«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Әбугалисина» кыйссасы ничек язылган?

Бу китапны кайчак «татарларда беренче фэнтези әсәре» дип бәялиләр.

Мондый фикер белән тулысынча килешеп булмаса да, күпләргә ул балачактан тылсымлы һәм маҗаралы, хәлвәле һәм суганлы кыйсса буларак таныш. Сүз «Әбүгалисина кыйссасы» турында.

Әбүгалисина турында риваятьләр Якын Көнчыгышта, Урта Азиядә һәм Идел буенда яшәгән халыкларда киң таралган булган. Сәбәбе – прототипның популярлыгы. Әбү Гали Ибн Сина, яки латинча Авиценна – бөтен дөнья тарихында исеме билгеле шәхес. Ул 980-1037 елларда яшәгән фәлсәфәче һәм табиб буларак дан казанган галим. Аның «Шифа китабы», «Тыйб кануны» кебек хезмәтләре Көнчыгыш белән Көнбатышта да, безнең җирләрдә дә киң таралыш таба. Ибн Сина дигән реаль шәхес, реаль галимнең абруе шулкадәр зур була ки, тора-бара ул әкият һәм риваять персонажына, тылсымчы Әбүгалисинага әверелә.

Төрек китабы

Әбүгалисина хакында легендаларның бер өлешен Хәсән Мәдхи исемле төрек дәрвише бер китап итеп туплап, аны солтан Морадка бүләк иткән дигән әдәби риваять бар. Имеш, солтан бу китапны кабул итмәгән. Бу кайчан булган дигән сорауга да җавап бирү бераз авыррак: Морад исемле солтаннар дүртәү, дүртенчесе XVII гасырда идарә иткән. Димәк, Хәсән Мәдхи шуннан да соңрак яшәмәгәндер инде.

XIX гасырда Зыятдин Сәед Яхъя дигән төрек язучысы исә 1838 елда үзе ишеткән кыйссалар, мәзәкләр һәм риваятьләрне эшкәртеп, «Кәнҗинәи хикмәт» дип аталган китап язып чыга. Бу автор кереш сүзендә аның язылу тарихын бераз тасвирлап та бирә. Имеш, аны Ускүдардан Ладендәгә барган арада язып бетергән. Шунысы билгеле: бу китап Мисырда беренче тапкыр басылган булса кирәк. Димәк, Зыятдин әфәнде Әбүгалисина хикмәтләрен Истанбулдан Мисырга барып җиткәнче язып чыккандыр.

Әбүгалисина Казанга килә

1863 елда «Кәнҗинәи хикмәт» дигән әлеге затлы китап Казанда университет типографиясендә басылып чыга. Төрек авторы язган китапны Габдрәшит углы Габдулла дигән кеше татарчага тәрҗемә итә. Әмма китапның теле барыбер гади татар кешесенә җиңел аңлаешлы булмый. Искиткеч киңкырлы эшчәнлек алып барган галим Каюм Насыйри нәкъ шул хакта уйлана: «Ләкин гыйбарәсендә гарәп һәм фарсы сүзләре күплек сәбәпле, бәгъзе адәмнәр файдасыннан мәхрүмнәрдер…», – дип яза ул. Шуңа күрә Каюм Насыйри Әбүгалисина кыйссасын тагын бер кат эшкәртеп, гадирәк татар телендә бастырырга карар кыла. Бу «проект» 1872 елда тәмам була. Аннары Насыйри «Әбүгалисина»сы иске татар язуында 6-7 тапкыр бастырыла. Чыннан да, ул әзерләгән текст «татарчарак» яңгырый, әмма, аңлашыла ки, анда да бүгенге укучыга аңлашылмый торган сүзләр бик күп. Болар, әлбәттә, ул заманда кулланылган, ә хәзер файдаланудан чыккан гарәп һәм фарсы алынмалары.

Әбүгалисинаның икенче кайтуы

Әмма тагын бер мифны искә төшерик әле. Сез мәктәптә укыган «Әбүгалисина» белән Каюм Насыйри исән чагында бастырып калдырган «Әбүгалисина» бер үк түгел. Урыны-урыны белән бик җитди аермалар да калкып чыга. Бу ник шулай соң дисәгез, бик гади җавабы бар: мәктәп балалары өчен заманча текстны татар язучысы, тәрҗемәче Гасыйм Лотфи (1900–1991) адаптацияләгән. Аның китабы 1957 елда басылып чыга. Нәкъ менә ул эшкәрткән китап безгә балачакта татарча тылсым дөньясын бүләк итте. Аның теле Насыйриныкыннан җиңелрәк һәм ягымлырак, сюжеты да берникадәр гадиләштерелгән һәм җиңеләйтелгән.

Мәсәлән, Гасыйм Лотфи төзегән текстта хәлвәфрүш белән патша кызы бер берсенә матур җырлар җырлап, мәхәббәт аңлашалар. Гомумән, патша кызы белән хәлвәфрүш арасында зур мәхәббәт тарихы бар сыман тоела. Ә Насыйри текстында мондый җырлар юк. Гомумән, Каюм Насыйри версиясендә персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләрне «абьюз» һәм өлешчә «газлайтинг» төшенчәләре ярдәмендә тасвирларга була. Бу яктан безгә таныш Гасыйм Лотфи эшкәртмәсе күңелгә ятышлырак та булырга мөмкин. Ни өчен «оригиналь» текстны уку артык кирәк эш түгел соң? Эш шунда ки, Якын Көнчыгышта борынгы заманнарда нормаль яки гадәти дип тоелган аралашу формалары, кайбер әхлакый кагыйдәләр бүгенге күзлектән сәер, хәтта кыргый булып тоелырга мөмкин. Әйе, тоелырга гына, чөнки бер чорның стандартларын икенче чор стандартларына туры китерү мөмкин түгел. Бәлки, XXI гасырда «Әбүгалисина кыйссасы»ның тагын бер варианты килеп чыгар әле – заманалар үзгәрә, тәрҗемә һәм нормалар да үзгәреп тора. Гасыйм Лотфи тексты барлыкка килгәч, Әбүгалисинаның Казанда яңа «тормышы» башлана. Әсәр дәреслекләргә дә кертелә башлый; аның нигезендә Нәкый Исәнбәтнең драматик поэмасы языла, Рабит Батулланың курчак театры өчен «Тылсымчы Әбүгалисина» пьесасы иҗат ителә. «Әбүгалисина» бүген дә безне җәлеп итә. Китапның яңа басмалары чыга, аны хәтта комикс рәвешендә дә укырга була. Бәлки, берәребез аны тулы метражлы мультфильмга да әйләндерер әле?

Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты мөдире

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое