Китап укуга мәхәббәтне көтелмәгән борылышлары булган әсәрләр уята.
Нәкъ менә шул фактор китапны азагына хәтле укып бетерергә мәҗбүр итә. Бу санда без сезнең өчен спойлерларсыз гына көтелмәгән финаллы алты әсәрне барладык.
Лилия Әхмәдуллина, икътисадчы:
Дус кызлар белән китап укырга яратабыз. «Там, где раки поют» дигән фильм чыккач, аның китабын укырга булдык. Әсәрне Делия Оуэнс язган. Ул – биолог, язучы. Әсәрдә сазлык табигатен бик матур итеп сурәтли. Ике ел элек укысам да, һаман да хәтерлим. Төп геройның табигать белән аралашуы ошады: һәрбер агачны, кошчыкны, елганы ярата һәм аңлый ул. Детектив жанры мәхәббәт белән үрелеп, үзенчәлекле сюжет барлыкка килгән.
Динә Сафина, драматург һәм режиссер:
Университетта ике курс югарырак укыган бер танышым буфетта һәр көн 19 сумга кофе белән сочник сатып ала иде. Ул аны 19 сум булган өчен алган ахрысы, чөнки Кинг буенча бу сан тылсым көченә ия. Ул егет бертуктамый Кингның «Темная башня» китабы турында сөйләп йөрде. Нәтиҗәдә «поток»ның яртысы ул китапны укып чыкты. Ә бит ул бик күләмле әсәр. Мин дә башкаларга иярдем. Финалдан канәгать калмасам да, көтелмәгән борылышы гаҗәпләндерде.
Ләйсән Фәхретдинова, финансист:
Агата Кристиның «Десять негритят» китабы мине бик нык тәэсирләндерде, ахырга кадәр киеренке хәлдә тотты. Әсәр гадәти булмаган һәм буталчык вакыйганы тасвирлый. Бик күп кешегә киңәш иттем инде аны. Сезгә дә итәм. Башваткычлар һәм кискен сюжетлар яратучыларга ошаячак.
Айзат Вахитов, шагыйрь, студент:
Мин укыган, көтелмәгән финаллы китаплар рәтенә керә алган китапларның берсе – Мәҗит Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында» повесте. Монда шахтада эшләүче татарлар, аларның авыр тормышлары, яшәү шартлары турында сөйләнелә. Әсәрдәге герой шахтаның хужасын бик тәнкыйтьли, аның бар начар якларын ачып бирә. Китапны укып бетергәндә исә без ул хуҗаның бер татар шагыйре булуын белеп гаҗәпләнәбез.
Айдар Әхмәдиев, Салих Сәйдәшев музее җитәкчесе, драматург:
Театр өчен язучы авторлар арасында иң яратканым – Британия драматургы Мартин Макдонах. Аның әсәрләрендәге вакыйгалар көтелмәгән чишелеш таба. Укучылар аны «Залечь на дне в Брюгге», «Семь психопатов», «Три билборда на границе Эббинга, Миссури», «Банши Инишерина» фильмнарын төшергән режиссер буларак беләләрдер. Макдонахның дистәләгән пьесалары арасында иң истә калганы – хоррор белән триллер жанрларына караган «Человек-подушка» пьесасы.
Нет комментариев