Новости
Вакыйгалар

«Офиста» сериалының алтынчы сериясе чыкты!

«Идел» журналы редакциясе чыгара торган «Офиста» вертикаль сериалының чираттагы сериясен карар вакыт җитте. Серияләр һәр атна пәнҗешәмбе чыгып бара.

Алтынчы сериядә сезне ниләр көтә соң? Билгеле инде, чираттагы интрига: редакция кызлары көн саен диярлек тигез урында проблема, сөйләшер тема табып кына тора. Бу юлы гаять мөһим нәрсәгә игътибар иткәннәр – Азат көн саен сәгать икедә офистан каядыр чыгып китә…

Һәм аның болай югалуы кызларга тынгылык бирми – алар ныклап җитди «расследование» эшен башлап җибәрәләр. Рәфидә кичә генә Азатны әдәби кафеда бер кыз белән басып торганын исенә төшерә, Фирүзә исә кызлар Азат белән свиданиегә йөргәненә ышанмый, Гүзәл аннан «бик подозрительный» кеше дип шикләнә, Зөләйха Азатны шпион дип уйлый. Сораулар күп, ә җавапны ничек табарлар соң? – Тизрәк алтынчы серияне кара һәм чын дөресен бел!

АЛТЫНЧЫ СЕРИЯНЕ МОНДА КАРА

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое