Заманча мөселман модасы яулык һәм озын итәктән генә гыйбарәт түгел. Без бу санда стилист Гөлчәчәк Гәрәева белән мөселман хатын-кызлары өчен зәвыклы һәм шул ук вакытта тыйнак җәйге образлар турында сөйләштек.
Яулыклы кызларның гардеробында иң беренче чиратта үзләренә уңайлы кием булырга тиеш. Мин моны ниндидер соры, күңелсез әйберләрне түгел, ә бер-берсенә килешкән һәм уйланылган образларны күз уңында тотып әйтәм. Үзеңне заманча, зәвыклы һәм шул ук вакытта дин кысаларында уңайлы хис итәрлек итеп кием сайлау мөһим.
ЯУЛЫКЛЫ КЫЗЛАР ӨЧЕН КЕМ САЙЛАУ НИГЕЗЛӘРЕ
Сыйфатлы озын күлмәкләр, киң чалбарлар, А-силуэтлы итәкләр, бер төстәге яулыклар, жилетлар, тренчлар, иркен һәм кысып тормый торган күлмәкләр – гомумән алганда бер-берсенә җайлы гына туры килә торган, силуэты һәм материалы исәбенә кыйбат күренгән әйберләрне сайлау мөһим.
Җәен мин иркен образларга өстенлек бирәм. Мисал өчен, киндер тукымадан жилетлы костюмнар, гади күлмәк өстеннән кимоно, озын итәк белән худи, сөт, шоколад яки зәйтүн төсендә минималистик бөтен образлар.
Эссе көннәрдә кияргә иң яхшы вариант – һава үткәрә торган, кысып тормый торган кием. Җиңел абаялар, киң чалбарлар, яулык астыннан юка башлыклар сайларга тәкъдим итәм. Катлам-катлам кием белән образны артык «баетудан» качарга кирәк. Кояш җете төсләрне ярата, әгәр тәнегез дә сулый алсын дисәгез, ачык төсләрдәге киемнәр сайлау киңәш ителә.
Җәйге эсседә иң яхшысы – табигый тукымалар. Мәсәлән, киндер, мамык, вискоза, тенсель, юка деним. Алар тәнне сулата, матур утыра һәм образны кыйммәтлерәк итеп күрсәтә. Синтетикадан качарга тырышыгыз, чөнки ул образны авырайта һәм уңайсызлык кына тудыра.
Яулык – бүгенге көн мөселман модасында гадәти булмаган стильгә әверелде. Тюрбан, панама, кепка, хиджаб өстеннән эшләпә – һәркем яулыкны үзенчә «уйната». Яулык бәйләү – сәнгать, дисәм дә ялгышмам. Акцентлы сызыклар өстисеңме, күзлек яки алкалар тагасыңмы – кәеф тә күтәрелә, холкыңны һәм дәрәҗәңне дә күрсәтә.
МӨСЕЛМАН МОДАСЫНЫҢ ЯҢА АЛЫМНАРЫ
Бүгенге көндә минимализм һәм сыйфат өстенлек итә. Шулай ук этник элементлар да ешайды. Образларда тюрбаннар, милли бизәнү әйберләре, зәвыклы аяк киемнәре күбрәк күренә башлады. Мәдәниятне стиль аша тәкъдим итү – матур күренеш бит.
Тагын бер тренд – нәфислек һәм уңайлык. Кызлар матур һәм көндәлек тормышта уңайлы образлар сайлый.
АЯК КИЕМЕ
Трендтагы җәйге аяк киемнәре арасында сандали, мюли, балеткалар, челтәрле аяк киемнәре, сабо һәм ретро стильдәге кедыларны аерып әйтергә кирәк. Алар зәвыклы һәм көн буе актив хәрәкәтләнергә дә уңайлы.
УҢАЙЛЫЛЫК ҺӘМ ГҮЗӘЛЛЕК УРТАЛЫГЫН НИЧЕК ТАБАРГА?
Яулыклы кызлар арасында спорт- шик стиле аеруча актуаль. Миңа мөселман модасының заманча һәм уңайлы булуы, гел үзгәреп торуы ошый. Кызлар спорт костюмнарын тренчлар белән, кроссовкаларны озын итәкләр белән, худиларны жакетлар һәм яулыклар белән кия.
БИЗӘНҮ ӘЙБЕРЛӘРЕ
Бу җәйдә зур беләзекләр, каешлар, акцентлы сумкалар трендта. Табигый материал – агач, рафия, тонык эффектлы тимер актуаль. Бизәнү әйберләренең саны мөһим түгел, аларны кулланып үз үзенчәлегеңне ассызыклау, образны визуаль рәвештә баета белү кирәк.
Нет комментариев