Новости
Әңгәмә

Альбина Ногманова: «Тормышымда барлык вакыйгалар да галәми»

Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Альбина Ногманова белән сөйләшеп утырырга насыйп булды. Сезгә дә аның исктимәле тормышы, иҗат юлы белән танышырга тәкъдим итәм.

- Альбина, кәефләрең ничек?

-Шәп! Мин бераз дулкынланам, чөнки минем өчен интервью ул – һәрвакыт кечкенә генә стресс. 

- Син күптән түгел «Хәят» моноспектакле белән фестивальдә катнашып кайттың. Гомумән, ничек узды? Син канәгать калдыңмы?

- Мин канәгать, әйе. Минемчә, ничектер тылсымлы узды. Без күптән түгел генә минем якын кешем, спектакльнең куючы хореографы Елена Музеева белән сөйләштек һәм бер фикергә килдек. Смоленск шәһәре, бу сәяхәт ниндидер галәми иде. Очраклы туры килүләргә, тылсымлы күренешләргә, эмоцияләргә бай сәяхәт иде. Ике көн эчендә без спектакльне әзерләргә һәм шәһәрне күрергә тиеш идек. Авырлыклар да булды, билгеле. Мәсәлән, 2 ел элек, безнең спектакль дөньяга чыккач, Мәскәүдән тәнкыйтьчеләрне чакырдылар. Тамашачыларсыз, алар өчен генә махсус ябык күрсәтү булды. Шуннан соң, тәнкыйтьчеләр миңа туры сүз әйттеләр, ягъни ягымлы, сак сүзләр булмады. Бу минем гомеремдә шундый беренче тәҗрибә иде. Мин аларга әзер түгел идем. Үз-үземә, үз спектаклемә ышануны югалтканымны хәтерлим. Үземне җыярга бик авыр иде.

«Мин бу спектакльне, мөгаен, бүтән күрсәтмәсмендер инде» дигән уйлар да булды.

Ләкин мин аны тагын күрсәттем. Аннан «Хәят» Мәскәү, Чебоксар, хәтта Ереван шәһәренә барып кайтты. Мин өчен ул көч җыярлык вакыйгалар иде. Алар канатлар үстерделәр. Спектакль үз урынын тапты. 

Без Смоленск шәһәренә килгәч, вокзалда ук ниндидер таныш йөз күрдем. Ул  2 ел элек миңа шул каты сүзләр әйткән тәнкыйтьче иде. Күңелемдә гаҗәпләнү дә, курку да, ярсу да булды. Ул кеше соңыннан фестивальнең жюри әгъзасы булып чыкты. Мин «шәп» дип уйлап куйган идем. (Көлә) Ике ел элек үз-үзенә ышанмаган Альбина халәтенә кайттым. Үземә җыелырга куштым. Аннан соң инде командам белән бу вакыйгадан, ягъни бу кешедән, көлә башладык. Көлүдән үлә яздым ул көнне. Икенче көнне мәйданчыкка килдем. Үземдә «минем спектакльне уйныйсым килә» дигән зур омтылуны аңладым. Шуңа күрә, истә калдырыгыз, сезгә лайфхак:

Әгәр дә сез нәрсәдәндер куркасыз икән, сез бу әйбердән көлә аласыз. Ниндидер шаярулар уйлап чыгара аласыз. Ул, чыннан да, булыша. Проблеманың яки куркуның мәгънәсен әзәйтә.

Смоленск тамашачысы шундый ачык, шундый мөлаем иде. Анда 60 кешелек камерный зал – ул тулы иде. Артист кеше өчен гел тулы залга уйнау рәхәт. 

- Син Кариев театрында ничәнче ел эшлисең, гомумән, бу театрга ничек килеп эләктең? 

- Кариев театрында 2020 елдан бирле эшлим. Монда эләгү тарихым гадәти түгел. Башта режиссёр ярдәмчесе булып эшләдем. 2020 елда театр училищесында сәхнә хәрәкәте буенча укытучы идем. Елның уртасында театрның баш режиссёрына, Әюпов Ренат Мирзахасановичка, килдем. Шулай итеп, Казан мәдәният институтында 4 ел укыдым. Килгәч: «Мине алыгыз. Мин бу театрга кирәк», – дидем. Ул миңа: «Урыннар юк, ләкин миңа режиссёр ярдәмчесе кирәк», – диде. Ризалаштым. Ренат абый миңа рольләр дә бирә башлады. Берьюлы 2 эшне башкардым. Ул бик авыр, җаваплылык таләп итә торган эш булды. Бу тәҗрибә миңа театрның эчке дөньясын ачты.

- Иң яраткан ролең нинди? Һәм ни өчен? 

- Мин барлык рольләрне яратам, чөнки алар – минем балаларым. Алар бит миннән туалар. Балаларымны бертигез күрәм. Ләкин йөрәктә мине ниндидер мәгънәдә «сындырган» рольләр аерым урын алып тора. Алар миндә нәрсәдер үзгәртә, эчке ягымны яктырта алганнар.

- Күбрәк кайсы персонажларны уйнарга яратасың? Тискәре геройларнымы яисә уңайларынмы?  

- Тискәре, әлбәттә. «Характерная актриса» диләр миңа. Гадәттә миңа тискәре рольләр тапшыралар. Мин үземне сынарга яратам. Тискәре рольләрдә судагы балык сыман йөзәм кебек.

- Актёрлык юлын сайлаганга үкенгән чаклар булдымы? 

- Дөресен әйтәм, булды. Ярты ел элек тормышта «кризис среднего возраста» кебек нәрсә булды . Актёрлык эшчәнлеге белән генә түгел, яшем белән дә бәйле иде. Миңа тиздән 30 яшь тула. Кыйммәтләрне кабаттан бәяләү башланды. Ул катлаулы хис.

Моннан тыш, мин кышны яратмыйм. Хыялым бар: берәркайчан «зимовкага» китү. Мәсәлән, Балига. Бу айларны ниндидер җылы, рәхәт җирдә үткәрәсем килә. Мин алай эшли алмыйм, чөнки мин театрда эшлим. Кыш – безнең өчен җаваплы сезон.

- Яңадан «Хәят» спектакленә кайтыйк әле. Ул искитмәле кызыклы форматта үтә. Аның идеясе ничек туды? 

- Ике ел элек ул вакытта  театр директоры Луиза Шарова миңа «Союз театральных деятелей» стипендиясенә бирелергә тәкъдим итте. Мин тиз генә үз проектымны яздым да, аның турында оныттым. «Без сиңа акча бирәбез» дигән яңалык килә. Барысы да туры килде ул чакта. Тормышымда барлык вакыйгалар да галәми. Һәрвакыт барысы тиешле урында һәм тиешле вакытта барлыкка килә. Ул вакытта карьерамда күптән кызыклы, тирән мәгънәле эшләр юк иде. Мин шулар өчен иҗатны яратам, аның аша мин үземне күбрәк ача алам. Елена Музеева, куючы хореографыбыз белән очрашып, уртак фикергә килдек: тирән мәгънәле эшкә кереп китәргә. Аның белән моноспектакль эшләргә булдык. Шулай, Елена белән тормыш турында сөйләшә башладык. Ул темаларны үзе өчен язды. Соңыннан бирем бирде: әлеге темаларга үз фикерләремне, хис-кичерешләремне язарга. Без 2-3 ай сөйләштек, мин – яздым. Хореграфия эзләү, хәрәкәтне ачыклау инде 1 ай эчендә куелды. Көн саен җидешәр сәгать залда биедем. Минем өчен куючы режиссерны табу, аңа ышану мөһим иде.

- Бер ай эчендә спектакль куйгансыз, искиткеч! Ничек өлгердегез?

- Мин үзем генә идем. Аның җиңеллеге бар. Үз-үземне җыярга җиңелрәк. Спектакльдә 2-4 кеше катнашса, җыелырга авыррак булыр иде. Оештыру ягыннан миңа уңайлырак иде, чөнки без Елена белән икәү генә идек.

- Белгәнебезчә, бу спектакль һәр куелышта төрлечә тәмамлана? Ни өчен алай? 

- Аның башы һәм азагы бертөрле, ләкин эчке стурктурасы төрлечә. Һәр куелыш бер-берсенә охшамаган. Беренчедән, тамашачы белән әңгәмәгә чыгасыбыз килде. Шуңа миңа камера форматы якынрак: залда утыручыларны күрәм, алар белән аралаша алам. Кеше үзенең катнашканын, кыйммәтен тойсын өчен тырыштык. Икенчедән, минем өчен ул һәрвакыт риск. Артист нәрсә буласын белеп, структурага ышана ала. Минем исә андый мөмкинлек юк. Мин гел бу спектакльгә нәрсә буласын белмичә керәм. Ул артист өчен бик рәхәт, ул – бүләк. Мин бит инде репертуарлы театрда эшлим. Кайбер спектакльләрне инде 5-6 ел дәверендә уйныйм. Ай саен бер үк әйберне уйнау туйдыра, яңа көчләр таләп итә. Ә «Хәят» спектакле гел төрле. Ул беркайчан да кабатланмый. Мин бит инде анда шәхси тарихларымны сөйлим.Тамашачы минем спектакль аша үзенә игътибарын юнәлтсә, максатым үтәлгән дигән сүз. Бер сәгать эчендә кеше үз-үзе белән күрешә алса, бу минем өчен бик зур бүләк.

- Актёр тормышыннан иң кызыклы вакыйганы исеңш төшер әле?

- Минем тормышым гомумән бик кызыклы. (Көлә) «Хәят» спектакленә бер көн кала реквизитларымны тикшерергә булдым. Берзаман «Курку» өлешенең костюмы юк. Ул макрамедан ясалган майка. Сәгать кичке җиде. Дус кызыма язам: «Диляра, мы страх потеряли!» Ул башта туры мәгънәдә аңлаган. Ничектер макраме ясаучы кешене таптым. Төнлә аны бәйләдек, икенче көнгә ул инде бар иде. Ул вакыйгадан соң мин, чыннан да, куркуымны югалттым. Спектакль алдыннан гел борчыла идем, хәзер ул хис юкка чыкты.
Курку минем тормышым белән бик тыгыз бәйләнгән. Мин – куркак. Һәрвакыт үз куркуым белән дуслашырга тырышам. «Гарри Поттер»ның өченче өлешендә, ялгышмасам, караңгы көчләрдән саклану дәресендә алар үз куркуларын җиңәләр иде. Башта аларны куркыта торган әйберне барлыкка китереләр, аннары «әфсөн-төфсен» укыйлар. Бу куркыта торган әйбер ниндидер көлдертүче нәрсәгә әверелә. Фантастикага көчле мәгънә салынган. Ул тормышта да булыша. 

Мин тиздән режиссёр буларак «Җиде кыз» пластик спектакленә керешәм. Мин, чыннан да, бик куркам. Көн саен үзем белән сөйләшүләр алып барам, үземне юатам. Шундый матур фраза бар: «страх – не повод не делать».

- Театрга хезмәт итәргә теләгән яшьләргә нәрсә киңәш итәр идең?

- Ачык булыгыз. Дөнья ул – бик зур. Яңа тәҗрибә кайчан да булса сезгә кирәк булачак. Хәзер артист – иҗатчы. Ул режиссёр әйткәнне генә эшләми, ул үз фикерләрен, хис-кичерешләрен кешегә җиткерә. Иҗатчының үз карашы булырга тиеш. Шулай ук тагын ниндидер ысул табыгыз, сәхнәдән тыш та булырга өйрәнегез. Үз-үзегезгә ышаныгыз. Тормышта, минемчә, иң мөһиме – мәхәббәт. Аның турында онытмагыз.

- Альбина, шундый җылы әңгәмәбез өчен бик зур рәхмәт сиңа! Син искиткеч, сәләтле һәм күпкырлы шәхес. Бөтен башланган эшләрең уңышлы булсын!

- Рәхмәт!

Әдилә Иванова

фотолар: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое