Көндәлек тормышта күз тиюдән саклану өчен, яңа кием кигәндә, өйгә кергәндә һәм йокы алдыннан укыла торган догаларны җыйдык.
Күз тиюдән саклану өчен укыла торган дога:
Әгүүзү бикәлимәәтил-ләәһит-тәәммәәти мин күлли шәйтаанив-вә һәәммәһ, вә мин күлли гәйниллиииәммәһ.
(Аллаһның камил сүзләренә сыенам һәрбер шайтаннан, зарарлы җан ияләреннән һәм һәрбер күз тиюче яман күздән).
Яңа кием кигәч укыла торган дога:
Аллаһүммә ләкәлхәмд! Әнтә кәсәүтәниһи әс‘әлүкә хайраһү үә хайрә мә сунига ләһү, үә әгүзү бикә мин шәрриһи үә шәрри мә сунига ләһү.
(Әй Аллаһ, Сиңа барча мактау! Син мине киендердең. Синнән бу киемнең яхшылыгын һәм аның нәрсә өчен эшләнгәненең яхшылыгын сорыйм, һәм Сиңа аның явызлыгыннан һәм аның нәрсә өчен эшләнгәненең явызлыгыннан сыенам)
Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога:
Бисмилләһ! Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәлхубҫи үәл-хабәиҫ.
(Аллаһ исеме белән! Әй Аллаһ! Хакыйкатьтә, мин Сиңа ир һәм хатын-кыз җенесеннән булган җеннәрдән сыенам)
Өйгә кергәндә укыла торган дога:
Бисмилләһи үәләҗнә үә бисмилләһи хараҗнә үә галәАллаһи раббинә тәүәккәлнә.
(Аллаһ исеме белән кердек вә Аллаһ исеме белән чыктык һәм Раббыбыз Аллаһка тәвәккәлләдек)
Төнлә йоклый алмыйча боргаланып ятканда укыла торган дога:
Лә иләһә илләАллаһүл-үәхидил-каһһәр, раббүссәмәүәти үәл-әръдый үә мә бәйнәһүмәл-газизүлгаффәр.
(әл-Вәхид әл-Каһһәр булучы Аллаһтан башка иләһ юк. Ул — әл-Газиз әл-Гаффәр, күкләрнең вә җирнең һәм алар арасындагы барча нәрсәнең Раббысы)
Нет комментариев