Новости
Яңалыклар

Казанда ноябрьдә «Каз өмәсе» милли бәйрәме булачак

5 ноябрьдә Казанның тарихи үзәгендә – Иске Татар бистәсендә – халкыбызның борынгыдан килгән гүзәл гореф-гадәте булган «Каз өмәсе» милли бәйрәме гөрләячәк.

Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне бирегә килүчеләрне күңелле театральләштерелгән тамаша көтә, борынгы гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп кышка каз әзерләү ысулы халык күз алдында җанландырылачак, ә барлык теләүчеләр милли татар мичендә пешкән кайнар коймаклардан авыз итә алачак.

«Каз өмәсе» бәйрәме, гадәттә, кышның беренче суыклары төшү белән – күбрәк ноябрь айларында билгеләп үтелә. Ул казларны күмәкләп эшкәртү һәм бергәләп хезмәт итү гореф-гадәтенә нигезләнгән, шуңа күрә дә халкыбызның бай мәдәни мирасының аерылгысыз бер өлеше булып тора, дип белдерә «Иске шәһәр» префектурасының матбугат хезмәте.

Быел әлеге милли тантана Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы милли аш-су йортларында һәм аларның ишегалларында оештырылачак.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое