Габдулла Кариев театры мәшһүр шәхесләргә багышлап спектакльләр чыгаруын дәвам итә.
Июнь аенда «Габдулла – яктылык» премьерасын тамаша кылдык. Ул татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе – Габдулла Кариевның тууына 140 ел уңаеннан куелды.
.jpg)
КАРИЕВНЫҢ ТОРМЫШ СУКМАГЫН БАРЛАУ
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры нәкъ менә әлеге шәхес исемен йөртә, шуңа күрә спектакль аеруча җаваплы карауны сорагандыр. Шунысы сөендерә – театрда менә инде ничәнче проектны яшьләргә тапшыралар: режиссёрлыктан алып актёрлык эшенә кадәр бу спектакльне Кариев театрының бер төркем яшьләре башкарган.
Текстны театр актёры Айрат Шамс язган, сәхнәгә режиссёр, актёр Эльдар Гатауллин куйган. Форматы да кызыклы: тамашачы берьюлы берничә чорда «яшәп ала», шуңа күрә спектакльнең жанрын «гасырлар аша сөйләшү» дип билгеләгәннәр. Мондый параллель куелышта сораулар да күбрәк туа һәм чорларны, шул заман шәхесләрен чагыштыру да көчәя.
«АНЫҢ ЯКТЫЛЫГЫ – БЕЗНЕҢ ЮЛГА МАЯК»
Монда төгәл ниндидер сюжет юк – син геройлар артыннан Габдулла Кариевның тормыш сукмагыннан үтәсең һәм аның эчке кичерешләре, омтылышлары һәм тырышлыгы белән очрашасың. Шул ук вакытта безнең көн артистының фикерләрен дә ишетәсең. Спектакль азагында барлык яңгыраган фикер, проблеманы туплап, үзеңдә туган сорауларга җавап эзлисең. Режиссёр Эльдар Гатауллин: «Мин спектакльләрдә беренче чиратта үзем белән әңгәмәгә керәм», – ди. Аның белән «Габдулла – яктылык» турында сөйләшеп алдык.
«Шәхесләр турында проектлар – иң актуаль темаларның берсе, чөнки хәзерге заман кешесен уйлап чыгарылган образлар, темалардан бигрәк шәхеснең көчле сыйфатлары, зур омтылышлары кызыксындыра. Мәшһүр шәхесләр аша кешенең нинди дәрәҗәгә, сыйфатларга ирешә алганын күрергә мөмкин. Ул татарларда гына түгел, төрле милләтләрдә фильм, спектакль, әсәрләр аша күзәтелә. Без дә үз чиратыбызда татар театрының атасы турында сөйләргә булдык», – диде Эльдар. Пьеса язылганда режиссёр актёрлар белән күп сөйләшкән һәм борчулары, уйлары турында сорашкан. Нәтиҗәдә сәнгатьтә кайнаган актёрлар тормышын параллель китерү фикере туган.
«Спектакльне чыгарганда Габдулла Кариев һәм аның янындагы шәхесләр эшебездә прожектор булды – безгә ут кабызып, юлны ачтылар. Шуңа да ул «Габдулла – яктылык» дип атала. Аның яктылыгы юлыбызга маяк. Без спектакльдә дөрес сораулар куярга тырыштык һәм аны караган яшь артистлар да киләчәктә шул сорауларга җавап табар дип өметләнәм».

Спектакльдә Габдулла Кариевның театрдагы эшчәнлеген күрсәтү өчен төрле әсәрләрдән: «Галиябану» (М.Фәйзи), «Өйләнү» (Н.Гоголь), «Беренче театр» (Г.Камал), «Хан кызы Турандык» (К.Гоцци) өзекләр кулланылган, шул рәвешле бер артист берничә роль башкара. Без И.Кудашев-Ашказарский, В.Мортазин-Иманский, Б.Болгарский, З.Вәлиев Баязитский, Ф.Ильская, З.Тинчурина, Г.Болгарская, С.Гыйззәтуллина-Волжскаяның Кариев турында фикерләрен, хатирәләрен ишетәбез.
«Без образларга артистларны эзләмәдек, ә артистларга образны эзләдек дисәк, дөресрәк булыр. Театрда эшләгәндә, “Кара, бу кеше моңа охшаган икән”, – дип, кайчак бер-беребезне кемгәдер охшатабыз, роль бүлгәндә дә шулай булды, һәр артистның эчке, көчле якларына да таяндык. Һәр артист үзенең персонажы белән әңгәмәгә керде», – диде режиссёр.

БЕЗНЕҢ КӨН АРТИСТЫ УЙЛАНУЛАРЫ
«Габдулла – яктылык»та төп рольне, ягъни Габдулла Кариевны, Айрат Шамс башкара, ул пьеса язу җаваплылыгыннан тыш 4 рольне уйнарга да алынган. Безнең көн артисты буларак яңгыраган фикерләре, риторик сораулар спектакльдә гасырларны актуальләштерә. Минем хәтта берничә фикерен китерәсем килә:
«Егетләрнең, уку йортын бетереп, театрга кергәч тә, берничә елдан китеп барулары нинди проблемага бәйле соң? Акча җитмәгәнгәме, җитәкчелек белән килешә алмагангамы, коллегалар белән уртак тел тапмагангамы? Яисә башка сәбәпләре бармы?»
«Спектакльләрне, ашыгып, бер-ике атна эчендә чыгарабыз. Без кая ашыгабыз? Бөек актёр Константин Станиславскийның бер китабында шундый сүзләр язылган: “Артист образын, спектаклен 9 ай дәвамында карынында йөртергә тиеш”. Бу кадәр кыска вакыт аралыгында химия барлыкка киләме соң?»
«Кечкенә рольләр булмый, кечкенә артистлар була».
«Күп нәрсә сәхнәдә күренми кала. Театр ул ниндидер җансыз механизм түгел, киресенчә, үзенчә яши торган тере бер организм. Тамашачы сәхнә артында ни булганын беркайчан да белми. Без бит хәтта ял көнендә дә, йокларга ятканда да театр турында уйлыйбыз. Чир ул театр дигән нәрсә».
«Театр минем өчен нәрсә икәнен тирәнтен аңлыйм, әмма фикерләрем җаным белән кушыла алмый. Мин үземдә аны тыярга тиеш түгел кебек, ләкин үземне берни эшләтә алмыйм. Ул бит шундый тетрәндергеч хис һәм, шул борчу иң югары дәрәҗәгә җиткәч, син аны сәхнәдә җиткерәсең. Сүзне, хәрәкәтне җиткерү бик авыр, әмма шул борчуың кемнеңдер йөрәгенә үтеп керә ала икән, моннан да рәхәтрәк хис юк».

ТЕТРӘНДЕРГӘН МИЗГЕЛЛӘР
Спектакльдә Айрат Шамс монологында бик күп сораулар бирә, ләкин аларга җавапны инде ул белә дә кебек. Без аның белән пьеса язылу турында сөйләштек.
«Без текстны Эльдар белән бергә яздык, мин күбрәк материал эзләдем, ягъни үземне генә автор диясем килми. Бу эшкә алыну авыр түгел, ә борчулы булды дияр идем. Чөнки анда шәхеснең тормыш сукмагына параллель рәвештә безнең – артистларның борчулары тупланган. Язу процессында урыны-урыны белән тетрәндергән мизгелләр дә булды.
Мин истәлекләр җыентыклары, китаплар укыдым, шул исәптән классик авторларның әсәрләрен дә алдык. Безнең өлкән хезмәттәшләр кайчандыр аларны уйнаган бит, ә монда без дә куйдык. Текстның беренче варианты ике айда язылды, аннары бер ай эчендә бөтенләй үзгәрттек, берничә сәхнә генә калдырдык, Кариевның труппага килүе, Тинчурин белән диалогы, “Беренче театр” шул килеш калды. Тетрәнү дигәннән, бер мисал китерәм: Габдулла Кариев хастаханәдә ятканда, янына Кәрим Тинчурин белән Заһидә килә. Кариев Тинчуринга йөзеген бирә дә: ”Саклап йөр, больницадан чыккач кайтарырсың”, – ди. Кариев хастаханәдән кире чыкмый».
Айраттан «Кариевны үзең кайсы яктан ачтың?» – дип сорадым.
«Мин аңа даһи кеше буларак кына түгел, ә янымда үземнең чордашыма караган кебек карадым. «Ул бу очракта ничек уйлар һәм нишләр иде?» – дигән сорауны еш бирдем. Аның гадилеге, әрсезлеге, кешелеклелеге, труппадашларына карата мәрхәмәтле булуы, осталыгы җәлеп итте. Театрда шәхесләр турында спектакльләребез чыга тора, чираттагысы Фәрит Хәбибуллин турында булачак. Икесен дә берләштерә торган бер нәрсә ошый – аларда тумыштан администраторлыкка, продюсерлыкка осталык булган. Алар кеше белән уртак телне тиз таба белгәннәр. Безнең өлкәдә бу бик кирәкле сыйфат».

фотолар: Рәмис Нәҗмиев
Нет комментариев