Пәнҗешәмбе көнне, 29 октябрьдә, Татарстан башкаласында Кабан күле буендагы яңартылган павильонда Г.Камал исемендәге театрның соңгы архив спектакле күрсәтелә.
Казан халкын «Дәрсе гыйбрәттер театр...» тамашасын карарга чакыралар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спектакль 2017 елда сәхнәләштерелгән. Аның эчтәлеге театр риваятьләрендә чагылдырылган ил һәм татар халкы тарихы белән бәйле.
Театр сәнгатен сөючеләрне 18:30 сәгатьтә көтәләр, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Чара бушлай оештырыла.
Кино итеп төшерелгән спектакль К.Тинчурин театры бинасы янында Мәрҗани урамы ягыннан күлгә төшү юлында урнашкан павильонда күрсәтелә.
Нет комментариев