Альбомга 8 августта Казанда Г.Камал исемендәге Академия театры янындагы яр буенда узган трибьют-концертның аудиоязмасы кергән.
Әлеге релиз җырчы, җырлар авторы һәм этно-музыкант иҗатына багышланган проектның дәвамы булып тора. Зуля Камалова татар музыкасын үстерүгә һәм аны дөньякүләм аудиториягә танытуга зур өлеш кертте, – ди оештыручылар.

Концерт Зуля Камалованың туган көнендә узды һәм меңнән артык тамашачыны җыйды. Татар сәхнәсенең төрле буын музыкантлары һәм башкаручылары аның җырларын үзенчә яңгыратты, шул ук вакытта оригиналь аранжировкаларның үзенчәлекле яңгырашын һәм рухын саклап калды. Концерт программасында «Йокысызлык», «Минем дөньяда», «Ай җаный» кебек танылган җырлар, шулай ук авторлык композицияләре һәм халык җырлары яңгырады.
Трибьют-концертта Сәйдә Мөхәммәтҗанова, ILGIZ, «Дышать», Elina, Al Su, Рәдиф Кашапов һәм Булат Шәйми катнашты. Алар белән бергә сәхнәгә музыкантлар Тимур Милюков (гитара), Илнар Фатыйхов (бас-гитара), Марат Мөхәммәтҗанов (бәрмә уен кораллары), Айдар Абдрахимов (саз, уд), Илназ Дудкин (баян), Марат Бабаев (труба), шулай ук махсус кунаклар — Уфадан Марат Taturas (курай) һәм Мәскәүдән Геннадий Лаврентьев (скрипка, табла) чыкты. Ике музыкант та төрле елларда Зуля Камалова белән бергә чыгыш ясаган һәм аның концерт программаларында катнашкан. Шуңа күрә аларның бу кичәдә катнашуы аеруча әһәмиятле булды.
Моңа кадәр Yummy Music «Зуля Камаловага багышлау» концерт-фильмын чыгарган иде. Ул тамашачыларга августтагы чыгышның атмосферасын яңадан тоярга мөмкинлек бирә. Хәзер концерт язмасы аудиоформатта да тәкъдим ителә: лайв-альбом музыкаль интерпретацияләргә яңадан әйләнеп кайтырга һәм аларны концертның визуаль мохитеннән тыш та тыңларга мөмкинлек бирә.
Проект Yummy Music лейблы тарафыннан «Күрше» фестиваленең «Күрше.Мирас» махсус проекты кысаларында гамәлгә ашырылган.
Нет комментариев