Тинчурин театрының 93нче сезоны «Яңа офыклар» шигаре астында узачак
Бинада үзгәрешләр
Җәй дәвамында Тинчурин театры бинасында төзекләндерү эшләре дәвам иткән. Төп игътибар тамашачылар өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелгән.
«Тамашачылар өчен уңайлыклар тудыру өстендә эшләдек. Хәзер театрда дүрт урында бушлай су бирә торган кулерлар һәм автоматлар урнаштырылды. Кеше күп була, ә буфет кына барысына да өлгереп бетми», - дип сөйләде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Яңа сезонда театр коллективын гастрольләр дә көтә. Октябрь аенда Тинчурин театры «Ал яулыклы язмышым» спектакле белән Грозный шәһәренә юл тотачак. Моннан тыш, быел артистларны Мәскәү, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге гастрольләр дә көтә.
«Артистлар да, куючылар да, бинаны ремонтлаучылар да көне-төне эшлиләр. “Ияләндекме?” дип уйлап утырырга вакытыбыз юк», - диде театр директоры.
Сезон премьералары һәм составта үзгәрешләр
Тинчурин театрының яңа сезоны тамашачыларга төрле жанрдагы һәм төрле авторларның әсәрләренә нигезләнгән яңа спектакльләр тәкъдим итәчәк. Сезонны 28-29 августта режиссёр Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Лу» спектакле ачып җибәрә. Октябрьдә режиссёрның Бертольт Брехт әсәре буенча «Сычуаньнан игелекле кеше» (Төп рольдә – Резедә Сәләхова) спектакле тәкъдим ителсә, ноябрьдә тамашачы күптән көтелгән «Казан егетләре 2» спектаклен күрә алачак. Декабрьдә режиссёр Талия Төхвәтуллина сәхнәләштергән балалар өчен «Питер Пэн» һәм режиссёр Фәрхәд Молдагали куйган Мөхтәр Әүәзов әсәрләренә нигезләнгән спектакль премьералары көтелә.
Бу премьералардан тыш, сезон дәвамында Лев Толстойның «Кавказский пленник» һәм «Хаджи-Морат» әсәрләре буенча да яңа спектакльләр тәкъдим ителәчәк. 2027 ел башында театр сәхнәсендә режиссёр Резеда Гарипова Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе» әсәрен сәхнәләштерәчәк. Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар»ын да күрәчекбез, аны Айрат Әбүшахманов куячак. Ә сезон ахырында тамашачыны Надя Кубайлайтның «Беседа птиц» спектакле көтә.
Яңа сезонда Тинчурин театры труппасына Фәрхәд Мөхәммәтҗанов һәм Эмиль Исхаков кушылачак. Узган сезонда стажировка узган Рәшит Вәлиуллин, Марсель Салихов, Рәмис Абдуллин һәм Эльвина Насыйбуллина да театрда эшләрен дәвам итәчәк. Яшь артистларның сәхнәдәге тәүге адымнары «Казан егетләре» спектакленә туры килгән иде, хәзер исә аларны яңа рольләрдә күрергә мөмкин булачак. Без алар турында монда язган идек.
«Артистларның барысы да бик яхшы, талантлы кешеләр. Без – дәүләт театры, үзебезнең аерым максатларыбыз һәм бурычларыбыз бар», – дип аңлатты режиссёр Айдар Җаббаров.
Театрның 93нче сезоны артистлар составындагы үзгәрешләр белән генә чикләнми – коллектив тамашачыны ел дәвамында яңа исемнәр һәм премьералар белән сөендерергә җыена. Режиссёр сүзләренчә, труппа әле тулысынча тупланып бетмәгән: театрда тагын 2-3 артист өчен урын бар, шуңа күрә яңа талантлар эзләү дәвам итә.
Сезонны «Лу» спектакле ача
«Безнең күзаллавыбызча, «Лу» спектакле башта кино форматында булырга тиеш иде, Илгиз Зәйниев аны кино сценарие форматында язды», – дип сөйләде режиссёр.
Баш рольдә – спектакль өчен Мәскәүдән махсус кайткан Нәфисә Хәйруллина. Ә Хәсән Туфан образын Артём Пискунов белән составта Идел Кыямов башкарачак. Идел Кыямовның бу рольдәге чыгышы да спектакльнең үзенчәлекле ачышларының берсе булачак.
Матбугат конференциясендә Тинчурин театры яңа сайтын тәкъдим итте. Яңартылган сайтта театрның репертуары, премьералары һәм яңалыклары белән танышып, кирәкле спектакльгә билетны җайлы гына сатып алырга мөмкин.
Сайтта тагын бер кызыклы яңарту бар: таратуга язылган тамашачыларга режиссёр Айдар Җаббаровтан хатлар килеп торачак. Анда театрның эчке тормышы, яңа спектакльләр турында беренче булып белергә мөмкин булачак. Ягъни хәзер Тинчурин театры яңалыкларын читтән күзәтеп кенә түгел, ә театрның үзеннән турыдан-туры алып булачак. Сезон ни өчен «Лу» спектакленнән башланганы да шул хатта язылачак.
Нет комментариев