26-27 октябрьдә Казан федераль университетында «Мирасны саклап: Тел, тарих, мәдәният» Бөтенроссия яшьләр конференциясе узачак.
Катнашучылар Россиянең тел һәм мәдәни төрлелеген, тарихи һәйкәлләрне һәм хәтерне саклау турында фикер алышачаклар.
Конференция эше өч юнәлеш буенча оештырылачак. «Мирасны саклап: тел» секциясе Россия халыкларының дәүләт телен һәм телләрен үстерүгә, шулай ук кече телләрне саклауның дөньякүләм тәҗрибәсенә багышланачак.
Катнашырга студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр чакырыла. Конференциягә турыдан-туры яки онлайн кушылырга мөмкин.
Нет комментариев