«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

«Кешеләр бәхетлеме?» — Тукай әфәнде белән әңгәмә

Сәлам, Габдулла!

Мин Зөләйха булам. Аптырама, мин вакыт машинасы ясадым, син хәзер XXI гасырда. Сине квантлы материализатор аша 2026 елгы Казанга күчердем. Максатым — ИДЕЛ дип аталган яшьләр журналына интервью язу.  Вакытыбыз аз, тиздән синең атомнарың безнең чынбарлыкта таркала башлаячак.

Тукай:

— Сәер халәт! Гүя мин төш күрәм, әмма бу төш — бик үткен. Вакыт дигән дәрьяны кичеп килгәнмен димәкче буласыңмы?! Мин бит әле яңа гына «Болгар» мосафирханәсендә идем… Син бер шайтан яки фәрештәсең булса кирәк, яки мин саташаммы? (Әкрен генә торып тәрәзәгә якынлаша).

Зөләйха:

— Габдулла, менә бу күзлекне киеп тор. Ул адаптацияләнергә, ягъни җайлашырга ярдәм итәр. Вакыт аз! Мин сиңа татар яшьләре исеменнән берничә сорау бирмәкче булам…

— Тыңлыйм, телеңез дә аерылып тора икән, әмма сорауларыңны аңлыймын үзе. Бирегез соравыгызны!

— Синең турында без күбрәк «Исемдә калганнар»дан укып беләбез. Үзеңнең тормышыңны үзең ничек тасвирлар идең?

— Мин Казаннан, мондагы тормыштан бик разый. Тагын әйтәм, дус-иш күп. Күңелле, укыган кызлар берлә дә танышырга туры килә. Гәзитәләр күп. Китаплар һәр көн яңадан-яңа чыгып тора. Укыймыз, үземез дә язамыз. Әле бу арада тагы бер зур гына шигырь китабы яздым. Монысы, һәртөрле матур буяулы сурәтләр илә зиннәтләнеп, балаларга бүләк өчен язылды. Тиздән басылып чыгачак. Эшләми торсам, бер шомлы хис биләп ала. Шуңа язмый торганым юк диярлек.

— Табигатең белән син экстравертмы, интровертмы? (Күзлекнең адаптацияләү колакчыны баш мие нейронына сүзнең мәгънәсен йөкли).

— Кызык кына икән… Туры сөйләгәнем өчен өнәмәүчеләр җитәрлек. Ялгызлык миңа ял да, шул ук вакытта зиндан да. Мин алай общество эзләп йөрмим, үзем укып белгән мөгаллимнәр белән, милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәтле җәшьләр белән дә аралашып торам. Кеше үзе мине кирәксенә булса кирәк. Әле Оренбургтан да мине чакырып хат килде; «Вакыт» гәзитәсендә, «Шура» журналларында эшләргә чакыралар; 40 тәңкә айга жалуние бирәләр, имеш. Ләкин мин хәзергә анда бара алмыйм. Оренбург язучылары илә гәзитә аркылы бераз чәкәләшеп алган идек. Шуңа күрә алар, хатны минем үземә язмыйча, бер иптәшемә язып, мине чакырганнар. Җан дуслар да, җан дошманнарым да бар. 

— Акча мәсьәләсенә кергәнбез икән, шундый сорау: сине бер яктан бик ярлы булган диләр, икенче яктан үз заманасының иң кыйбат йөри торган язучысы булган дип сөйлиләр.

— Никтер, әллә фәкыйрьлектә үскәнгә, гел акча тоту тәрбиясе булмады. Мин яшәгән номердан, акча булганда, кеше өзелми. Язган әйберләрнең юлына 50 тиен түлиләр. Баярак ике китап язып, 50 шәр тәңкәдән 100 тәңкә акча алган идем. Ләкин расхуд күп. Укырга кирәк, һәртөрле китаплар алырга, номерга, керләргә, ашарга, киемгә — һәммәсенә акча кирәк. Китапны күп алам, ансын да номерыма кергән-чыккан кеше алып торып кайтармый. Бөтенләй акчасыз калып, дус-белешләрдән «миңа бер 5 тәңкә акча җибәрсәңез» дип сорап язган чагым да була. Ешрак кесәдә җил уйный. Акча булмагач, мин каләмгә ныграк ябышам.

— Акча өчен генә язган әсәрләр булдымы?

— Дөресен әйтим: булды. Ашарга кирәк иде. Дәваланырга кирәк иде.  Журналлар, газеталар өчен сорап яздырттылар. Язган әйберләрне бастырыр өчен сугыштылар. «Кәрван» чәй фирмасының чәйләрен мактап язган шигырем бар… Бу шигырь өчен фәкыйреңез  «Бәянелхак» идарәсе аркылы егерме биш сум акча алды. Үкенечем бар шуңа…

— Тагын үкенечләрең бармы?

— Бәлки, иң әүвәл сәламәтлегемне күбрәк саклар идем. (Бераз тынып торды да, тәрәзәгә төбәлде). Моны уйлау авыр. Узган гомер — аккан су…  биргән сүземне тотып, пристаньга озата төшәр идем һәм Зәйтүнәгә… Юктыр…  Кайчак язмышыңны үзгәртү — үзеңне югалту ул.

— Без синең мәхәббәтең турында, шәхси тормышың турында бик аз беләбез. Мәхәббәтеңне шигырь аша гына белдерәсеңме?

— Гыйшык чире — бик яман чир, күпне күргән инде бу баш, сөям, үләм, дип торам да — сөйгәннән качам. Адәмнән качкан Шүрәле шикелле, мин дә шулаймын… Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә, сөю хакында бер нәрсә язсам, ялган имзалар астына сыгынам. Язам шунда. Үзем хәзер бернәрсәне дә, беркемне дә сөймим кебек. 

— Нинди ялган имза әле ул?

— Шүрәле, Сарбай, Апуш, Казанлы, Мөртәт, тагын байтак…

— Тагын синең дингә карашың турында бераз бәхәсләр бара. Безнең әби-бабайлар укыган китапларда сине динсез дип язган булганнар. Синең чыннан да динчеләргә нәфрәт белән, төрттереп язган әсәрләрең бар. Чын мөнәсәбәтең нинди?

— Баһави ишәк, ишми Ишан мөритләрен мәҗмугъ әйләсен дошман күрәм. Дингә алай мин каршы түгел, әмма безнең кайбер кадими диндарда булган икейөзлелек, яңалыкка нәфрәте, уйлый белмәве эчне пошыра. Мин Аллаһыга ышанам, минем динчеләрне төрттереп язганнарым – динне төрттерү түгел. (Шулай диде дә, Габдулла, ютәлли башлады, аннан кулъяулык чыгарып, төкерде, кызыл кан күренде).

— Җәмгыятьне шигырьләр белән генә үзгәртеп була дип уйлыйсыңмы?

— Була дип ышану мәслихәт. Юкса, каләм интектереп торуның ни файдасы бар? Шигырь — кылыч түгел, орлык. Бүген чәчәсең — иртәгә үсми. Кайчак еллар үткәч кенә тишелеп чыга. 

— Соңгысы! XXI гасыр турында нәрсә белергә теләр идең?

— Иң әүвәл — татар халкы ни хәлдә? Телебез исәнме? Халык аны саклыймы? Шагыйрьләр бармы сездә?  Гаделлек бармы бу заманагызда? Ятимнәр еламыймы, ярлылар изелмиме? Минем чорда бай белән фәкыйрь арасында упкын иде… Дүртенчедән — синең бу «вакыт машинаң»… Бу заманда фән шулкадәр алга киткәнме? Кеше хәзер табигатьне буйсындырдымы, әллә үзен-үзе югалта башладымы? Һәм соңгысы… бәлки, иң мөһиме:

— Кешеләр бәхетлеме?

Бу урында, яңа гына ябык, кечкенә буйлы, бер күзенә ак төшкән Тукай басып торган урында бушлык кына калды. Мин аңа нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. Ничек кенә әйтсәм дә, дөрес аңлата алмам иде төсле. Бераз утыргач, шуны аңладым… Тукай үткәнгә минем адаптация күзлеген дә алып киткән икән. Мин йөгереп барып фотоларга ябыштым… Ярый әле бу деталь урын-вакыт континиумына тәэсир итмәгән… Әллә иткән дә, без сизмәгәнбезме… Хәер, моның турында инде беркем дә, беркайчан да белә алмас.

Материал Габдулла Тукайның хатлары һәм истәлекләренә нигезләнеп язылды.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое