Сишәмбе көнне, 3 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарачак.
Бу – 2026 елда россиялеләр өчен соңгы кыскартылган эш көне.
Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр иткән.
Ул шулай ук эш вакытын кыскарту һәм бәйрәм көннәрендә өстәмә яллар оклад алучы хезмәткәрләрнең хезмәт хакы күләменә йогынты ясамаячак, дип аңлатты. Мондый очракларда хезмәт хакы тулы күләмдә түләнә.
Казанда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан нинди чаралар узачагы турында монда яздык.
Нет комментариев