«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Тинчурин театрының яңа йөзләре

К.Тинчурин театрының яңа артистлары белән танышырга вакыт җитте: без аларның персонаж эзләү чорының иң кызу мизгеленә туры килдек.

28 мартта тамашачы аларны сәхнәдә «Казан егетләре» спектаклендә күрә алды. «Идел»нең март санында без кастинг узу, рольләр табу юлы, театрга килгәнче кайларда «югалып» йөрүләре турында сөйләштек. Күпчелеге спектакльдә икенче составта уйный.

Илнар Хөсәенов, Альфред ролендә.

Казан дәүләт мәдәният институтын 2019 елда тәмамладым. Институтта укыган вакытта ук радиога эшкә кердем һәм театр әз генә читкә китте – бу табигый күренеш. Ләкин театрда эшләү хыялы күңелемнең иң түрендә яшәде. Тинчурин театрының кастинг игълан итүен күргәч, нигә барып карамаска әле дип уйладым. Кастингка безгә берни әзерләмичә килергә куштылар. Ә нәрсә эшлисен белмичә барганда бик нык борчылдыра бит ул. Китте этюдлар… Институттагы паралар искә төшә башлады... Шунда 7 ел диярлек этюдлар, тренинглар белән шөгыльләнмәгәнгә гәүдәнең әз генә «катканын» сиздем. Мин бүген монда икән, димәк, ничек тә булса ерып чыкканмын. Кастингтан кайткач, «булмастыр» дип уйлаган идем. Исемлектә үземне күргәч, каз тәннәре чыкты. Радиода иртәнге 7 дән 9 га кадәр эшлим дә, туры театрга киләм. Әле графигымны төгәлләштереп бетердем димәсәм дә, мондый мохит миңа ошый.

Әлегә образның нинди буласын әйтә алмыйм, эзләнү процессында. Режиссёрыбызны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Аның белән эшләү рәхәт, нинди акыллы фикер әйтер, фишка күрсәтер икән дип авызына карап утырасың.

Марсель Салихов, Тукай ролендә.

Узган елның август аенда гына уйланган идем: беренче курста Фәрит Рәфкать улында укыганда, Камал театрында уйнаганым булды, Лилия Рашат кызына күчкәч, Кариев театрында уйнадым. Казан театрларында Тинчуринда гына уйнамыйча калганмын. Гомердә дә Тинчурин театрына эләгермен дип уйламаган идем, монда килә алуыма бернинди нигез дә юк иде. Уку елы башында музыкаль комедия куелачагы билгеле булды һәм безнең курстан 10 кеше «Хыял артыннан» спектакленә кастинг узды. Минем өчен бу көтелмәгән хәл булды. Бәлки спектакльдә катнашуым бүген театрга килүемә йогынты ясагандыр. Рольләрне бүлгәндә үк режиссёр миңа «Син – һичшиксез, Тукай ролендә, үзең дә сизенгәнсеңдер», – дигән иде. Роль үземә ошый, герой башка егетләргә охшамаган. Көллияттә уку дәверендә дә Тукай кебек образларны уйнадым, бу минем өчен гадәти амплуа. Остазыбыз Лилия Рашат кызы гел: «Марсель, бу роль сиңа 100% туры килде», – дия иде. Әйе, ачышлар гел бар, ләкин яңалыкны әлегә тапмадым, эзләнү процессында. Образ тудырганда, мисал өчен, авыл тормышы турында стенд-ап әзерләгән идек.

Эльвина Насыйбуллина, Фирдәвес ролендә.

Тинчурин театрына актриса булып килүем тормышымның кызыклы моментына туры килде, мин әле 3 ай элек кенә әни булдым – бу минем иң зур ролем. Моңарчы Мәскәүдәге рус театрларында гына эшләгәнем булды, татар театрларында эшләү – ябылмаган гельштат иде. Казанга кайтып, театрга эләгүемне тәкъдир дип уйлыйм. Фирдәвес – минем капма-каршым. Кызыклы да, авыр да роль – уйнап кына калмыйча, ул кешене тоярга тиешсең. Минемчә, бу – иң мөһиме. Безнең әлегә персонаж эзләү вакыты бара, үземә бөтенләй хас булмаган геройларны карап, укып өйрәнәм. Студент вакытта кыяфәтемә карап җиңел уйлаучы, стерва рольләрен бирәләр иде. Ә монда киресенчә, шуңа күрә бу тәҗрибә минем өчен бик кызык.

Рәмис Абдуллин, Алмаз ролендә.

Мин 7 ел элек Казан театр училищесын тәмамладым, шул дәвердә эшләмәгән эшем калмады. Төзелештә дә, курьер булып та эшләдем, бокс буенча балаларны шөгыльләндерәм. Көллияттә укыганда ук бу өлкәне калдырачагымны аңлый идем. Соңгы диплом спектаклен уйнаганнан соң, прожекторлар яктысында декорация булып торган кубларга терәлеп, үкси-үкси елаганым истә. Бу елларда театр мине бөтенләе белән ташламады, шуңа да мин бүген биредә.

Еллар үткән саен очкын сүнә бара икән, кастинг вакытында, мисал өчен, этюдлар күрсәткәндә, авыррак булды, уңайлы булган халәттән чыгарга туры килде. Тамашачы белән очрашуны көтәм, бик дулкынланам, тизрәк сәхнәгә чыгасым килә.

Миләүшә Зәкиева, Фирдәвес ролендә. Ролемә җиңел кереп киттем дип саныйм, чөнки сәхнә – минем күптәнге хыялым. Мин «Китап» радиосында редактор булып эшләдем, декретка чыктым. Декретта вакытта театрларның премьераларын калдырмыйча карап барырга тырыштым. Сәхнәдә артистларны күреп, минем көн кайчан җитәр икән, дип уйлана идем.

2021 елдан сәхнә белән минем арада зур тәнәфес булып алды... Ниһаять, кастингны узып, бүген Тинчурин сәхнәсендә басып торам. Кастингка гаризаларны 30 яшькә кадәр генә кабул итәләр иде. Миңа 32 булуына карамастан, гариза җибәрдем. Икенче турга үтүем турында яздылар. Килдек, барысы да яшьләр, энергияләре ташып тора – аларга карадым да, сокландым. Сәхнәгә тамашачы алдына чыгасы көнне бик көтәм. Әле вакыт бар, ләкин югалып калырмын да, хезмәттәшләремне уңайсыз хәлгә калдырырмын кебек, режиссёрыбызның өметен аклый алмам дигән курку бар.

Рәшит Вәлиуллин, Фирдәвес ролендә. 

2018 елда, укуны тәмамлагач, мәҗлесләр алып бара башладым. 2–3 ел «Болгар радиосы»нда эшләп алдым. Тормыш иптәшем белән театрга килгән саен: «Монда мин дә уйный ала идем», – дия идем. Театрга килү теләге эчемдә «кимереп» утырды. Гаризалар кабул итүнең соңгы көнендә генә кастинг турында белдем, үз визиткамны җибәрдем. «Ятып калганчы атып кал» дигәндәй, мин дә үземне сынап карарга булдым. Кастингның икенче турында студент чакларымны искә төшердем. Күп нәрсә онытылган, каушау барлыкка килгән, элеккеге пластика югалган, кыскасы, «күгәрә» башлаганмын. Тамашачы белән очрашу мизгелен куркып көтәм. Күптән түгел төшкә дә керде әле. Имеш, премьера көне, мин сәхнәдә, һәм ... сүзләремне оныттым.

Спектакль тәмамланды, мине сүзләремне өйрәнмәгәнем өчен сүгә башладылар… Куркып уяндым. Миңа калса, артистларга иң еш керә торган төш сюжеты булгандыр ул.

Айдар Җаббаров, Тинчурин театрының баш режиссёры. Кастингка 60 гариза килде, икенче этапка 15 кешене сайлап алдык. Остазлар, театр училищеларына курс җыйганда, күз алдында ниндидер әсәр тота һәм махсус шул әсәргә студентлар җыя дигән сүз бар. Белмим, бу никадәр дөрес сүзләрдер. Сайланган 15 кешенең барысын да театрга алырлык иде, тик урыннар санаулы булганга мин дә шулай эшләдем – «Казан егетләре»н күз алдында тотып, 6 кеше сайланды. Сайлап алынган артистлар арасында киләсе сезонда куеласы махсус язылган спектакльдә баш рольне башкара алырлык кеше дә бар. Безнең әле җиденче кешебез дә бар. Мәскәүдән Фәрһад Мөхәммәтҗанов кайта. Аңа Мәскәүдә дә төрле театрлар тәкъдим ясаган, ләкин ул безгә, Тинчурин театрына кайтырга тора. Ул да дөньякүләм танылган бер әсәрне укый, аңа баш рольне бирергә уйлап торабыз.
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое