Иске татар бистәсендә узган ел киез йортлар барлыкка килде. Әлеге киез өйләр эчендә төркиләрнең үткәне турында сөйләүче музей урнашкан.
Яныннан узганда, берничә кешедән «Татарларга юрталарның нинди катнашы бар?!» дигән каршылыклы фикерләр дә ишеткәләргә туры килде. Шәхсән үзем тирмәгә кереп карагач, ничектер эчемдәге «пазл» җыелган кебек тоелды. Инде белмим: әллә бу тарихи романнар укыганнан, дала тормышы романтикасыннан микән...Ә бәлки почмаксыз йортта яшәү минем генетик хәтергә язылгандыр.
Юртадагы халәтем үземә шул кадәрле ошады ки, хәтта йөгереп барып үземә киез тирмә сатып аласым да килде, сүз уңаеннан, аны бүгенге көндә ясап сатучылар байтак. Юрта сатып алу кимендә 400-500 меңгә төшәчәк. Бер мизгел эчендә барлыкка килгән бу теләгемне чынга ашырганчы, үзем өчен юртаның нәрсә икәнен ачыкларга булдым.
ЮРТАМЫ, ТИРМӘМЕ?
«Юрта» үзе төрки сүз, ул күпчелек кыпчак төркиләрендә бар. Юрта өйне генә түгел, туган, яшәгән җирне дә аңлата. Без моны Идегәй дастаныннан беләбез: «И Идел-йорт, Идел-йорт, Идел буе имин йорт...»
Әмма нәкъ менә киез өйне аңлатыр өчен, төрле халыклар төрле атамалар куллана. Казахлар «киіз үй», кыргызлар «боз үй» (соры өй), тува халкы «өг» дип атый, татарларда «тирмә» дигән вариант киң таралган. Музейда да «тирмә» диячәкләр. Әмма бу монголдан кергән сүз булса кирәк. Шуңа аны юрта дип атау да хата булмаячак.
КАЙЧАН, КАЙДА?
Күпчелек галимнәр фикеренчә, юрта бүгенге рәвешендә VI гасырларда инде Евразия далаларында киң таралыш алган була. Әмма аның формасы кешеләрнең иң борынгы торак урыннарын да хәтерләтә. 19-17 мең ел элек, палеолит чорында, кешеләр мамонт сөякләреннән түгәрәк формадагы, тире белән капланган гөмбәзсыман өйләр төзегәннәр. Шундый корылмалар комплексы бүгенге Россия һәм Украина территорияләрендә дә табыла.
Идел буенда тарихның төрле этапларына караган киез өй калдыклары табыла. Моннан кала, аларның булганлыгы турында язма истәлекләр дә бар. Юрта турында Ибн-Фадлан искә ала. Аның истәлекләренә караганда, Урал һәм Идел буе төркиләрендә киездән һәм йоннан салынган гөмбәзсыман йортлар очраган. Мондый йортлар Болгар чорында сезонлы җәйге торак буларак кулланылган.
«Алар барысы да (болгарлар) юрталарда яши, аермасы тик шунда, ханның юртасы зуррак, – мең җан сыярлык, эче Әрмән келәмнәре белән түшәлгән». Фарсы тарихчысы һәм географы Истахри (X г.) болай яза: «Болгарларның корылмалары агачтан, алар анда кышын яши, ә җәен чатырларарга күченә». Юрта калдыклары Биләр шәһәре казылмаларында да табыла.
Борынгы төркиләрнең бик киң җирлекләргә – Кытайдан алып Каспийга хәтле таралганлыгы билгеле. Әмма аларның тормыш алып баруларын дәлилли торган көнкүреш предметлары шактый сирәк табыла. Чөнки алар, бүгенге тел белән әйткәндә, экологик материаллардан ясалган була. Шул ук юрта төзелешендә кадаклар кулланылмый. Ул бары тик агач, тире һәм йоннан төзелә, ә табигый материал бик тиз арада череп юкка чыга. Шуңа безнең җирлекләрдә юрталар артык күп табылмагандыр.
Инде безнең чорга якынрак гасырларда да татар аксөякләре җәйлеккә дачаларда корылган юрталарга күчеп тора. Мондый гадәт аеруча себер яклары, бараба татарлары һәм түбән Идел буе татарларына хас була.
ЮРТА ТӨЗЕЛЕШЕ
Юрта – бик борынгы чорга караган корылма булуына карамастан, гаҗәеп эргономик һәм уңайлы яшәү урыны. Аны хәтта тартып-сузып «акыллы йорт» дип атарга да була. Җәй көне аскы киез өлешен ачып куеп, җиңел генә җилләтелә, кыш көне өстенә кар җыелмый, яз һәм көз көннәрендә җылыны саклый һәм яңгыр үткәрми.
Моннан кала, төндекне (түбәдәге тишекне) ачкан очракта, урамдагы вакытны шактый төгәл билгеләп була. Юрта ишеге көнчыгышка каратып куелган. Кояш нурлары көн дәвамында төндек аша кереп, юртаның кайсы ягыннан сәгатьнең ничә икәнен әйтеп була. Юртаның эчен шартлы гына итеп 12 өлешкә бүлгәннәр.
Аларны төрки календарьдагы хайван атамалары белән атап йөрткәннәр. Календарьда 12 хайван бар (күбрәк беләсең килсә, 2024 елның 12 нче санын укы).
Шуңа иренең «Кайда минем оекбашларым?» дигән соравына, юрта хуҗабикәсе теориядә «Елан белән бия арасында» дип җавап кайтара алган булыр иде.
ЮРТАНЫ НИЧЕК КОРЫРГА?
Швед мебель кибетендәге кебек инструкция булмаячак... Әмма карап торышка тирмә бастыру артык авыр түгел кебек. Юртаны торгызу өчен бер гаиләгә якынча 2-3 сәгать вакыт кирәк булган. Бу эш белән гадәттә хатын-кызлар шөгыльләнгән.
Юртаны мондый тәртиптә җыйганнар: иң элек ишек һәм бусага куелган. Бусага йортта аерым сакраль мәгънәгә ия булган. Әбиең әйтә торган «бусаганы атлап чык» яки «бусагага басарга ярамый» фразасы – ул шул вакыттан калган ышану булса кирәк. Ни өчен бусагага басарга ярамаган соң? Чөнки бусага кояш туган якка карап тора, шуңа күрә чиста һәм матур булырга тиеш.
Бусага һәм ишек куелгач, агачтан ясалган рәшәткә сыман диварлар куела. Рәшәткәнең секцияләре «канат»лар дип атала. Ә рәшәткә диварның үзен «кирәгә» дип атыйлар. Аларны үзара кадак белән түгел, каты тиредән ясалган каеш белән беркетәләр. Кирәгәне гармун сыман җыеп куярга һәм җиңел генә күчерергә, киңлеген теләгәнчә үзгәртергә була.
Диварлар торгызылганнан соң, төндек (төнгүк, төнлек яки шаңырак дигән атама вариантлары да бар) күтәрелә. Аны «бакан» (багана) дип атала торган колгага куеп күтәрәләр. Бер кеше күтәрә, дүрт кеше озын «ук»лар алып таякның бер башын төндекнең төрле якларындагы тишекләргә кертә.
Төндекне гадәттә ир-атлар күтәргән. Баканга хатын-кызларга тотынырга ярамаган. Ул җир белән күкне тоташтыра торган символ булган. Тыва халыкларында хатын-кыз бала табарга торган вакытта юрта эчендә төндеккә терәтеп колга беркетелгән. Шул колга буйлап баланың җаны җиңеллек белән җиргә иңә алган. Авырлы хатын-кызлар баланы шул колгага терәлеп тапкан. Бала туганнан соң аны куян тиресе белән сөртеп, чәйдә юындырганнар (әмма монсы инде башка хикәя).
Төндек өскә менеп урнашкач, укларны кирәгәгә беркетәләр һәм калган «ук»ларны да урыннарына урнаштыралар.
Юртаны өстәмә рәвештә «чий» дип атала торган үсемлектән ясалган циновка белән тышлыйлар.
Юртаның уртасында учак ягыла. Учакның кырыйлары ташлар белән тышланыла. Юрта ишегеннән кергән һава учак төтенен өскә таба күтәреп алып чыгып китә.
Соңрак чорларда юрта эченә мич куеп төтенне торба аша да чыгаралар.
ТӨРКИ ФЭН-ШУЙ
Әгәр дә фен-шуй идеяләре белән кызыксына башласаң, андагы схеманың гаҗәеп рәвештә юртаны хәтерләтүенә игътибар итәргә була. Фэн шуйда йортны төрле-төсле секторларга бүлеп карау кабул ителгән. Юртада да охшаш система эшли.
Ишектән кергәч, каршы якта «түр» булган. Түргә кадерле кунаклар утыртылган. Түрнең уң ягында – ир-атлар ягы, корал, сөңге, җәяләр саклана торган «ак як», аның каршысында – хатын-кызлар ягы – «яшел як» булган. Монда кымыз ясалган, табак-савытлар, су сакланган.
Күчмә тормыш алып барган ата-бабаларыбыз артык әйбер тотмаска тырышкан. Юрта сүтелгән килеш бер дөя сыртына сыйган. Күченеп китү җиңел булырга тиеш, шуңа төркиләр һәрвакытта булган әйберләрен саклап тоткан, берәр җире ватылса, яңасы алынган, искесе шунда ук юк ителгән. Күчеп киткәндә мәшәкать әзрәк булсын өчен, юрта эчендә минимализм хөкем сөргән. Әмма төркиләр үзләренең өйләрен бик матур итеп чигеп, тукып, үреп бизәгәннәр. Чөнки юрта – төркиләр өчен торак кына түгел, аерым бер галәм булган.
Интернетлары һәм акыллы телефоннары булмаса да, ата-бабаларыбыз кайбер мәсәләләрдә безне бик күп нәрсәгә өйрәтә алыр иде.
ЮРТАДА УТЫРЫП ТОРУ МИНЕ ШУНДЫЙ ФИКЕРЛӘРГӘ ЭТӘРДЕ:
Без бүген «кулланучылар дөньясында» яшибез. Көндәлек рәвештә бик күп һәм кайчакта бөтенләй кирәкмәгән нәрсәләр сатып алабыз, әйбер җыябыз, алган әйбернең дә кадерен белмибез. Кешеләрне дә объект буларак күзаллыйбыз
P.S. Шулардан чыгып, (чынбарлыкта акчам булмаганга) юрта сатып алу эшләрен кичектереп торам.
Мәсьәләгә фәнни яктан карарга, кайбер сорауларга җавап бирергә археолог, тарихчы һәм этнолог, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе институтының фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов ярдәм итте.
Фотолар: «Тамырлар» туристик этнообъектлар комплексы
Нет комментариев