21 октябрь Казанда Актерлар йортында профессиональ тавыш җиһазлары белән зал эшли башлаячак.
Ул «Логика молока» компаниясенең «Дом культуры» грант конкурсы ярдәмендә барлыкка килгән һәм шәһәрнең яшь музыкантлары һәм иҗат коллективлары репетицияләр ясый һәм профессиональ техникада чыгыш ясый ала торган урын буларак эшләячәк. Яңа сәхнәдә беренче булып Юрий Федоров идарә иткән Yummy Music Band ачык репетиция белән уйнаячак.

Шулай итеп, хәзер яшь башкаручыларның, иҗади югары уку йортлары студентларының һәм музыкаль коллективларның даими базасы булачак. Анда репетицияләр ясарга, концерт программалары әзерләргә һәм иҗади очрашулар уздырырга мөмкин. Мәйданчык зур составлар өчен дә туры киләчәк.

Әлеге урын очраклы гына сайланмаган. Актерлар йорты Казанның тарихи үзәгендә урнашкан, шунда гына Казан театр училищесы һәм И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте бар.
21 октябрьдә проект командасы яшь автор-башкаручылар өчен опен-колл игълан итә: финалистлар лаборатория форматында профессиональ команда белән бергә үз җырларын әзерләячәкләр һәм зур концертта чыгыш ясаячаклар. Нечкәлекләрен соңрак сөйләячәкләр.
Бүгенге кичәнең солистлары Илгиз Шәйхразиев, Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина һәм Татарстанның атказанган артисты Илгиз Мөхетдинов булачак.
Керү: теркәлү аша
Нет комментариев