрсәтә башлады. Бөтен авылыбыз белән Казанны якынрак белә башлагач, бу шәһәргә кызыксыну уянды. Өстәвенә концертлар куярга авылга артистлар килә башлады. Ә мин Хәния Фәрхи, Айдар Галимов һәм Салават Фәтхетдиновтан башка татар артистларын белми идем. Казанның театр училищесы турында мәгълүматны да очраклы гына бер газетадан укып белдем. Әти белән поездга утырып Казанга килдек. Ул вакытта «Укудан соң кая барырга – юрист булыргамы, артистмы?» кебек сораулар башымны биләп алган иде инде. Ләкин йөрәгем икенчесен сайлады. Шулай итеп, Илдар абый Хәйруллин курсына укырга кердем.

Күз алдына китер: 11 нче сыйныфка кадәр әтиәниең янында яшисең-яшисең дә, көннәрдән бер көнне үзең генә чит шәһәргә китәсең. Ул вакытта әти-әни ничек ышангандыр. Үзем әни буларак баламны зур шәһәргә ялгызын җибәрмәс идем. Китсәләр дә, барысы бергә китсеннәр. Минем монда бер туганым да юк, ә кайчак кунакка йөрешәсе, очрашкалап торасы килә. Туганлык кадерен яшь баргач кына аңлый башлыйсың, иҗат ыгы-зыгысы белән башта аңлашылмый ул.

Казанга килгәч, уку йортына җәяү барырга ярата идем. Юлда очраган баннердагы рекламаларны күреп, «Мин дә монда булачакмын», – дип хыялландым. Театр училищесында укыганда да, модель булу теләгем сүнмәде. Хәзер дә бар! Димәк, мин ул хыялымны чынга ашырмыйча тынычланмыйм. (Көлә).

Училищеның соңгы курсында безнең диплом спектакльләрен режиссёрлар килеп карады. Ренат абый Әюпов егетләрне Кариев театрына аласын әйткәч, ул вакытта инде минем ирем Илназ (Хәбибуллин. – Авт.): «Мин үзем генә түгел, хәләл җефетем дә бар», – диде. Ул миңа чыгарылыш курста тәкъдим ясаганнан соң, без никах укыткан идек. Театрга да бергә килдек. Шул көнне үк безне читкага утырттылар – Рабит Батулла әсәренә нигезләнгән «Кичер мине, әнкәй» спектаклендә Илназга – Миргаян, миңа Гөлзирәк ролен бирделәр. Мөгаен, мине таныткан роль – Зиннур Хөснияр әсәренә нигезләнгән «Ут чәчәге» спектаклендәге Мәликә роле булгандыр. Аннары бер-бер артлы төп рольләр китте.

Илназ белән «Ут чәчәге»ндә генә пар булып уйныйбыз, мин аның белән тагын берәр спектакльдә бергә уйнарга кызыгам. Мин аны никтер драмада күрәм. Комедияне уйнарга авыр дибез бит инде, ә миңа комедия авыр бирелми, андый рольләрем шактый. Мин аларны уйнарга яратам, тик драмада эчке дөньяны ачарга, монда һәм хәзер булырга телим. Минем хыялым – безнең гаилә өчен махсус спектакль куйсыннар иде. Аны Илгиз абый Зәйниев режиссёрлыгында күзаллыйм, аның драмасы бик ошый. Шулай ук Айдар Җаббаров белән эшләп карыйсым килә.

Театраль фестивальләрдә, яңа режиссёр килгәндә, гастрольләрдә гел сайлау алдында калам: гаилә яки карьера. Мин аның вакытлыча гына икәненә ышанам – үз вакытым килеп җитәчәк. Аллаһ өченче баланы да болай гына бирмәгән дип уйлыйм. Моңарчы гел тынгысыз ритмда эшләгәч, ул миңа: «Бераз туктап ял ит, балаларны үстер», – дия кебек.

​​​​​​​

РУЗАННА – ӘНИ

Мин балаларны бик яратам – бу ярату Сабир тугач барлыкка килде. Аны тапканда миңа 27 яшь иде. Артист хатын-кыз бала тапкач, рольләр бүлешү башлана. Мин ул вакытта стресс кичердем. Роль дә бала кебек бит – син аны репетициядә йөртәсең-йөртәсең дә, аннары сәхнәдә «табасың». Ә көннәрдән бер көнне шул газизеңне бүлешергә мәҗбүр буласың. Ләкин минем бер-ике рольгә генә кеше керткәннәрен хәтерлим. Чөнки ике балам да августта тугач, отпускка туры килгән иде.

Сабир дөньяга килгәч, мин бәхетнең нәрсә икәнен аңладым. Бәхет ул ике кешедән генә түгел, ә гаиләдән тора икән. Ул тулы булырга тиеш: анда балаң да, песиең дә булсын. Балалар туганчы, песиебез Иркә беренче урында иде. Кемдер песине дә бала буларак кабул итә, без алай түгел. Кайбер гаиләдә барысын да хәл итүче кеше әни булса, бездә – Илназ. Балалар чирләп китсә дә, Илназ җаваплы. Утка, газга, кредитка түләүне дә ул гына белә. Безнең гаиләдә Илназ – баш, ә мин аңа ияреп баручы. Ул гаиләдә баш булса да, миңа ярдәм итәргә курыкмый. Бездә «син хатын-кыз – син җыештырырга тиеш» дигән нәрсә юк.

Мин хәзер дә зур гаилә турында хыялланам. Бу теләк нидән уянганын да беләм кебек: монда гаиләмнән, дусларымнан кала беркемем юк, шуңа безнең гаиләбез зур булып, балалар һәрвакыт бергә йөрсеннәр иде. Аларга үз мисалыбызда мәхәббәт күрсәтергә тырышабыз. Биш бала булса да риза мин. Элек иҗат белән янып яшәдек. Кызыбыз Чулпан тугач, кабаттан бер кичергән этапка кайту авыр булыр кебек иде – әмма бер кыенлыгы да булмады. Өченче балага узгач, хезмәттәшләр миннән «Нигә?» дип сорадылар, чөнки алар иҗат белән гаиләне бергә алып баруның авыр икәнен аңлыйлар. Гадәттә, иҗат кешеләренең – бер, сирәгендә ике бала бит. Ә иҗатка килгәндә, хәзерге заманда синең исемең югалмый – аны дөрес алып барырга гына кирәк.

Иҗат кешесенә өйдә утыру авыр. Артист булмаганнарга да әни булу җиңел түгел. Минемчә, әти-әни баланы бергә карарга тиеш. Мин хәзер баланс таба башладым: атна саен каядыр барырга тырышам, чәч кистерергә булса да язылам. Иҗат кешесенә халык, сәхнә, алкышлар кирәк. Тормышта төп ролем – әни булу. Без хатынкызларны Аллаһ шулай яраткан. Хәзерге вакытта минем өчен беренче урында – гаилә. Ә менә Чулпанны табып, «Без бит авыл малае» спектаклен чыгарганда бу сорауны бирсәң, «иҗат» дияр идем. Хәзерге вакытта йөкле булгач, мин иҗат итә алмыйм, әлегә иҗат ишекләре минем өчен ябык. Безгә Илназ белән шунысы рәхәт – без бер өлкәдә эшлибез һәм бер карашта яшибез. Кайбер гаиләдә иҗат өйгә кайтмый, бездә кайта. Эштән соң, фикер алышабыз, укыйбыз. Гаиләне дә, иҗатны да бергә алып бару ошый.

Без сәхнәдә дә, интернетта да, тормышта да шундый. Әлбәттә, тулысынча ук күрсәтеп бетермибез, ләкин кеше безне ничек күрә – без шундый. Хатын-кызны аңлау өчен күп нәрсә аша үтәргә кирәк. Илназ белән бер-беребезне Сабир тугач яхшырак аңлый башлаганбыздыр. Безнең мөнәсәбәтләр еллар узган саен ныгыды. Балаларга килгәндә, без башта Сабирны спектакльләргә кертә алмадык – теләмәде. Илназ да аны сәхнәгә чыгаруга каршы иде. Гаиләдә ике артист бар инде. Сабир башта юк дисә дә, соңрак үзе риза булды – хәзер ул «Сөннәтче бабай»да уйный. Киләчәктә артист булуына каршы килмәбез дип уйлыйм. Иҗади гаиләдән барыбер бер бала иҗатка тартыла инде ул.

РУЗАННА – БЛОГЕР

Мин күптән видеолар төшерергә ярата идем. Илназ гастрольгә киткәч, кредитка айфон алдым – аңа төшерә башладым. Мин үземне блогерга санамый йөрим-йөрим дә, фикер яза башласалар, «Мин бит блогер!» дип уйлап куям. Матур сүзләр язучылар да, хейтерларым да бар.

«Сүгенмә, син бит иҗат кешесе», – диләр. Күпләр өчен иҗат кешесе тыйнак, матур киенеп, бизәнеп йөрүче алиһәгә тиң ул. Минем андый буласым килми, хәер, бөтен артист та андый түгел. Әйе, артист үзе белән тәрбия йөртә. Ә мин менә шундый инде. Минем ачык һәм чын буласым килә. Сүгенү чыга инде ул, тормыш бит. Элек тәнкыйтьне якын кабул итә идем, хәзер җавап язмаска да мөмкинмен.

РУЗАННА – ХАТЫН-КЫЗ

Мин хатын-кыз буларак яратканны яратам. Бу «ярату теле»нә Илназның матур сүзләр әйтүе, ярдәм итүе, бүләкләр бирүе керә. Мин гаилә, иҗат һәм блогерлыгымны аерып карамас идем. Тормышымда өчесенә дә мәхәббәт бер дәрәҗәдә. Алар бер-берсе белән бәйле дә. Театрда халыкка уйныйм, монда да минем аудиториям, өйдә дә минем кешеләрем.

Элек Илназга: «Балаларны ничек яратырмын икән, мин бит сине яратам», – дия идем. Ә хәзер мин аларны тигез яратам. Без Илназ белән бер-беребезгә рәхмәт әйтә, ярата беләбез. Тормышта хөрмәт итәргә, кадерне белергә кирәк – аннары ярату була, диләр. Миңа калса, син беренче чиратта яратырга тиеш. Аннары хөрмәт тә, кадерләү дә уяна.

фотолар: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое