Новости
Карьера һәм үсеш

«Сөеклем» фотостудиясе кызлары: «Без бер-беребезгә «ябышып» диярлек торабыз»

Хәзерге икътисади вазгыятьтә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә, өстәвенә иҗат белән бизнесны үреп барырга кыюлык тапкан кешеләргә сокланмый мөмкин түгел.

Бу язма геройлары да үзләре турында: «Берләшкәнче, без үзебезне эшмәкәрләр ролендә күз алдына да китерә алмый идек», – ди. Күпме ел иҗаттан ерак өлкәләрдә хезмәт куйганнан соң, алар берләшеп уртак эшләрен – «Сөеклем» исемле фотостудия ачалар. Кызлар белән күмәк бизнес алып бару нечкәлекләре, эштәге иң катлаулы моментлар турында сөйләштек.

– Өч кешенең бергә уртак эш алып баруы ни дәрәҗәдә катлаулы? Өстәвенә, сез дуслар да бит әле.

– Коллективта уңышлы эшчәнлекнең төп шарты –

вазифаларның төгәл билгеләнгән булуы. Без пазл сыман – һәрберебезнең көчле яклары бар, шул сыйфатларны берләштергәч, тулы картина барлыкка килә. Эш барышында төрле ситуацияләр туып тора – аларны бергә хәл итәргә кирәк. Кемдер идеяләр генерациясе белән шөгыльләнә, кемдер саннар һәм аналитиканы яхшырак аңлый, кемдер трендларны әйбәтрәк тоя. Төрле сыйфат, күнекмәләребезне берләштереп, уртак максатларны тормышка ашырабыз. Шул ук вакытта гел бер-беребездән яңа әйберләргә өйрәнеп, үзебезне камилләштерергә тырышабыз. Зур карарлар кабул иткәндә, тавыш биреп эш итәбез.

Без бер-беребезгә «ябышып» диярлек торабыз. Хәзерге икътисади хәлдә берүзеңә генә бизнес алып бару бик катлаулы. Иҗади юнәлешле булса, аеруча. Берләшкәнче, без үзебезне эшмәкәрләр ролендә күз алдына да китерә алмый идек. Хәзер исә бер-беребезгә таяна алгач, нидер эшләргә дә көч күбрәк.

– Хәзер фотостудияләрдә нинди трендлар бар?

– 2026 елда интеллектуаль романтизм стиле трендта. Винтаж зәвыгы, поэтика, детальләргә игътибар да зур урын алып тора. Безнең әйләнә-тирәбез кечкенә детальләрдән туплана, шуңа интерьерда һәр нәрсәнең мәгънәсе, үз урыны булырга тиеш.

Әлбәттә, һәркемнең үз зәвыгы, матурлык турында күзаллаулары бар. Әмма соңгы вакытта күпләр минимализмнан, бушлыктан арыганлыгын әйтә. Шәһәрдә һәр кеше үзен күрсәтә, ача алырлык төрле локацияләр күбрәк булсын иде.

– Сезнең эштә иң авыры нәрсә?

– Эштә иң авыры – үз иҗади к үзаллавыңны тормышка ашыру. Еш кына ниндидер идея белән янып китеп эскизлар ясый башлыйбыз, көн-төн тирләп-пешеп уебызны тормышка ашырабыз, күп ресурсларыбызны шул идеягә бирәбез. Кунакларга һичшиксез ошаячак дигән ышаныч белән презентация ясыйбыз, әмма кайчак киресенчә булып чыга һәм без күп энергиябезне багышлаган идея кунакларда кызыксыну уятмый. Андый уңышсызлыклардан соң кул селтәргә кирәкми. Без андый хәлләрдән соң аудитория белән эшне, аларга үз күзаллау, кыйммәтләребезне аңлатуны дәвам итәргә тырышабыз.

Кайчак җиңел генә уйлап, мәшәкатьсез генә эшләнгән әйберләр яхшы нәтиҗәгә китерә. Кыскасы, иҗат эше гел бер төрле генә бармый, шуңа алга таба эшне дәвам итәргә көч табар өчен, янәшәңдә фикердәшләрең булу мөһим.

АЛИСӘ СӘГЫЙТОВА

Мин Алексеевск районыннан, икътисад һәм педагогика өлкәсендә ике югары белемем бар. 12 елдан артык банк өлкәсендә риск-аналитик булып эшләдем һәм 3 ел элек бу өлкәдән киттем. Хәзер aveluka тәхәлллүсле рәссам буларак үсәм. Студия минем өчен остаханә дә, рәсемнәремне монда карап була. Шулай ук диварларны бизәү, интерьерлар декоры белән шөгыльләнәм.

ЕЛИЗАВЕТА ХАҖИӘХМӘТОВА

Мин Казанда туып үстем, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамладым. Берничә ел архитекторлык бюросын җитәкләгәннән соң, бу өлкәнең үземнеке түгеллеген аңладым – миңа иҗат, эшемдә кешеләр белән аралашу җитмәде. Соңрак фото дөньясына кереп киттем, хәзер мин – профессиональ фотограф. Ешрак хатын-кыз портретлары, мәхәббәт тарихлары һәм җирле брендларны төшерәм. Студиябездә, ниһаять, үз урынымда икәнемне тоям.

ЛИЛИЯ МАТЮШЕВСКАЯ

Минем карьера икътисад өлкәсендә башланды, КФУны тәмамлагач, объектларны бәяләү өлкәсендә

7 ел уңышлы гына эшләдем. Шуның белән беррәттән йөрәгемә якын өлкә – гөлләр үстерү белән дә шөгыльләндем.

Бер фикустан – зур коллекция, кечкенә хоббидан – тулы бер һөнәр килеп чыкты. Мин бу өлкәдә белем алдым һәм фитодизайнер булып эшли башладым. Хәзер мин төрле каһвәханә, ресторан, офисларны яшелләндерү белән шөгыльләнәм. Студиядә исә мин үз хыялымны чынга ашырам – шәһәр шартларында тулы бер джунгли ясыйм.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое