Шәриф Камал «Таң атканда» романында Гариф белән Газизәнең язмышларына яңадан әйләнеп кайта. Әсәр 1917 елның 6 октябрендә булган вакыйгалар белән башланып китә.
Язучы Беренче бөтендөнья сугышыннан качып кайткан солдатларның хәлен, аларның Вакытлы хөкүмәткә мөнәсәбәтен, большевиклар идеяләренең халык арасында таралуын сурәтли һәм вакыйгаларны хакимиятнең Советлар кулына күчүенә кадәр җиткерә. Шушы кыска тарихи чор эчендә ул җәмгыятьтәге карашлар каршылыгын, кешеләрнең төрле омтылышларын күрсәтә. Шул ук вакытта халык арасындагы таркаулыкка игътибар юнәлтә һәм большевиклар партиясенең эзлекле, максатчан эшчәнлегенә аерым урын бирә. Чит җирләрдә ялланып эшләргә мәҗбүр булган Гариф белән Мохтарның большевиклар идеяләрен беренчеләрдән булып кабул итүе очраклы түгел. Алар чарасызлык чигенә җиткән тормышларын үзгәртү мөмкинлеген нәкъ менә шушы идеяләрдә күрәләр.
Романда Шәрәфи карт белән Газизәнең төп таянычы булган большевик Мохтар Булатов үзәк геройларның берсе итеп тәкъдим ителә. Язучы аның фикри яктан үсүен, дөньяга карашының үзгәрүен җентекләп күзәтә. Мохтарның рухи һәм сәяси өлгерүен ул тарихи шартлар белән генә аңлатмый, ә татар җәмгыятендә сакланып килгән патриархаль мөнәсәбәтләр белән дә бәйли. Моңа мисал итеп Мохтарның ире тарафыннан кыйнап үтерелгән апасы Хәлимәнең һәм аның кызы Фатыйманың фаҗигале язмышларын китерергә мөмкин.
Моннан тыш, Шәриф Камал революция чорында татар җәмгыятендә барлыкка килгән мөһим тарихи һәм иҗтимагый бәхәсләрне дә әсәр вакыйгаларына кертеп җибәрә. Шулар арасында милли көрәш белән сыйнфый көрәшнең үзара мөнәсәбәтенә кагылышлы бәхәс аеруча әһәмиятле урын алып тора.
Җәмгыятьнең бер өлеше мәнфәгатьләрен чагылдырган Нәгыйм Кәбиров татар халкының тарихи язмышына бәйле рәвештә милләтне үстерү мәсьәләсен беренче урынга куя. Аның фикеренчә, татар халкы тарих дәвамында күп җәбер-золымнар, газаплар, кайгы-хәсрәтләр һәм кыенлыклар кичергән. Шуның нәтиҗәсендә ул наданлык һәм фәкыйрьлек эчендә яшәргә мәҗбүр булган, башка халыклардан шактый артта калган. Шуңа күрә, Нәгыйм Кәбиров фикеренчә, һәр татар кешесенең төп бурычы — милләтне икътисади һәм мәдәни яктан үстерү. Ул бу максатка милли-мәдәни мохтарият ярдәмендә генә ирешергә мөмкин дип саный. Мөгаллим Фазлуллин да шундый ук карашта тора:
«Иң элек милләт аякка басарга тиеш. Шуннан соң социализм турында уйларбыз», — дип белдерә ул.
Әмма Мохтар бу фикерләр белән килешми. Ул милли җәбер-золымның һәм социаль гаделсезлекнең бөтен милләт вәкилләренә бертөрле кагылмавына игътибар итә. Аның: «Ул кысынкылык, ул җәфалар, ул наданлыклар милләт дигән нәрсәнең бөтен катлаулары өлешенә тигез төшкән бәхетсезлекме?» — дигән соравы милли мәсьәләне сыйнфый көрәш күзлегеннән карарга чакыра. Мохтарның милли-дини мәсьәләне «мигрень» дип атавы да аның бу проблемаларга карашын ачык чагылдыра. Шулай итеп, әсәрдә милләт мәнфәгатьләрен беренче урынга куючы карашлар белән сыйнфый тигезлекне төп максат итеп билгеләүче идеяләр арасында кискен фикер каршылыгы туа.
Романдагы шәхси сюжет сызыклары да төгәл чишелеш тапмый, алар билгесезлек белән тәмамлана. Большевик Гариф сугыштан соң Петроградка китеп бара. Газизәнең сугышта яраланып кайткан ире Төхфәт вафат була. Геройларның алдагы язмышлары ачык калса да, әсәрнең «Таң атканда» дип аталуы тирән символик мәгънәгә ия. Таң ату образы яңа тормышның башлануын, җәмгыятьтәге үзгәрешләрне һәм киләчәккә булган өметне гәүдәләндерә. Шулай итеп, Шәриф Камал тарихи үзгәрешләр чорында халыкның авыр тормышын, идеологик каршылыкларны һәм шәхси фаҗигаләрне сурәтләү аша якты киләчәккә ышаныч белдерә.
Нет комментариев