5 октябрьдә XXII Республика премиясенә гаризалар кабул итү кампаниясе старт алды.
Премия фән, иҗат, спорт, медиа, яшьләр сәясәте, волонтерлык һәм башка өлкәләрдә уңышларга ирешкән талантлы студентларга ярдәм итү һәм аларны бүләкләү максатыннан үткәрелә.
Кемнәр катнаша ала?
Татарстандагы югары уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы, 16–28 яшьлек студентлар, шулай ук студентлар коллективлары, берләшмәләре һәм оешмалары.
Премия 20 номинация буенча үткәрелә. Алар арасында — «Ел старостасы», «Ел спортчысы», «Ел волонтеры», «Елның иҗади шәхесе», «Елның медиа белгече», «Ел стартабы» һәм төп бүләк — «Ел студенты» Гран-при.
Гран-при иясен аерым мөмкинлек көтә: 2011 елдан бирле төп бүләк — «Алгарыш» программасы кысаларында дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге.
Мөһим даталар:
- 5–26 октябрь, 2026 — гаризалар кабул итү;
- 2–11 ноябрь — читтән торып сайлап алу этабы;
- 23 ноябрь – 10 декабрь — йөзгә-йөз конкурс сынаулары;
- 25 гыйнвар, 2027 — бүләкләү тантанасы.
Премия 2005 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен актив, максатчан студентларны берләштерә. Быелгы девиз — «Үзең булып кал».
Гаризалар 26 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Тулырак – бәйгенең официаль битендә.
Нет комментариев