Хәтерлисезме, мәктәптә чакта безгә җәйге каникулларда укырга дип программадан тыш уку исемлеге бирәләр иде.
Ләкин аның барлыгы гадәттә август ахырында, уку әсбапларын барлый башлаганда гына искә төшә иде... Без программа кысаларына сыймаган, «нишевый» әсәрләрдән торган үз исемлегебезне төзергә булдык. Әйдә, озакка сузмыйча, рәхәтләнеп укы әле!
Ринат Мәннан, «Микроб».
Ринат Мәннан – табиб та, шагыйрь дә булган шәхес. Аның каләме шифалы: ул укучысын елмайта, көлдерә, уйландыра, ә кирәксә – елата. Казан медицина институтын тәмамлагач, ул башкала хастаханәләрендә эшли. «Микроб» китабына тупланган шигырьләрендә автор микроблы чыгышлы чирләрне сурәтли.
Мансур Гыйләҗев, «Бичура».
Бичура – матурлык, рухи чисталык, иман сакчысы символы. Кара җаннар исә ямьс езлек, өметсезлек, милләт яшәешендәге рухи төшенкелекне гәүдәләндерә. Драма реалистик һәм шартлы-мифологик дөньяның янәшә бирелешеннән гыйбарәт. Конфликт та ике катламда бара: Аксакның эчке һәм якыннары белән тышкы каршылыгы.
Зөлфәт Хәким, «Сәер никрут».
Авыл егете Булат бабалары кебек гадел хезмәт итәр өчен армиягә барырга тели, ләкин военкомат аңа повестка бирми, ә үзе барып сорагач, аны «юләр» дип, психоневрологик диспансерга ябалар. Мондагы тәртипкә каршы чыкканы өчен, Булатка көчәйтелгән уколлар ясыйлар. Ахыр чиктә аңа урау юллар аша булса да, чакыру повесткасы килә.
Илдар Юзеев, «Тынлык белән сөйләшү».
Әсәрдә Җир-ана белән Бала арасындагы әңгәмәдә сугыш куркынычы, фашизмның киләчәге сурәтләнә, ә Гамьсез тынлык балага бу бәлаләргә күз йомарга, ишетмәскә куша. Җир-анадан ярдәм сораган Акыл иясе Атомны уята, ләкин Атом Хиросима һәм Нагасакига төшеп, меңләгән кешене юк итә – Җир-ана балаларын хәрабәләр арасында эзли.
Ренат Харис, «Рәссам».
3 бүлектән торган әсәр Казанның атаклы рәссамы Николай Фешинга багышланган. Беренче «Гүзәл таң» дип аталган бүлектә рәссам остаханәдә үз-үзенә урын тапмый йөри, шашып ясаган кыз рәсеме аңа төнлә чын булып күренә. «Сугым сарае» бүлегендә канлы күренеш, үгезне чалу вакытындагы кырыслык, рәссамның сугыш, кешелексезлек символы булган кан исеннән интегүе тасвирлана. «Яңгыр боткасы» бүлегендә рәссам киндергә үз күңеленнән чистарыну яңгыры яудыра – бөтен кер, кан һәм яманлык юыла, дөнья яктыра. Ул аларны чынбарлык итеп тоя, ләкин ахырда бу утлы күз яшьләрендә генә чынга ашкан иллюзия булып чыга.
Марат Кәбиров, «Китап».
Антиутопия жанрында язылган бу романда автор китаплар һәм китап укучылар юкка чыккан дөньяны сурәтли. Белемнән, тәрбиядән, мәдәнияттән ваз кичкән кешелек коточкыч сынауларга дучар була. Мавыктыргыч роман бүгенге көнгә башкача күз салырга дәшә.
Нет комментариев