«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Бу ярда

Гүзәлә шигыре

***

караңгы сүрелә, күкләрдән хәбәр бар:
синең дә җаныңда кар-бозлар кузгалган.
болытлар таралып кояшны көтә күк,
мин монда һаман да. кулыңны суз гына.
бу ярда һаман да җылымны саклыймын,
адашсаң, җитсен дип, сиңа да, миңа да.
һәм айның сагышын җанымда кадерлим,
ул миңа иш булыр, югалсаң яңадан.
күзләрең яктысы күкләргә үрмәли,
гысъянчы яз шавын кабатлый тавышың:
«минсезлек язларын яңартып санама»
чамалыйм: бу әле чиксезнең тик башы.
тоясың: юлларың мәңгегә тоташкан,
чиксез күп бу җирдә түлисе ясаклар.
онытма: аяктан егардай җилләрдә,
тынычлык югалткан сагышлы бу җирдә
җаныңны өзелмәс өметем ышыклар.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое