Мәктәптә укыганда җәйгә укыйсы китаплар исемлеге бирәләр иде бит, менә без дә шундый исемлек төзеп карарга булдык.
Ләкин бу юлы укымышлы яшьләребез җәй көне укырга теләгән китапларын үзләре киңәш итте.
Гүзәл Закирова, SMM-белгеч, журналист:
Хм, җәйге кичтә нәрсә укырга дисезме? Мин татар классикасына үлеп гашыйкмын. Мәсәлән, Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» җәйге моңлы кичләр өчен шәп вариант! Мәхәббәт, качып очрашу-күрешүләр, тарих вә әдәбият биредә автор тарафыннан якты төсмерләр белән тасвирлана. Шәхсән үзем бу китапны бер төндә укып бетердем дә, хыял дөньясына чумдым. Әдәбият сөюче хыялый укучыларга чын күңелемнән укырга тәкъдим итәм. Гашыйклар, сез дә колак салыгыз.
Михаил Гордеев, «ОММАЖ» музыкаль төркеме гитаристы:
Әледән-әле кайтып укый торган китапларымның берсе – Вениамин Каверинның «Два капитана» китабы. Мин аны совет чоры әдәбиятының иң шәп маҗаралы әдәбият үрнәге дияр идем. Ә җәй ул – маҗаралар вакыты. «Көрәшә-көрәшә үзеңне эзләргә һәм бирешмәскә!» Менә төп геройның үз-үзенә биргән сүзе һәм аның тормыш девизы. Әлеге сүзләрне мин үземә гел кабатлыйм.
Раил Садретдинов, радио алып баручысы:
Рүзәл Мөхәммәтшинның «Мин дә китәрмен әле...» китабын алып укыдым. Китаптагы вакыйгалар, геройлар барысы да диярлек таныш, без белгән шәхесләр. Ә иң мөһиме, Рүзәл Мөхәммәтшинның үзен яңадан ачу булды әлеге китап. Мин авторның бүгенге вакыйгаларны алдан күрүчәнлегенә, фаразларының юш килүенә исем китеп укыдым. Татарча берәр ни укыйсыгыз килсә, җәйгә менә дигән вариант.
Артур Шәйдуллин, актер:
«Шан кызы дастаны» төп геройлары өч юлбасар – Аудан-Дуло, Тарвиль һәм Рыштав үзләренең кәләшләрен эзләргә китәләр. Табалар да, кара көчләрдән коткаралар. Алар үз дошманнарыннан өстенлек ала. Ә иң төп дошманнары Шайтан булып чыга. Җиңел укыла дип әйтмәс идем, чөнки төрле ят исемнәр дә күп, теле дә авыррак, шулай да яңалык буларак укып карарга кызык.
Нет комментариев