Новости
Аннан-моннан

Мөселманнар арасында киң таралган исемнәр

Малайлар арасында Мөхәммәд, Гомәр, Госман һәм Гали исемнәре очраса, Кызлар арасында исә Хәдиҗә һәм Гайшә исемнәре киң таралган.

Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында сөйләгән. 

Баш мөфти сүзләренчә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең исемнәре мөселманнар арасында аеруча популяр. Шул ук вакытта һәр халыкның үз туган телендә кулланыла торган традицион исемнәре дә бар.

Тәлгать Таҗетдин балага исем сайлаганда аның яңгырашына гына түгел, мәгънәсенә дә игътибар итәргә кирәклеген искәрткән. Мөфти шулай ук исемнең нәрсә аңлатуын белү мөһим булуын ассызыклаган.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое