Новости
Әдәбият

«Син – минем илһам гына»

Мин – Энҗе Ильясова, Актаныш районында туып үстем.

Кечкенә чагымнан ук ижади бала идем: рәсемнәр ясарга, жырларга, биергә, шигырь сөйләргә яраттым. Равил Фәйзуллин һәм Эльмира Жәлилова шигърияте күңелемә якын. Равил Фәйзуллинны гел укыйм дисәм дә ялган булмас, аның китапларыннан ниндидер билгеләр дә, үземә юаныч та эзлим. Кайчан да булса үз шигырьләремне җыр рәвешендә ишетү һәм аларны кечкенә кесә китабы итеп бастыру – минем хыялым.

***
Җиде ят та түгел,
Якын түгел,
Син – минем илһам гына.
Кайчак (күпчак) сүзләрең дә
Шигырьгә чишмә кора.
Уттай ялкын түгел,
Салкын түгел,
Барлыгың шигырь өрә.
«Иҗат» атлы кар көртләрем
Шәп көрәк белән көрә.
Көн яктысы түгел,
Төн дә түгел,
Ис(е)мең юллар яздырта.
Мине дисәм... Синең булу
Каләмемне аздырта.
Күп тә, аз да... Түгел!
Тиешлечә
Бу хискә чыктым «ясин».
Шуңа, ахры, инде бүген
Илһамым гынадыр син.

***
Рәхмәт сиңа, минем якын кешем,
Йөрәгеңдә саклап йөрткәнеңә.
Йөзләреңне кояш үпкән мәлдә,
Керфек какмый зар(ы)гып көткәнеңә.
Рәхмәт сиңа, минем якын кешем,
Каралыгым ап-ак күрүеңә.
Җүләрлегем белән бер рәт биеп,
Тормышларга таплар түгүеңә.
Рәхмәт сиңа, минем якын кешем,
Елар өчен кочак ачуыңа.
Сабырлыгың өчен рәхмәт сиңа,
Тидергәндә кайчак ачуыңа.
Рәхмәт сиңа, минем якын кешем,
Биргәнеңә өмет, яшәү көчен.
Рәхмәт инде! Кичә, бүген, хәзер
Минем белән бергә яшьнәү өчен.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое