Новости
Лайфстайл

«Идел» журналы «Офиста» сериалының дүртенче сериясен чыгарды

«Офиста» вертикаль сериалының чираттагы сериясе тәкъдим ителде.

 

Әлеге сериядә эшкә ике егет кабул ителүе ачыклана — алар бердәнбер урын өчен көрәшә. Егетләр коллегаларына ошарга тырыша, әмма бар да алар уйлаганча җиңел генә бармый. Ахыр чиктә егетләр берләшергә була. Моннан нәрсә килеп чыгар? Киләсе серияне карап белерсез! Ә әлегә бу серияне «Идел» журналының барлык социаль челтәрләрендә карагыз.

«Офиста» — ул атнага бер мәртәбә чыга торган юмористик, кыскача вертикаль сериал. Әлеге проект тулысынча редакциянең үз көче белән төшерелә. Шул сәбәпле, иҗат төркеме өчен тамашачыларның фикерләре, лайклары һәм репостлары аеруча мөһим.

«Офиста» күрешербез!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое