«Офиста» сериалының җиденче сериясе чыкты!
Новости
Вакыйгалар

«Офиста» сериалының җиденче сериясе чыкты!

«Идел» офисында хәлләр көннән-көн кызыклырак була башлады.

Кызлар Айзат белән Азатны төрле яктан ача: алтынчы сериядә Азатның сәер гадәте барлыкка килгәнен белсәләр, бу серия сезне тагын да шомландырачак. Чөнки анда сериалның сценаристы Зөләйха Камалова мистика өстәргә булган…

Билгеле, мистика офиста (гына түгел – Авт.) бара. Көннәрдән бер көнне редакциягә интервьюга атаклы экстрасенс килеп керә. Рәфидә бу ханымны күреп, офистан чыгып ук китә, чөнки шул мизгелдән сәер хәлләр башлана. Экстрасенс бу бүлмәдә тагын бер югары сәләткә ия кеше барлыгын сизеп ала. Берникадәр тынлыктан соң… Айзатка карый. Баксаң, Айзат инде үзендә ниндидер сәләт барлыгын тоеп яшәгән була. Бу серия аның ачышлары һәм тәҗрибәләреннән тора. Ә сынауларны аңа кызлар табып тора. 

Танылган телешоуны хәтерләткән бу серия сезне битараф калдырмаячак. Шуңа күрә тизрәк кереп карагыз һәм мистикага чумарга әзер булыгыз…

ҖИДЕНЧЕ СЕРИЯНЕ МОНДА КАРА

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое