Казанның «УРАМ» экстрим-паркында 29 һәм 30 августта урам мәдәниятенә багышланган ике көнлек «УРАМ Фест» уздырыла.
Программага экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар, бию баттллары, белем бирү лекцияләре, остаханәләр, җирле брендлар ярминкәсе, артистлар, диджейлар чыгышы кертелгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальнең беренче көнендә, 29 августта, шулай ук самокат һәм роллер-спорт, скейтбординг, паркур, воркаут, стритбол буенча квалификация алу чаралары үткәрелә. Шул ук көнне профессиональ спортчылар, җыелма команда тренерлары, урам мәдәнияте индустриясе, креатив индустрия вәкилләре катнашында белем бирү-агарту программасы башлана.
30 август көнне спорт ярышларының финалы, бию баттллары уздырыла, шуннан соң фестиваль федераль һәм җирле артистлар, диджейлар катнашында зур концерт белән тәмамланачак.
Нет комментариев