Аннан-моннан рубрикасы буенча яңалыклар
-
Г.Исхакыйның «Олуг Мөхәммәд» әсәренә анализ
Кешенең, бигрәк тә иҗат кешесенең, тормышында аның бөтен эшчәнлеген, дөньяга карашын һәм төп максатларын аеруча ачык чагылдырган әсәрләр була. Г.Исхакый иҗатында «Олуг Мөхәммәд» драмасы да шундый әһәмиятле урын алып тора. Әсәрдә язучының милләт язмышы, дәүләтчелек, ирек һәм халыкның киләчәге турындагы фикерләре аеруча тулы чагылыш таба.
-
С.Рәмиевнең «Низамлы мәдрәсә» әсәренә анализ
С.Рәмиев төшенкелеккә бирелмәскә омтыла. Ул 1905–1906 еллардагы иҗтимагый күтәрелеш чорында үзе шаһит булган вакыйгаларны, шул чор тудырган өметле хатирәләрне яңадан искә төшерә. Нәтиҗәдә халыкка хезмәт итү идеясен, иске тәртипләргә һәм тискәре көчләргә каршы килешмәүчән көрәш рухын үз эченә алган «Низамлы мәдрәсә» пьесасын иҗат итә. Әсәр 1907 елда языла.
-
Яраткан кешеңә эндәшү өчен матур сүзләр
Татар телендә матур сүзләр бик күп, бигрәк тә яраткан кешеңә эндәшә торганнары. Берничәсен тәкъдим итәбез, саклап куй һәм яраткан кешеңә матур итеп кенә эндәш.
-
Г.Коләхмәтовның «Яшь гомер» әсәренә анализ
«Яшь гомер» пьесасындагы геройларның күпчелеге һәм аларны сурәтләү алымнары замандаш татар әдәбияты әсәрләрендә очрый торган күренешләргә якын. Биредә дә яшь кызларны акчага кызыгып бай егетләргә бирүче яучы карчыклар, эчкечелеккә бирелгән, әхлаксыз бай балалары, аларга көчләп кияүгә чыгарылган татар кызлары һәм гаиләдә ир-ат золымыннан җәфа чигеп яшәгән хатын-кызлар сурәтләнә. Болар — ХХ гасыр башы татар әдәбиятында еш күтәрелгән тормыш күренешләре.
-
С. Рәмиевнең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» әсәренә анализ
С. Рәмиевнең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» пьесасы 1907 елда иҗат ителә. Әсәрнең төп үзенчәлекләренең берсе — хатын-кыз шәхесен күтәрү, аның хокукларын яклау һәм җәмгыятьтә лаеклы урын алырга тиешлеген күрсәтү. Дүрт пәрдәлек драмада татар җәмгыятендә киң таралган иске гореф-гадәтләр һәм аларның кеше язмышына тискәре йогынтысы тәнкыйтьләнә.
-
«Бөтен гаилә белән стартка. Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фестивале 12 сентябрьдә узачак
«Бөтен гаилә белән стартка. Бөтен гаилә белән сайлауларга!» гаилә спорт фестивале 12 сентябрьдә Казанның УРАМ экстрим-паркында узачак.
-
Ф. Әмирханның «Яшьләр» әсәренә анализ
Ф. Әмирхан «Яшьләр» драмасын 1909 елда яза. Әсәрдәге төп персонажларны ике зур төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренче төркемгә, ягъни «аталар» ягына, җәдитче Хөсәен, Рәхимҗан, Фәхерниса һәм Мәрьям керә. «Балалар», ягъни яшьләр төркемен Газиз, Йосыф, Зәйнәп, Сара, Гали һәм Зәкәрия тәшкил итә. Милләтче Зыяны исә әлеге ике төркем арасында торган, аларны бер-берсеннән аерып торучы һәм шул ук вакытта уртаклаштыручы образ буларак күрсәтелә.
-
Кабаклы аш рецепты
Көз – кабак ашы ашап җылыныр өчен менә дигән вакыт! Җайлы рецепт тәкъдим итәбез.
-
Г. Камалның «Уйнаш» әсәренә анализ
Г. Камал иҗатында инкыйлабка кадәрге татар җәмгыятенең төрле катламнары, аеруча искелек, иҗтимагый торгынлык һәм мещанлык күренешләре үткен сатира һәм юмор ярдәмендә сурәтләнә. «Уйнаш» драмасы да шушы юнәлештә язылган әсәрләрнең берсе булып тора.
-
М. Фәйзинең «Яшьләр алдатмыйлар» әсәренә анализ
Мирхәйдәр Фәйзинең «Яшьләр алдатмыйлар» комедиясе 1911 елда иҗат ителә. Әсәр анекдотик һәм комик ситуациягә корылган булса да, аның эчтәлегендә шул чор татар җәмгыяте өчен мөһим булган җитди мәсьәләләр күтәрелә. Пьесаның үзәгендә иске карашлар белән яңа тормыш омтылышларының бәрелеше, яшьләрнең үз бәхетләре һәм ирекле мәхәббәт өчен көрәше ята.
-
Талпаннан сакланыгыз
Сезон башыннан Татарстан хастаханәләренә талпан тешләгән 8155 кеше мөрәҗәгать иткән. Талпан тешләү очраклары Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районында аеруча күп теркәлгән.
-
Беренче кар яуган
Россия территориясендә бу сезонда беренче кар яуган.
-
Вьетнам ризыгы – гой куон әзерләргә өйрәнәбез
Гой-куон – язгы ролл дигәнне аңлата, ул Вьетнамда сезонлы яшелчәләр һәм тавык ите, креветка белән төрелгән ролл рәвешендә әзерләнә. Янына соус куеп бирелә. Бик җиңел, файдалы һәм туклыклы кабымлык.
-
Г. Коләхмәтовның «Ике фикер» әсәренә анализ
«Ике фикер» — татар драматургиясендә образлар системасын яңарткан, жанр мөмкинлекләрен киңәйткән фәлсәфи драма. Әсәрнең үзәгенә зыялылар катлавына караган кешенең пролетариатка хезмәт итү юлын сайлау мәсьәләсе куела. Төп герой Давытның кеше, аның дөньядагы урыны, яшәүнең мәгънәсе, үзе яшәгән җәмгыять һәм аның үсеш-үзгәреше, кешелек тарихы турындагы уйланулары, эчке көрәше, икеләнүләре һәм шикләре Кызыл фикер һәм Кара фикер исемле аллегорик образлар аша ачыла.
-
Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» әсәренә анализ
Г. Исхакый «Зөләйха» трагедиясен Чистай төрмәсендә яза башлый, ә соңрак Истамбулда дәвам итә. Әсәр 1917 елдан соң гына басылып чыга һәм сәхнәгә куела.