«Коттеджкор» – мода дөньясында яңа тренд һәм ул авыл тормышын романтизацияләүгә нигезләнгән. Кирәгеннән артык күп куллану һәм тиз мода чорыннан соң кешеләр ешрак табигыйлеккә һәм әйләнә-тирә белән гармониягә тартыла башлады.
Дөньякүләм танылган дизайнерлар да авыл мотивларына һәм романтик элементларга мөрәҗәгать итә. Авылча зәвыкка таянып нинди образлар җыеп булуы турында стилист Гөлчәчәк Гәрәева сөйли.

АВЫЛЧА КИЕНҮ
Хәзер иркен фасонлы җитен күлмәкләр, жилетлар, уртача озынлыктагы итәкләр, табигый тукымалардан чалбарлар, бәйләнгән кардиганнар, этник чигүле мамык блузкалар, заманча корсетлар бик актуаль. Җитен тукымадан тегелгән күлмәк һәм чалбардан гыйбарәт комплектлар да бу трендка яхшы туры килә.
ҖИҢЕЛЛЕК ҺӘМ ТАБИГЫЙЛЕК
Образларда иң мөһиме – табигый тукымалар, иркен силуэтлар, романтик детальләр һәм табигатькә якынлык хисе.
«Мин бу трендны аерым элементлар аша үзегезгә яраклаштырырга киңәш итәм. Мәсәлән, озын блузканы – джинс чалбар белән, романтик итәкне көндәлектә кия торган футболка белән кияргә, шулай ук акцентлы жилетны төрле бизәнү әйберләре белән бизәп җибәрергә була. Болай эшләгәндә сез образның актуальлеген саклыйсыз һәм шул ук вакытта театральлеккә китмисез. Бер деталь алып, аны база киемнәр белән кияргә була».
ТАБИГЫЙ ТУКЫМАЛАР
Авыл зәвыгындагы образларга табигый тукымалар килешә: җитен, мамык, батист, муслин, юка йон, бәйләнгән трикотаж.

ТЫНЫЧ ТӨСЛӘР
Табигый төсләргә басым ясарга кирәк: сөт, ком, зәйтүн, күк төсләре, шулай ук кыр чәчәкләре төсмерләре.
РОМАНТИК ЭЛЕМЕНТЛАР
«Коттеджкор» зәвыгына туры килә торган актуаль бизәкләр дип вак чәчәкләр, шакмаклар, сызыклар, үләннәрне атарга була. Шулай ук чигү, челтәрләр һәм киң җиңле киемнәр дә туры килә.
БИЗӘНҮ ӘЙБЕРЛӘРЕ
Бәйләнгән сумкалар, кәрҗиннәр, салам эшләпәләр, яулыклар – хәзер шулар трендта. Бизәнү әйберләре дә табигый материаллардан булса яхшы – мисал өчен, агач һәм энҗедән. Бизәнү әйберләре образны үзенчәлекле һәм тәмамланган итә.

Автор: Адилә Балькаева
Тәрҗемә: Гүзәлә
Нет комментариев