21 октябрьдә Шәрык клубында татар поэзиясенең талантлы вәкиле, шагыйрь Булат Ибраһимның әдәби кичәсе узды.
Шигырь сөючеләрне бер мәйданга җыйган бу очрашу әдәбиятның кеше күңеленә юл таба алуын, сүз сәнгатенең, вакытлар узса да, үз кыйммәтен югалтмавын тагын бер кат искәртте.
Бу очрашуның үзенә генә хас мохите бар иде. Шәрык клубының залы кечкенә булса да, буш урыннар калмады. Килгән кунаклар арасында: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, журналист һәм блогер Рәмис Латыйпов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев бар иде.
Рәмис Латыйпов:
«Булат белән «Казан утлары»нда таныштык. Ул гадәти кеше шикелле тоелгач, мин аның каян алып шундый шигырьләр язуы турында уйлана идем. Соңыннан үземнең «иҗат теориясен» уйлап таптым. Иҗат төрле җирдән килә икән. Булатка ул Аллаһтан бирелгән. Аның шигырьләре күңелгә нур булып керә. Искиткеч…»
Китап битләрендә генә яшәгән сүзләр автор тавышы белән яңгырады. Иҗади кичә 5 бүлеккә корылган иде: авыл, шәһәр, рух, хәтер һәм гаилә. Булат әфәнде иҗат җимешләрен үзе генә түгел, аның кызлары Айбикә һәм Мәликә дә башкарды. «Мизгел» яшьләр театрының катнашучылары Иванова Әдилә, Мөхетдинов Әнвәр, Вахитов Айзат шагыйрьнең «рух» темасына язылган әсәрләрен укыдылар.
Шагыйрь белән укучы арасындагы чикләр юкка чыккандай тоелган мизгел кичә дәвамында сизелде. Берәү үзенең эчке дөньясын сүзләргә әйләндерә, икенче берәү шул сүзләрдән үзенә якын хисләр таба. Шигъриятнең чын очрашуы, мөгаен, нәкъ шунда туадыр.
Бүгенге яшьләр арасында әдәбиятка кызыксыну бармы, дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Минемчә, бу сорауга җавапны китап укыган кешеләр санын гына исәпләп түгел, ә шундый очрашуларның ни өчен кирәк булуын аңлап эзләргә кирәк. Тамашачылар арасында яшь буын вәкилләре булуы аеруча шатландырды. Шагыйрьләр белән очрашулар әдәбиятның үткәндә калган күренеш түгел, ә бүген дә сулыш алган тере сәнгать булуын күрсәтә.
«Теткәләнеп бетә ап-ак кәгазь,
Кулны селтәп ертып атырлык...
Матурлык ул җиңел генә тумый,
Бик авыртып туа матурлык»
- Булат Ибраһим.
Нет комментариев