Россиядә «Худеем на здоровье» дип аталган бушлай сервис эшли башлаган. Аның ярдәмендә ябыгырга мөмкин, ди...
Сервис ГигаЧат нейрочелтәре нигезендә, Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән булдырылган. Ул дөрес туклану, йокы һәм физик активлык буенча киңәшләр бирә.
Аны куллана башлау өчен, кешегә үзенең сәламәтлеге һәм яшәү рәвеше турында берничә сорауга җавап бирергә кирәк. Алынган мәгълүматларга нигезләнеп, Ясалма Фәһем сәламәт гадәтләр формалаштыру өчен шәхси план төзи. «Худеем на здоровье» сервисын рәсми кушымталар кибетләреннән йөкләп алырга яки MAX мессенджерындагы чат-бот аша кулланырга мөмкин. Сервис кешенең хроник авыруларын һәм физик үзенчәлекләрен дә исәпкә ала.
Шуны исегездән чыгармагыз: Ясалма интеллект киңәшләре табиб консультациясен алыштырмый.
Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Шәһри Казан».
Нет комментариев