«Җырларым белән кешеләргә терәк буласым килә», – дип башлады ул сүзен.
Ул иҗаты белән күбебезнең тормышына яктылык һәм нур өсти. Җырларын тыңлагач, кәеф күтәрелә, үзе белән сөйләшкәч, моның хикмәтенә төшенәсең – язмам герое АлияНур үзе дә уңай энергия өләшүче кеше. Ул – яшьләр яратып тыңлый торган артист. Аның белән журнал укучыларын якыннан таныштырырга булдык.

«Җырларым белән кешеләргә терәк буласым килә. Тәхәллүсем дә шуннан барлыкка килде, исемемне уйлаганда, җырларым аша кешеләрнең юлларын балкыту максатын куйдым. Минем кайсы җырны гына алма, билгеле бер ситуация турында язылса да, аның азагы бәхетле булырга тиеш. Кеше җыр башында еласа да, ахырда инде терәге бар икәнен тоя башлый. Бер сүз белән әйткәндә, кешеләр минем җырлар аша үзләрендә көч таба. Мин үзем дә кайчандыр колакчын кия идем дә, җыр дөньясына чумып, үземә дуслар таба идем. Хәзер инде үзем дә кешеләргә иҗатым аша дус булам».
МЕДИЦИНАДАН – ИҖАТКА
АлияНур башкаруында «Күзләреңә карыйм», «Кара песием», «Янам», «Нинди төстә ул бәхет?» һәм башка җырларын тыңлаганыгыз бардыр. Хәзер нинди генә татарча фестиваль, фатирник, чараларны алма – алар Алиядән башка узмый да кебек. Ә бит шушы чыгышлар артында күпме тәвәккәллек, тырышлык ята. Үзен иҗатта табу өчен аңа иң элек сынаулар аша үтәргә туры килгән:
«Мин Чаллыда тудым. Гаилә сәбәпләре аркасында, әнием белән Актаныш районына күчендек. Биш ел эчендә биш мәктәп алыштырдым. Бу үзгәрешләр ничек кенә авыр булмасын, алар минем хәзерге шәхесемне формалаштырды: мин гел елмаям һәм ачык. Сигезенче сыйныфта Чаллыдагы лицейга укырга кердем. Тугызынчы сыйныфта алга таба нишләү соравы килеп басты. Әле дә хәтерлим: безнең гаиләдә җыелыш булды һәм нәтиҗәдә әти-әни безнең гаиләгә медик кирәк дигән фикергә килде. Янәсе, бу һөнәрне сайласам, беркайчан да акчасыз калмаячакмын. Ул вакытта мин яшүсмер идем – хыялымны төгәл аңлап бетермәдем. Күңелем белән иҗатка тартылсам да, ул юлны сайларга миңа кыюлык җитмәде. Шуңа күрә Минзәләнең медицина көллиятенә кердем. Дүрт ел укыганнан соң, Чаллыда бер ел хирургия кабинетында шәфкать туташы булып эшләдем. Шул вакыт эчендә бу өлкә минеке түгеллеген аңладым һәм күңелем Казанга омтыла башлады. Әйткәнемчә, мин кечкенәдән сәхнәдә булдым: әнием төрле бәйге, чараларга йөртте. Туганнарның туган көннәрендә дә бүләккә минем җыр була иде. (Көлә.) Еш кына әнигә зарландым: «Минем җырлыйсым килә», – дидем. Укуны ташлаудан әни белән үзара килешү төзүебез коткарып калды. Ул: «Сиңа барыбер белем кирәк, укып бетер, аннары кая барасың килә – күңелең кушканын сайларсың», – диде.
Күрәсең, аның да балачакта иҗат юлыннан китү теләге булган, шуңа да минем хәлне бик яхшы аңлады. Хәзерге вакытта әнием минем иҗатым белән кызыксынып, таяныч булып тора».

ЯЗМЫШЫН ҮЗГӘРТКӘН ТАНЫШУ
Тиешле вакытта тиешле кешеләр белән танышу кайчак язмышны тулаем үзгәртергә мөмкин. Алиянең юлында Yummy Music лейблы килеп чыга. Ул вакытта лейблның продюсеры Ильяс Гафаров белән танышканда Алия көллиятнең 4 курсында була. Беренче җырын яздырырга аңа нәкъ менә Ильяс Гафаров булыша, Казан сәхнәсенә дә ул чыгара.
«2021 елда “Күзләреңә карыйм” җырын чыгардым, сүзләрен әнием, көен үзем яздым. Аның белән «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә катнаштым. Әлеге фестивальгә карата җылы хисләр генә кичерәм, шуңа бөтен кешегә сөйлим. Үзенең иҗат юлын башлаучы артистлар өчен чын-чынлап мөмкинлек бирә торган фестиваль ул! Yummy Music резидентларын алсак та, аларның күбесе әлеге фестиваль аша үткән. Ильяс Гафаров миңа төрле чараларда катнашырга мөмкинлек бирде. Гомумән, ул мине үстергән продюсер дия алам».
КУРКУ, БОРЧУЛАР АША ҮЗ ЮЛЫҢНЫ ТАБУ
Һәр эшнең башлангычында курку, шикләнүләр була. Бу хисләр Алиягә бик таныш: «Башкарып чыга алырмынмы?», «Әгәр килеп чыкмаса?» кебек сорауларга җавап эзләгәндә, курку белән күзгә-күз очраша ул. Әмма кызыксыну көчлерәк булганга, һәрвакыт алга бара. «Эшләп карамыйча үкенүгә караганда, эшләп оятка калу яхшырак» дигән кагыйдә – Алиянең тормыш девизы.
«2021 елда Yummy Music лейблында Ильяс Гафаров белән эшләгән булсак, хәзер лейблның генераль продюсеры Булат Шәйми белән эш алып барабыз. Ильяс Гафаров белән төрле жанрларда эксперимент ясадык, шул вакыт эчендә тыңлаучылар саны артты, социаль челтәрдә блогым үсте. Ләкин хәзер иҗатым башка юнәлештә үсеш кичерә, чөнки без Yummy Musicның саб-лейблы – D8 MEDIA LABEL белән эшли башладык. Гади телдә әйтсәк, ике лейбл үзара бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп эшлиләр. D8 MEDIA лейблының генераль продюсеры – Ранис Саубанов. Без аның белән узган ел азагыннан рәсми рәвештә эшли башладык. Моңа кадәр төрле жанрда иҗат иткән булсам, хәзер исә рок жанрына тукталдык, аңа вестерн, попны да кертәбез. Безнең эшләр шулай яхшы китте ки, 23 июльдә, АлияНур командасының тәүге концерты була».
КОМАНДА ТУРЫНДА
Лейбл белән эш барышында АлияНурның командасы да барлыкка килгән. Һәр җырның аранжировкасын D8 MEDIA лейблының тавыш режиссёры, шулай ук гитарист Антон Борисов эшли, тавышка бәйле барлык эшне клавишник Артур Дәүләтшин башкара. Командада барабанчы – Константин Фадеев, басист – Денис Степанов. Әлеге команда эчендә тагын бер команда – электрон музыка юнәлешендә иҗат итә торган «Алтын Бит» төркеме бар, алар берләшеп тулы бер шоу-формат ясарга телиләр.
«Соңгы ярты елда минем тормышта күп үзгәрешләр булырга өлгерде, мин үзем дә гаҗәпләнәм. Кайчандыр курка-курка лейблга кергәндә, шундый үсеш кичерербез дип уйламаган идем. Әлбәттә, концерт кую хыялы минем һәрчак булды, тик барысы да шулай тиз чынга ашар дип көтмәдем. Юлымда яхшы кешеләр очрады, алар һәрберсе үз өлешен кертте. Үзем белән бер максатым ияреп йөрде – әгәр кешеләр минем җырны белми икән, туктап калмаска кирәк. Вакыт узу белән алар үзләре үк миңа кушылып җырлаячак. Хәзер инде әкренләп җырларымның кешеләргә барып җиткәнен күрәм».
АлияНурны шәхсән үзем фестивальләрдә күреп ияләнгән, ул ябык форматтагы фатирникларда да чыгыш ясый. Форматларның аермасы турында сөйләштек.
«Һәрберсе үзенчә рәхәт. Ябык форматлы чарада кешеләр белән турыдан-туры аралашырга мөмкин. Күптән түгел Милли музейда фатирник оештырдык. Мин җырлар арасында кешеләр белән сөйләшергә яратам. Монда да, чыгыш уртасына җиткәч, ике ханымның чемоданнар белән чыгып барганын күрдем. “Сез кая киттегез?” дим, алар Мәскәүгә ашыкканнарын әйттеләр. Шул арада клавишник Артурга “Әлдермеш”не куярга куштым. Шушы җыр башлануга, бу апалар кире борылып килделәр һәм рәхәтләнеп җырладылар. Фестивальләрдә исә башкача, алар аудиторияне киңәйтергә булыша. Берничә артист катнаша торган чарага һәр тамашачы билгеле бер артист өчен килә һәм шул ук вакытта синең иҗатыңны да күреп кала. Минемчә, һәр формат үзенчә кызыклы һәм кирәкле».

ФИРДҮС ТЯМАЕВ, РИФАТ ЗАРИПОВ КОНЦЕРТЫНДА КАТНАШУ
Алия социаль челтәрдә блогын актив алып бара һәм кызыклы тәҗрибәләр үткәрә. Бу юнәлештә аңа Россиядәге блогерларны туплый торган «Инсайт Люди» продюсерлык үзәге этәргеч биргән. Бу проект турында ишеткәч, Яр Чаллыдагы «Инсайт Люди» үзәгенең җитәкчесе Әдилә Борһановага язган. Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләргә тәүге тапкыр баруы да шул үзәк ярдәмендә чынга ашкан. Экспериментларга килгәндә, Алия күптән түгел танылган артист концертында катнашу максаты белән тулы бер сериал тәкъдим итте.
«Көздән кышка күчкәндә, чыгышлар белән катлаулы чор булып алды. Мин төрле мөмкинлекләр эзли башладым һәм берәр артист белән эшләп карарга булдым. Берничәсенә язып чыксам, бу процессны блогымда да күрсәтеп барып була бит дидем. Мин язган алты артистның икесе – Фирдүс Тямаев һәм Рифат Зарипов уңай җавап бирде. Рифат Зариповның гастрольләренә туры килдем, шуңа чыгыш Арча районында булды. Тамашачы җылы кабул итте, әлбәттә, әмма алар бит Рифатны карарга килгән, ә монда ниндидер АлияНур килеп чыкты. (Көлә.) Кыскасы, алар әлегә минем җырга әзер түгел. Фирдүс Тямаевның Яр Чаллыдагы дискотекасына эләктем, анда кызыграк булды. Минем бу сериалны диджей Сөләйман да күреп, үзенең дискотекасында катнашырга мөмкинлек бирде. Мин анда Салават Фәтхетдинов белән күрешә алдым. Шактый кызыклы һәм блогымны җанландырган формат булды ул».
ҮЗ СТИЛИСТЛАРЫ БАР
Алиянең сәхнәдә киенү рәвеше дә башкаларныкыннан аерылып тора. Журнал битендәге фотоларга игътибар итсәгез, ул анда бөтенләй башка. Баксаң, әлеге образларны стилистлар белән махсус тудырганнар.
«Мин гадәттә образларны интуициямә таянып әзерли идем. Бу юлы без стилистларга мөрәҗәгать итәргә булдык. Әлеге образлар креатив продюсер, стилист Диана Басыйрова һәм дизайнер, стилист Гүзәл Биляндинова тарафыннан барлыкка китерелде. Алар безне концертка да әзерләячәк. Зур артистларны алсак, аларның үз стилистлары бар, ләкин бу турыда барысы да сөйләми. Безнең максат – артистны гына түгел, хезмәте кергән һәркемне таныту».
ИҖАТЫ – КЕШЕЛӘРНЕҢ ЮЛЫН ЯКТЫРТУЧЫ НУР
АлияНур кешеләр өчен мөһим темаларга иҗат итә, мәсәлән, вестерн жанрындагы «Балам» җыры бу тормышта бирешмәскә кирәклеген аңлата. Бу җырны ул өйдә көч куллануга каршы көрәш фонды белән хезмәттәшлектә чыгарган. Алиянең танышлары арасында бу проблема белән очрашучылар булган, шуңа күрә иҗатында социаль теманы күтәрү мөһим дип саный.
«Җырларымның кеше тормышын яктыртучы бер нур булуын телим. Һәр нәрсәнең үз вакыты һәм урыны булган кебек, мин язмышымда бернәрсәне дә үзгәртмәс идем, юкса, АлияНур мондый җырлар яза алмас иде».

фото: Эмма Майсурян
Нет комментариев