Новости
Яңалыклар

Көзнең соңгы җылы көннәре бара

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем фаразланмый.

Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә минималь һава температурасы -4..+1 градус тәшкил итте. Көндез максималь температура +9..+14 градус булачак. Казанда көндез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем фаразланмый. Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исә. Көндез максималь һава температурасы +10..+12 градус тәшкил итәчәк.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое