Игътибар, бу сериядә без рэп укыйбыз!
Әйе, һәр серия саен «Идел» редакциясе экспериментлар ясауны дәвам итә – кызлар редакциягә килгән егетләрне (Айзат белән Азатны) төрлечә сыный. Әле һаман да уртак телгә килеп, «дуслашып» бетә алмыйлар. Алар әлегә ике көндәш команда кебек, хәтерләсәгез, 4 нче сериядә егетләр бер команда булып эшли башлады. Ә инде сез бүген карый торган бишенче сериядә аларның (гына түгел, кызларныкын да) иҗат җимешләрен күрә алачаксыз. Баш мөхәррир эшләргә кушкан «залетающий пост»ны егетләр ни дәрәҗәдә яхшы башкарганнар соң? Аларга җавап итеп кызлар нәрсә эшләгән? – җитәкчеләр бу эштән канәгать калганмы? - Барлык сорауларга җавапны бишенче сериядә табарсыз!
Нет комментариев