Ничек уйлыйсыз, «вездеход», «луноход» кебек сүзләрнең татарча эквивалентын табып буламы? Русча-татарча сүзлеккә бөтен татар сүзләрен дә кертеп бетерү мөмкин эшме?
Шуларга җавап эзләгәндә, гадәтебезчә, язылыш вариантларына да кагылып үтәрбез, хаталы кулланылган «тәкъдир итү» сүзенә дә тукталырдыз. Һәм [ң] турындагы фикерләрем дә сезгә кызыклы булырга мөмкин. Әйдәгезме?
ЛУНОХОД // АЙГИЗӘР
Заһит Мурсиевның бер әсәрендә русның «снегоход» дигәненә туры килгән каргизәр сүзе кулланылган. Бәлки, бу аның үзе уйлап тапкан сүзе дә түгелдер. (Әйткәнем бар инде: сүзләребезнең беренче тапкыр кулланылышын теркәп барган тарихи сүзлекләребез юк).
Ничек кенә булмасын, бу сүзне уңышлы дип санарга мөмкин: ул кыска һәм аңлаешлы. Һәм шул сәбәплеме икән, аны инде куллана да башладылар бугай. Берничә авторда яки басмада теркәлүгә, мондый сүзне без сүзлекләргә кертүне кирәк күрәбез. Әмма аның башка ягы кызык.
Әгәр дә рус телендәге ике компоненттан гыйбарәт сүзләрнең «-ход» дигәнен -гизәр дип бирә алабыз икән, ягъни яңа калып булдырабыз икән, димәк русча луноход, марсоход, венероход, болотоход, грязеход, планетоход дигәннәрне җиңел генә айгизәр, марсгизәр, венерагизәр, сазгизәр, ләмгизәр, планетагизәр кебек тәрҗемә итә алабыз кебек. Бүгенге сүзлекләрдә мондый татар сүзләре күренми. Мәгәр 2024 елгы русча-татарча сүзлектә «лунохо́д м. луноход, аййөргеч» дип яңа сүз табу омтылышы ясалган.
Ләкин яңа сүз ясыйм дип, бөтенләй мөгез чыгарып кую да бар. Әйтик, югарыдагы мисалларда беренче компонент һәрвакыт хәрәкәт итү өслеген белдерә. Әгәр дә ул компонент эш итү ысулын белдерсә, -гизәр сүзен кулланып булмый, шуңа күрә вездеход, самоход, теплоход, электроход дигәннәр татар телендә дә шул килеш кулланыла. Хәзергә…
ЧАГУ
Яшерен-батырын түгел, хәзерге язма телебезнең актив лексик составы аңлатмалы сүзлекләрдән бигрәк русча-татарча сүзлекләр аша тикшерелә. Ялгышсам төзәтегез. Эх, ялгышсам иде дә бит! Русча-татарча сүзлекләргә һичбер дәгъвам юк алай. Безнең шартларда аларны еш төзеп, тулыландырып торырга гына кала. Ләкин диккатегезне кызык бер нечкәлеккә юнәлтәсем килә: мондый сүзлекләрдә татарның үзенә генә хас сүзләр, формалар бирелеп бетми, шуңа күрә русча-татарча сүзлекләрнең татар теле ягы беркайчан да татарча-русча яки татар теленең аңлатмалы сүзлекләре кебек тулы эчтәлекле була алмый. Мәсәлән, агач-погач, лагыр-логыр, такта-токта һ. б.ны андый сүзлектән табып булмый. «Бу бит гади сөйләмгә генә хас сүзләр», ‒ дия аласыз. Әйе, әмма гади сөйләм дигәнебез татар теленең үзе бит инде.
Русча-татарча сүзлекләргә кермәгән тагын бер сүз ‒ чагу:
Нечкә камзул, чагу алъяпкычлар
Балитәге купшы күлмәкнең –
Татарымның иҗат җимеше ул,
Зәвыклыгы анда милләтнең! (Ф. Шәрипова)
Яки менә Р. Төхвәтуллин башкаруындагы җырда:
Исеңдәме, җәйге кичтә
Бәйләнделәр чәчләр чәчкә.
Төнге күктә янган йолдызлар да
Кергән иде чагу төскә. (В. Фәттах)
Р. Шәрәфиева репертуарындагы «Сөясем килә» җырында «бизәкле келәмдәй чагу» кебек контекстта очрый бу сүз. Шул контекстларның барысын да исәпкә алганда, чагу дигәнебезнең мәгънәсе шактый ачыла. Ул «үзе чуар, үзе ачык, үзе күзгә бәрелеп тора торган» дигәнне белдерә. Татарча-русча сүзлек моны «яркий, ясно виднеющийся; видный издалека» дип тәрҗемә иткән, мин шуңа «яркий и разноцветный» дип тә өстәр идем. Ру сча-татарча сүзлектә исә яркий сүзен тәрҗемә иткәндә «ачык» бар, «якты» бар, чагу юк, шуңа күпчелек кеше аны белми дә.
Чыгышы ягыннан әлеге чагу саф үзебезнең татар сүзе. Кояш күзне чагылдыра дигәндәге фигыль дә шул ук тамырдан ясалган, ягъни яктылыгы шулкадәр көчле. Формасы ягыннан ул ару, калку, кызу ише сүзләр рәтендә тора. Ешрак кулланыйк бу сүзне!
КАДЕРСЕЗ «Ң»
Телебезнең яңгырашын үз итә торган авазлардан иң таралганы [ә] булса, шуның янәшәсенә үк [ң] авазын да куяр идем. Ләкин бу [ң] авазын (хәрефен) алынмаларда күреп булмый. Моның төп сәбәбе ‒ хәзерге телебездәге күпчелек алынманың рус теле аша керүе.
Арадаш тел аша кергән сүзләрнең яңгырашы, кайвакыт мәгънәсе дә шактый үзгәрә, аларда теге уртадагы телнең эзе кала. Мәгәр бу закончалык күптән алынган, әйтелеше һәм язылышы ныгыган сүзләргә карата үтәлә. Ә менә яңа кереп бара торганнарда…
Кытай һәм башка кайбер Көньяк-Көнчыгыш Азия телләрендә дә безнекенә охшаш [ң] бар. Шул авазы булган кайбер сүзләр инде байтактан бирле татар телендә дә кулланыла, таныла, ләкин андагы [ң] һәрвакыт [н] булып йөри. Без хәтта бу фактны белмибез дә. Сәбәбе ‒ арадашчы рус теле. Мисал өчен, инь-ян, улун (чәй), тунг (агач), ван (әфәнде). Боларны кытайчага якынайтыбрак язсак, алар ин-яң, улуң, туң, ваң булыр иде. Әмма русчадагы кебек язылышлары шактый ныгыганга, яңача язу тәкъдим итү вариант тудыру гына була. Җитмәсә кардәш төрки телләрдә дә боларның язылышын үзгәртергә ашыкмыйлар. Бары Кытайга күрше яки якынрак халыкларның телләрендә кайбер чакта «ң» саклана: уйг.
ин белән йаң, каз., тыв. ваң. Үзбәк телендә [ң] графикада нг формасында бирелә, шуңа тунг, гонг кебекләрнең [ң] аша әйтелүе ихтимал (моны төгәл белмим). Гонг дигәнне безгә дә җиңел генә гоң дип бирергә булыр иде. Чаг., үзебездә даң, доң, заң, зың, шаң, ниһаять, чаң дигәннәр бар.
Әлбәттә, әгәр дә әлеге кытай алынмалары кергән чорда яки һичьюгы язуыбыз тарихының графикалар алмашынган вакытында сыйфатлы, профессиональ лексикографик эш башкарылган булса, без дә бәлки уйгурларчарак [ң]бызга игътибарлырак булыр идек. Үткән эшкә салават. Ләкин мондый авазлы кытай сүзләре аз-азлап бүген дә телебезгә килеп тора бит. Әйтик, «Чанган» маркасын күптән беләсезме? Юк дип уйлыйм. Әгәр дә бу машинаның исемен телгә кергәндә үк тотып алган булсак, аны татарча «Чаңан» яки «Чаң-ан» дип тә булыр иде дә бит…
Гомумән, [ң]га алынмаларга бәйләп кенә карарга ярамый. Кытайның меңләгән географик атамасында бу аваз кулланыла (Һоңкоң, Гуаңҗу, Нәнкиң, Чуңциң, хәтта Пекиң), тик без һаман аларны рустагыча язуны дәвам итәбез.
МӘХӘББӘТ // МӨХӘББӘТ
Нигездә мәхәббәт сүзе әдәби телдә кыенлык тудырмый. Ниндидер могҗиза белән ул татар телендә асыл телдәгечә кереп киткән һәм ныгыган. Ясалышы ягыннан ул мәшәкать (< мәшәккать), мәхәллә (-т төшеп калган) кебек сүзләр калыбында. Әмма игътибарлы кеше абайлап алгандыр: кайбер төбәкләрдә мөхәббәт дип куллану таралган.
Хикмәт шундый ки, бу сүз кулланылган ифрат киң территориядәге телләрдә ул мөхәббәт (мухаббат, муһаббат) формасында йөри, чөнки беренче иҗектә мө- (му-) булган сүзләр гарәптә бермә-бер артык. Шуңа күрә мәхәббәт сүзен һинд фильмнарында да муһаббат дип ишетергә мөмкин.
Икенче хикмәт шунда ки, бу гарәп алынмасы, телебездәге үзтума сүзләрне бөтенләй узып китмәсә дә, активлыгы ягыннан алардан һич калышмый бугай. Фикеремчә, соңгы 50 70 ел эчендә ярату сүзе кулланылу ягыннан лидерлыкка чыкты. Ул сөю сүзен тәмам кысрыклап чыгарды шикелле, мәгәр нәкъ сөю күпчелек төркиләр өчен уртак, аңлаешлы һәм аларны берләштерә торган лексема.
Бу сөю сүзенең нигезе сөй- башка бик күп ясалмалар барлыкка китерүдә катнаша. Шунысы кызык: алар һәрвакыт мәхәббәткә турыдан-туры бәйле түгел. Мәсәлән, сөенү ‘шатлану’, сөенче ‘сөендерә торган хәбәр һәм шул хәбәрне җиткерүчегә күчтәнәч’, сөйкемле сүзенең тамыры сөйкем ‘ягымлылык, мөлаемлык’, сөекле сүзенең тамыры сөек ‘наз, назлау’ һ. б.
Гомумән алганда, синонимнар уртак мәгънәне белдерсә дә, башлыча аларның кулланылган контекстлары, стильләре төрлерәк була, шуңа аларның саны күп булган саен яхшы.
ТӘКЪДИР ИТҮ
Гарәп теленең қдр тамыры үтә продуктив. Аннан берничә дистә сүз ясалган. Шулардан байтагы татар теленә дә алынган һәм яңа сүзләр ясалуга нигез булып киткән: кадер, кадәр, кодрәт, кадир, микъдар. Болар рәтенә тәкъдир сүзе дә керә. Тәкъдир шактый аңлаешлы сүз кебек, аны язмыш дип тә кулланырга мөмкин, тик менә тәкъдир итү формасына килгәндә, бераз мөгез чыгарулар күзәтелә (хәер, соңгы вакытта кимегән кебек тә күренә).
Нәрсә әйтмәкчемен? Мөгаен, колагыгызга чалынганы бардыр: ниндидер китап яки фәнни хезмәт чыгу уңаеннан безне шуны таныту, күрсәтү чарасына чакыралар. Шул чараны нәрсә дип атыйлар? Тәкъдир итү. Имеш, «русча» сүзнең татарча эквивалентын кулланалар.
Ярар, «презентация» сүзен кулланасыбыз килмәсен дә. Ләкин бит аның бераз төбенә төшәргә һәм адекват эквивалентын табарга була. Латин теленнән praesento дигән сүз «тәкъдим итәм» дигәнне белдерә. Димәк чараны да тәкъдим итү дип атау дөрес була. Безгә кардәш телләрдән кайберләре презентация сүзеннән җирәнми, кайберләре үз вариантларын тапкан (мәс., уйг.
сунум, төр. sunum, үзб. taqdimot). Иң кызыгы исә: гарәп телендә дә бу төшенчәне тәкъдим сүзе белән бәйлиләр
әл-‘уруд̣ әт-тәқдимиййә), ягъни аларда да бу очракта бернинди дә тәкъдир юк.
«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» тәкъдир итү сүзенә өч мәгънә бирә: 1) алдан билгеләү, язу (Аллаһы Тәгалә тур.); 2) берәүнең эшләгән эшен тану; уңай бәя бирү; 3) ихтирам итү, кадерле күрү. Болар арасында «презентация» мәгънәсенә туры килгәне юк. Кыскасы, тәкъдир итү дигәнне «презентация» урынына куллану тупас хата. Ялгышмасам, ул әлеге дә баягы 90 нчы елларда туган бер имгәклек.
Нет комментариев