Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтенроссия халык иҗаты фестивален уздыра.
Анда иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар – урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, Идел буе федераль округы гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Фестиваль туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү, милләтара, шулай ук төбәкара багланышларны һәм хезмәттәшлекне көчәйтү, Россия Федерациясе халыклары арасында дустанә этномәдәни мөнәсәбәтләрне ныгыту максаты белән үткәрелә.
Конкурс номинацияләре:
Медиа-иҗат (фото, видео һәм анимация, график иллюстрация)
Вокал башкару (соло, иҗат коллективы)
Инструменталь башкару (соло, иҗат коллективы)
Хореография сәнгате (соло, иҗат коллективы)
Мода театры (халык костюмы, стильләштерелгән халык костюмы, заманча костюм)
Декоратив-гамәли иҗат (халык һөнәрчелегенең һәм сәнгать кәсепләренең традицияләре һәм яңа тормышы)
Рәсем сәнгате (рәсем, композиция)
Нәфис сүз (бер башкаручы, иҗат коллективы)
Театр сәнгате (кече формада, инсценировка, спектакль, әкият фрагментлары).
Нигезләмә белән таныша аласыз.
Нет комментариев