Где можно купить и полистать новый номер журнала ИДЕЛЬ?
Новости

«Идел» журналы турында

«Идел» - «Идель» яшьләр журналы беренче тапкыр 1989 елда татар һәм рус телендә нәшер ителә башлый. Журнал айга бер тапкыр чыга.

«Идел» журналы – матбугат чарасы, мәгълүмат чыганагы гына гына түгел, ул яшьләр тормышының аерылгысыз өлеше, зәвыклы аксессуар, илһам чыганагы. Хәзер журналның дизайны заманчалашты, аның битләрендә бары тик сыйфатлы фотолар урын ала, тышлыгы да ерактан ук укучыны җәлеп итә. «Идел» журналын укыйсың икән, димәк, син үсәргә, камилләшергә телисең, үзеңне интеллектуал дип саныйсың һәм замана белән бергә атлыйсың.

Журналның төп геройлары - яшь шагыйрьләр, язучылар, актерлар, җырчылар, архитекторлар, рәссамнар район-авылда яшәүче яшьләр, укытучылар һәм башка кызыклы кешеләр.

«Идел» журналының төп рубрикалары:

  • Заман
  • Мәдәният
  • Музыка
  • Сәхнә
  • Стиль һәм матурлык
  • Фән
  • Укыйбызмы?
  • Авылда
  • Дөрес сөйләш

Журналга язылу индексы: П2363
Төп почта: idel-kazan@mail.ru
Элемтә өчен: +7 (843) 222-05-45
Хезмәттәшлек һәм реклама: @Ramziyaga (Рәмзия Галимова, журналның баш мөхәррире)

Самое читаемое