«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Истә кала торган хатын-кыз каһарманлы китап
Новости
Лайфстайл

Истә кала торган хатын-кыз каһарманлы китап

Иң шәп хатын-кыз авторларны былтыр март санында бастырган идек инде.

Бу елның март санында да хатын-кызлар белән бәйле әдәбиятка мөрәҗәгать итәсе килде. Шуңа без истә кала торган хатын-кыз каһарманнары булган әсәрләрне барладык.

Илсур Шәрәфиев, инженер:

Гадәттә, әгәр әсәр хатын-кыз турында икән – алдан ук сюжеты авыр, катлаулы язмыш турында икәнен чамаларга була. Язучылар еш кына дөньяның авырлыгын, җәмгыятьнең проблемаларын хатын-кыз образы аша гәүдәләндерә. Төрле киртәләр аша үтеп, тормышның авырлыгы хатын-кыз тарафыннан кичерелсә, укучыга ул ныграк тәэсир итә сыман. Менә шундый әсәрләрнең берсе – Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сы инде.

Гаяз Исхакый Зөләйха 16+. «Зөләйха» әсәрен Гаяз Исхакый 1907 елда Чистай төрмәсендә яза башлый, 1911 елда Истамбулда дәвам итә һәм 1912 дә Петроградта язып бетерә. Халык өчен мондый әсәр зур яңалык була һәм шактый гына шау-шу уята. Ул чорларда аны күп мәртәбә театрда куялар. Гаяз Исхакый эмиграциягә китеп, аның әсәрләрен тыйганнан соң, ул байтак вакыт сәхнәгә «менми». Яңадан аны 70 елдан соң гына куялар. 2005 елда бу әсәр буенча Рамил Төхвәтуллин режиссерлыгында фильм төшерелә.

Марат Шаяхмәтов, музыкант: 

2002-2003 елларда балалар лагеренда булганда, иске китапханә җимерекләрендә бер китап табып алдым. Шул китаптагы Юрий Нагибинның «Эхо» хикәясе хәтергә уелып калды. Хикәя башында бер малай белән кыз танышалар һәм дуслашалар. Кыз малайга яр буендагы үзе генә белә торган серле урыннарны күрсәтә. Ул урыннарда яхшы кайтаваз ишетелә торган була. Кызны башка малайлар кыерсытканда, төп герой аны якламый. Шуңа күрә аларның дуслыклары бозыла. Егет өчен бу дуслык беренче мәхәббәт кебек була.

Юрий Нагибин Эхо 6+. Юрий Нагибин – талантлы совет язучысы, журналист һәм сценарист. «Эхо» – үсмерләр һәм балаларга атап язылган, шул ук вакытта теләсә кемнең күңеленә хуш килердәй әсәр. Хикәяне укыганда җәй, диңгез буе мохитенә чумасың, көньяк кояшын тоясың һәм төп герой белән бергә нәни Викага гашыйк буласың…

Рүзәл Мөхәммәтшин Халыкара телләрне үстерү секторы мөдире:

Иң беренче искә төшкән әсәр – «Матерь человеческая». Авторы – Виталий Закруткин. Күптән укыган бу бәяндә мине чөмәкәй тулы идеология дә, байтак язучыларның иҗатында чагылыш тапкан сугыш темасы да гаҗәпләндермәде. Әмма дошманнан качып, хуторда берүзе яшәп калган Мариянең ныклыгы, мәрхәмәтлелеге, олы йөрәклеге тетрәндерде: ире белән баласы үтерелүгә карамастан, ул яралы алман сугышчысын дәваларга да, үз янына туплап, җиде чит баланы, адашкан мал-туарларны тәрбияләргә дә, көзен колхоз кырларыннан игеннәрне җыеп алырга да көч таба…

Виталий Закруткин Матерь человеческая 16+. Бу әсәре өчен язучы бик күп премияләр ала. Эчтәлеге дәһшәтле сугыш еллары турында. Вакыйга Бөек Ватан сугышы елларында, алман гаскәрләре көл итеп узган хуторларның берсендә бара. Автор хатын-кызның көлгә әйләнгән дөньяны яңадан гөлбакчага әйләндерерлек, үлем тантана иткән караңгылык эчендә яңадан якты, матур тормыш кора алырлык кодрәткә ия булуын күрсәтә. Әсәрнең 1975 елгы экранизациясе бар.

Рәхимҗан Фәйрушин Салих Сәйдәшев музее каравылчысы:

Мин Анна Энквистның «Контрапункт» әсәрен әйтер идем. Балалы бер хатынның музыка әсәре язарга тырышуы турында. Төп герой музыка дөньясына чумган кеше буларак, музыка язуның нинди эш икәнен, хис-кичерешләрен һәм кыенлыклар турында сөйли. Китап 32 бүлектән тора – Бахның «Гольберг-вариацияләре»нә сылтама кебек. Әсәр хатын-кызның берьюлы зур иҗат белән шөгыльләнүе һәм бала тәрбияләве турында. Аның бала белән мөнәсәбәтләре музыкага да тәэсир итә. Мондый китап иҗат белән шөгыльләнә торган кешеләргә якын булачак.

Анна Энквист Контрапункт 16+. Әсәр теләсә кемдә музыкага карата мәхәббәт уята алырлык итеп язылган. Аны нидерланд язучысы һәм шагыйре, безнең замандашыбыз Анна Энквист иҗат итә. Язучы психологка укый, фортепиано буенча консерватория тәмамлый. Әлеге романны шул ике алган белеме уртасында яткан бер сәнгать әсәре дип атарга була.
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое