Яңа сәхнә формалары, пластик алымнар, заманча музыка, матур «рәсем» – татар театры яңа тәҗрибәдән курыкмый. Узган сезонда иң истә калган премьераларның берсе – «Отелло» спектакленә аерым тукталасы килә.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында режиссёр Александр Крымов куйган «Отелло» спектакле бу сезонда иң кызыклы һәм истә кала торган премьераларның берсе булды.

Кайчандыр Шекспирның бу трагедиясе зур татар сәхнәсендә инде куелган булган. Аны күп тапкыр тәрҗемә иткәннәр. Тинчурин сәхнәсендә исә Габдулла Шамуков тәрҗемәсендәге пьеса куелды.
Ни өчен татар театры Шекспирга мөрәҗәгать итәргә булган? Режиссёр Александр Крымов бүгенге көндә дә актуаль булып калган сәясәт, мәхәббәт, көнләшү һәм хыянәт темаларыннан кала, җәмгыятьтә хатын-кыз белән ир-ат хокуклары темасын да күтәрә.
Спектакльнең тәүге минутларында без Отелло белән Дездемонаның мәхәббәт тарихын экраннан күзәтәбез. Видео барышында танылган чит ил җырчысы Билли Айлишның җыры яңгырый. Әлеге җырның эчтәлеге дә төп сюжет белән кисешә.
Беренче күренештә үтәкүренмәле ак пәрдә артында Отелло инде җансыз Дездемонаның җәсәден кочаклап тора. Сәхнә хәрәкәткә килә, вакыт кирегә чигенә, һәм фаҗига яңадан башлана. Мондый күчеш – язмышны үзгәртеп булмавына ишарә ясый һәм сюжет башыннан ук күңелгә шом сала.
Куелышның төп өстенлеге – сәнгать теленең бөтенлеге. Яктылык, музыка, пластика, сценография һәм актёрлар уены бер фикергә хезмәт итә. Сәхнәдә гел диярлек өстән аска карап асылынып торган корыган агач – үлем символы бар. Кульминацияләрдә ут ярдәмендә кызыл төскә манылган ак тукыма да гади декорация түгел, ә вакыйгаларны геройлар белән бергә кичерүче образ булып кабул ителә. Тукыма сәхнәнең буеннан-буена ыргакларга эленгән. Сюжетның киеренке урыннарында тукыма тартыла һәм очлаеп торган формалар барлыкка килә.

Спектакльнең хореографиясе аерым игътибарга лаек. Ул гаҗәеп сыйфатлы ясалган. Яшь труппа һәм театр училищесы студентлары катнашындагы күмәк күренешләр таң калдыра. Хореография монда бизәк кенә түгел, мөстәкыйль тел дияргә була. Куелышның хореографы Римма Саркисян заманча бию белән пластик театрны берләштерә алган.
Спектакльдәге музыканы Даниил Колотов иҗат иткән. Электрон ритм вакыйгаларны бүгенге көнгә якынайта. Актёрларның киемнәре дә заманча стильдә.
Зөлфәт Закиров башкаруындагы Отелло көчле энергияле, яшь һәм эчке каршылыклар белән яшәүче герой булып ачыла. Аны без үз хисләрен контрольдә тота алмыйча, акрынлап психологик таркалу кичерүче итеп күрәбез. Оригиналь әсәрдәге җитди, олы яшьтәге Отелло (аңа анда 40 яшьләр булса кирәк) монда психологик яктан җитлегеп бетмәгән кешегә әверелә. Бәлки шуңа күрә ул үзеннән ике мәртәбә яшьрәк булган саф һәм самими – бала к үңелле Дездемонага өйләнә. Дездемонаны талантлы һәм типажы татар театры өчен типик булмаган Зәринә Сафина уйный. Ул әле сабый. Аның бар булган бирнәсе – йомшак аюлар. Шуңа күрә аның үлеме икеләтә фаҗига булып кабул ителә.
Артём Пискунов уйнаган Яго да шактый кызыклы персонаж булып чыккан. Үзлектән ул явыз түгел, әмма үзенең интригалары әсиренә әверелгән. Кайбер урыннарда персонажның мотивлары Шекспир әсәрендәге кебек тирән ачылып бетми (оригиналда без аның гамәлләренең сәяси мотивлары булганлыгын да беләбез), әмма актёр эчке куркынычны ышандырырлык итеп җиткерә.

Режиссёр игътибарын көнчелек хисеннән бигрәк җәмгыятьтәге хатын-кызларның вазгыятенә юнәлтә. Ир-атка күп нәрсә кичерелә, ә хатыннарның хокуклары кысрыклана – миңа калса, режиссёр Эмилия образы аша шул фикерне җиткерә (Эмилия – Ягоның хатыны һәм Дездемонаның ярдәмчесе, аны Резеда Сәләхова һәм Гүзәл Галиуллина уйный). Эмилия монолог белән тамашачыга мөрәҗәгать итә – «без түзәргә тиеш түгел, безгә карата хаксызлык бар». Спектакльдәге иң истә калган көчле фикерләрнең берсе дә шул.

Тинчурин театры яңа бинага күчкәннән соң үзенең сәнгать телен эзләвен дәвам итә. «Отелло» – эзләнүләрнең тагын бер матур нәтиҗәсе. Ул ихлас, кыю һәм бөтен. Кызганыч, спектакльне тамашачылар яңадан инде киләсе сезонда гына карый алачак.
Фотолар К.Тинчурин театрының матбугат хезмәтеннән алынды
Нет комментариев