Гыйнвар – яңа эшләр вакыты! Киштәгездә байтактан укучыга сусап яткан китапның тузанын өреп очырырга вакыт. Быел сез һичшиксез куелган максатларыгызга ирешерсез!
Алсу Мансурова, җырчы, СММ-белгеч:
Татарчага тәрҗемә ителгән китаплар укырга яратам. Шундый китапларның берсе – «Сто лет одиночества», татар теленә «Ялгызлык» дип тәрҗемә ителгән. Дустым үз сәхифәсендә «балачак хатирәм» дип уртаклашкач, кызыгып алдым. Күрәсең, гаилә китапханәсендәге совет чорыннан калган бик кадерле китаптыр. Укый башларга кыюлыгым җитми әле. Беркая да ашыкмыйм, тәмен белеп укырга яратам, аеруча, татарча китап булганда. Аларның үзенең бер шармы бар бит.
Ильяс Фәрхуллин, музыкант:
Ярты ел элек Ремаркның «Скажи мне, что ты меня любишь...» дип аталган романын сатып алган идем. Роман Э.М.Ремаркның сөйгәне Марлен Дитрихка атап язган хатлар җыентыгыннан гыйбарәт. Мин ул романны йөрәктә сакланган иң ихлас, иң серле хисләр җыентыгы дип кабул итәм. Ничә тапкыр башлап укуыма карамастан, билгеле бер битенә җиткәч (күз яшем түгелеп беткәч), дәвам итә алмаячагымны аңлап алам. Укып бетерерлек көчем калмый. Бәлки, күпмедер вакыттан соң (җитәрлек күз яше туплангач), әлеге искиткеч хатлар җыентыгына янәдән алынырмын!
Данил Шәймуллин, блогер, җырчы:
Мин Вьетнамда яшим, вьетнам телен өйрәнәм. Телне өйрәнү җиңелләрдән түгел. Укытучым миңа Луис Сепульведаның «Акчарлак һәм аны очарга өйрәткән мәче» дигән балалар китабын бүләк итте. Аңлавыгызча, ул вьетнам телендә. Кечкенә китапны укый башлау өчен дә кайчак кыюлык кирәк. Ярый сез искә төшердегез! Бу китапны бүген үк алып укыйм. Бу язманы укыгач, журнал укучылары да миннән үрнәк алсын.
Рамил Ибраһимов, физика укытучысы, фән популяризаторы:
Фәннәр белән кызыксынганга, Дарвинның «Эволюция теориясе» китабы миңа кызык булып тоелды. Акыллы кешеләр биология, кешелекнең килеп чыгуы турында сөйләшкәндә, гел бу китапка сылтама ясый. Үземне акыллы кеше дип санаганга, бу китапны алып укыйсым килде. Укып карадым, ләкин башыннан ары китә алмадым. Китап – чын мәгънәсендә фәнни эш, гади укучы аңы өчен авыр, шулай да бу хезмәт дөньядагы иң әһәмияле китаплар исемлегендә.
Эльвира Кара, «Иптәшләр татарлар» паблигы админы:
Китапны укуга караганда сатып алырга күбрәк яратам бугай. Китапны киштәгә кую, ачып, иснәп карау үзенә күрә бер ләззәт. Зур киштәмдә укылмаган китаплар байтак. Алар үз чиратын көтә. Менә, мәсәлән, «Истории домов Петербурга, рассказанные их жителями» минем кебек Петербургны яратучы һәркемдә булырга тиеш. Бу туристик китап түгел, анда егерме биш йорт тарихы сөйләнелә, фотолар да бар. Китапны укый башлагач, йортлар турында күбрәк беләсе килә, һәм, мәгълүмат эзләп, интернетка чумасың. Шуңа һаман укып бетермәдем.
Гөлинә Шәйхи, актриса, шагыйрә , журналист:
Өстәлем үзебезнең татар язучыларының (Нәбирә Гыйматдинова, Әхәт Гаффар, Роберт Миңнуллин, Рүзәл Мөхәммәтшин) китаплары белән шыплап тулу сәбәпле, күптән алынган режиссёр һәм профессор Юрий Альшицның «45 вопросов к роли» дигән бик кызыклы китабына барып җитә алганым юк. Инде менә хәзер икенче ел рәттән мәктәпләрдә сәхнә теле укытам. Шуңа бу китап миңа бик файдалы булыр дип ышанасы килә. Ярый искә төшердегез.
Нет комментариев