Яшь килен ишек шакымыйча кергән кайнанасын «дәвалаган»?
Бу тарихны сөйләргә оят кебек инде ул... Икенче яктан, бәлки минем тәҗрибәм ир әнисе аркасында гаиләсе таркалып баручы бүтән киленнәргә сабак булыр. Күпме түзәргә була?!
Тормышка чыкканда мин үземне дөньяда иң бәхетле хатын дип санадым. Ирем Илнар белән Казан читендәге яңа бистәдән өй алып кердек. Иң кызыгы — нәкъ безнең янәшәдәге участоктан иремнең әнисе Рәсимә апа да йорт салып чыкты. Башта мин балаларча сөендем: «Ой, ничек яхшы, кайнанам күршедә генә, берәр нәрсә кирәк булса — ярдәм итәр, бала туса — карашыр», — дип уйладым. Юкка әйтмиләр бит - туганнардан ерак яшәү хәерле дип. Юләр булганмын, икенче төрле әйтеп булмый. Бу күршелек тиз арада тормышымны җәһәннәмгә әйләндерде.
«Мин чит кеше түгел, шакып торырга кирәкми!»
Башта барысы да әйбәт иде, ә аннары Рәсимә апа ишекне шакымыйча керүне гадәткә кертте. Безнең өйнең запастагы ачкычы анда бар иде (Илнар үзе биргән). Бервакытны иртән безгә кереп холодильниктагы әйберләне алып, кичәдән калган ашны түгеп маташа. «Нәрсә йоклап ятасың, көндезгә хәтле. Улымны нормальный ризык белән ашатмыйсың!» - дип маташа. Шәхси тормыш дигән нәрсәне бөтенләй аңламый иде.
Көн саен ревизия башланды. Мин эштән кайтам — ул инде безнең кухняда кастрюльләрне ачып карап йөри. «Бу дөрес пешермәгәнсең», «Монда тузан нишләп сөртелмәгән?» — дип миемне бора иде. Илнар белән талашып та карадым, әмма ул гел: «Ярар инде, Гөлназ, әни бит ул, безгә яхшылык кына тели, карт кеше белән сүзгә килмә», — дип кул гына селтәде.
Сабыр булырга тырыштым. Әмма сабырлыкның да чиге бар. Бер көнне мин ваннада юынып торам, кинәт ишек ачыла да... Рәсимә апа килеп керде. Нәрсәдер сорарга кирәк булган моңа. Менә шул ишек төбендә ялангач басып торганда, башымда бер уй яшен кебек яшьнәде: «Башта ирем белән аерыласы килде. Аннан бераз уйлагач, салкын акылны кабыздым да кайнанамны үземчә «дәваларга булдым».
Салкын акыл белән уйланылган үч
Тавыш күтәреп, кычкырышып файда юк иде, чөнки ул барыбер үзен хаклы дип саный, елап ирем белән манипулировать итә. Шуңа күрә психологлар әйтмешли, «эффект зеркала» кулланырга карар кылдым. Сабыр гына көттем.
Атнакич көнне Илнарның тәүлекле сменага эшкә киткәнен белдем. Рәсимә апаның да бу вакытта өйдә ялгыз икәнен белә идем. Төнне берүзем йокладым, ә иртәнге сәгать җиде тула иде — халат өстеннән куртка кидем дә күршегә үзенә кереп киттем.
Ишекне ачтым да, салмак кына аяк очларына басып, туры кайнананың йокы бүлмәсенә уздым. Рәсимә апа гырлап йоклап ята. Нәкъ ул минем белән эшләгәнчә эшләдем: карават янына килеп бастым да, бөтен көчемә кайнана өстендәге юрганны тартып алдым!
Ул шоктан күзләрен ачты, нәрсә булганын аңламыйча миңа карап тора. Аңа исенә килергә ирек бирмичә, нәкъ Сары матбугат геройлары кебек, каты тавыш белән кычкырып җибәрдем:
— Нишләп әле һаман йоклап ятасыз сез?! Сәгать җиде тула бит инде! Идәннәрегез каты тузан, сыерларыгыз савылмаган (аныд сыеры да юк), камырыгыз куелмаган! Минем иремнең әнисе шундый ялкау булыр дип уйламаган идем! - дидем.
Рәсимә апа ачудан һәм куркудан караваттан сикереп торды, битләре кып-кызыл булды:
— Гөлназ! Бу нәрсә бу?! Син нишләп минем өйгә шакымыйча керәсең? Бу минем шәхси йортым, шәхси тормышым, оятсыз! — дип кычкырды.
Мин исә дөньядагы иң татлы елмаюымны чыгардым да, нәфрәт тулы күзләренә туры карап, бик тыныч кына болай дидем:
— И-и, Рәсимә апа, кычкырмагыз. Ишетүемчә, безнең гаиләдә бер-береңә шакып керү гадәте юк бит. Улыгыз да шулай ди. Мин чит кеше түгел, сезнең яраткан бердәнбер киленегез. Менә, хәлегезне белергә кердем... — дидем дә, ишекне шартлатып ябып чыгып киттем.
Нәтиҗә нинди?
Ул көнне ирем эштән кайту белән өйдә зур сорау алу башланды. Рәсимә апа улына елап зарланган, килен котырган дигән. Илнар миңа кычкыра башлагач, мин аңа туп-туры болай дидем: «Йә без икебез дә бер-беребезнең чикләрен хөрмәт итәбез, йә мин һәр иртә саен әниеңне нәкъ шулай уятачакмын. Ул миңа нишләргә яраганын күрсәтте, мин бары тик кабатладым».
Беләсезме, бу ысул 100 процентка эшләде! Кайнанам мине хәзер күрә алмый, кара елан кебек карый, ләкин иң мөһиме — безнең өйгә килгәндә ишек кагу тимер кагыйдәгә әйләнде. Тынычлык да яуланып алына икәне икән ул бу тормышта!
Нет комментариев