Авылда дуслар белән җыелышып, учак янында узган мизгелләр – җәйнең иң җылы, иң бәхетле хатирәләредер, мөгаен.
Җилдә учак төтене исе, төнге күк, таныш җырлар… Бу юлы гитараны кулга алырга тагын да матуррак сәбәп бар: әлеге сандагы җырлар һәркемгә диярлек таныш. Ял итәргә уйласаң, ИДЕЛне үзең белән ал!
«МАТУРЫМ»
Азат Гыйльметдин көе,
Нур Алиев сүзләре
Җыр 2005–2006 елларда язылган. Ул елларда альтернатив музыка әле юк диярлек – халык синтезаторлы эстрада тыңлый. Шулай, бу җыр кергән альбом татар альтернатив музыкасының беренче ядкәрләреннән була.
«Матурым» җыры Азат Гыйльметдиннең «Unreleased» (Чыгарылмаган) альбомында урын ала. Җырлар яңа аранжировка белән чит илләрдәге халыкара фестивальләрдә һәм концертларда да яңгырый.
Em C G D Em C G D
Сине, сине, сине генә сөям бит, матурым.
Em C G D Em C G
Сине, сине, сине генә көтәм бит, күз нурым.
G D Em C G D Em C G D
Синең хакта җырларым. О-о, О-о, О-о - Е…
Em C G D
Кояш сары түбәтәй
Em C G D
Күз кыса шаярыпмы.
Em C G D
Ә мин ялгыз йөргәндә
Em C G D
Сагынам күзләреңне.
Am G D Am D
Бәлки синең дә бер килер күрәсең мине?
«160 ҖИТЕЗ АТ»
«Алканат» төркеме
Ә хәтерлисезме, шундый легендар төркем бар иде? Алар хәзер инде чыгыш ясамый, әмма җырлары һаман да гитаралы татар кичәләрендә яңгырый. Бәлки моның сере җырның иҗат ителү тарихына да бәйледер…
Җырны 2007 елда, ул вакытта дуслар булып, походларга бергә йөргән Илназ Гәрәев белән Артур Исламов яза. Җәйге кичләрнең берсендә Артур бер көй уйлап таба һәм аны көйләп йөри, ничек дәвам итәргә белми. Нәтиҗәдә, Илназ дустын бу музыкаль әсирлектән коткара – аңа сүзләр язып бирә.
Үзе сөйләвенчә, ул вакытта үзе машиналар турында әллә ни яхшы белмәгән. Бәлки бу җыр бүген язылган булса, ул бөтенләй башкача аталыр иде.
Em C
Җайланган соры тормыш,
G D
Җылы кесә, тулы карын –
Em C
Кем өчендер бәхет
G D
Шушы өч сүздән нибары.
Em C
Алар мәңге аңламаслар
G D
Синең төпсез күңелеңне.
Em C
Тузанга карамастан,
G D
Мин ачам күзләремне
Кушымта:
C G Am Hm7 Em
160 җитез ат җигелгән капот астында
C G Am Hm7 Em
365 көн мин чабам хыялым ягына.
C G
100 чакрым сәгатькә
Am Hm7 Em
Миңа мотор җырлар җырлар.
C G
Бәрелә тәрәзгә
Am Hm7 Em
Тизлектән кызган йолдызлар.
Нет комментариев