Новости
Яңалыклар

Казанда татар яшьләре өчен «Акыл Фабрикасы» форумы узачак

6-9 ноябрьдә Казанда татар яшьләре өчен «Акыл Фабрикасы» форумы узачак.

Чара Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 80ләп яшь лидерны берләштерәчәк. Әлеге чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла. Форумның максаты – актив яшьләрне берләштерү, яңа проектларны бергәләп тормышка ашыру өчен командалар төзү, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.

Форум программасы кысаларында TED форматындагы чыгышлар, «Татар яшьләре – 2035: без аны ничек күрәбез?» дөнья кафесы, яшьләр хәрәкәтенең киләчәккә планы, юнәлешләр буенча эш (тел һәм мәдәният, җәмгыятьләр, эшкуарлык, технологияләр һәм медиа), эш төркемнәре нәтиҗәләрен тәкъдим итү, татар оешмалары вәкилләре һәм экспертлар белән очрашулар көтелә. 

Форум нәтиҗәләре буенча БДТФның 2027-2030 елларга стратегиясе билгеләнәчәк, яшь лидерлар челтәре һәм төбәк координаторлары белән үзара эшләү системасы төзеләчәк.

Форумда катнашу бушлай. Делегат булу өчен сайлап алу узарга кирәк, урыннар саны чикләнгән.
Теркәлү 22 октябрьгә кадәр дәвам итә, катнашучылар исемлеге 26 октябрь көнне игълан ителәчәк.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое