Бу сәхифәбез яшьләргә ошап китте, алар хәзер үзләре кызыксынган язучы-шагыйрьләрне тәкъдим итә башлады.
Әлеге сандагы героебызны да бергәләп сайладык һәм бер кочак сораулар юлладык. Бу юлы яшьләр шагыйрә, язучы, драматург Гөлүсә Батталова белән сөйләште.

ДӨНЬЯСЫН ҮЗГӘРТКӘН ОСТАЗ ҺӘМ ИҖАТЫНА ЯҢА СУЛЫШ АЛЫП КИЛГӘН БАЛАЛАР
ЭЛЬВИНА МИҢНУЛЛИНА:
– Иҗатыгызда стагнация чоры булдымы?
– Һәр иҗатчыга тынлык чоры хастыр ул. Мин аны «давыл алдыннан тынлык» дияргә яратам. Аннан куркырга кирәкми. Ул тынлыкны ишетә белергә кирәк.
– Балалар тууы иҗатыгызга ничек тәэсир итте?
– Яхшы тәэсир итте дия алам. Сабый туу – кеше тормышындагы иң зур вакыйгаларның берсе. Ул синең иҗатыңа йогынты ясамый калмый. Балаларым туу иҗатыма яңа сулыш, яңа төсмерләр алып килде. Өченче балабыз – Айрат улыбыз 2017 елда туды – шул елны минем тәүге китабым басылып чыкты, шул елны мин Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителдем.
– Драма язарга теләгән кеше укырга тиешле 3 автор исемлегенә кемнәрне кертәсез?
– Роберт Маккиның «История на миллион долларов», Юлия Тупикинаның «Как разбудить в себе Шекспира» әсәре һәм Туфан Миңнуллин пьесалары.
– Татар әдәбиятында (яки театрында) үзегезнең остазыгыз дип кемне саныйсыз?
– Татар әдәбиятында минем остазым – Марсель Галиев. Әле үзе белән шәхсән т анышканчы ук ул – әсәрләре аша минем дөньямны үзгәрткән, иҗади кыйбламны билгеләгән шәхес. Иҗатта иң зур киңәшчем дә, терәгем дә, тәнкыйтьчем дә Марсель абый. Ә театр дөньясындагы остазым – театр үзе. Ул тормышта да, драматургиядә дә бер дигән мәктәп минем өчен.
– Сезнең шигырьләрегездә күтәрелгән образлар ничек туа? Алар күбрәк хыялмы, әллә тормыш тәҗрибәсеме?
– Төрлечә була. Көндәлек тормышта күзеңә чалынган вак кына детальләр дә синең хыялыңда үсеп, зур образга әверелергә мөмкин. Кайчагында ул деталь синең күңел сандыгында дистә еллар буе йөри һәм көннәрдән бер көнне әсәрләреңә күчә. Тормыштагы образлар иҗатка төгәл күчерелмә булып килеп керми, алар үзгәреш кичерә, яисә яңа образлар тууга сәбәпче генә була. Хыялда гына туган, тормышта очрамаган образлар да булырга мөмкин. Әмма, ни гаҗәп, әсәр язылгач, шул образларда үзен таныганнар очрый.
«ПРОФЕССИОНАЛЬ ЯЗУЧЫ ИЛҺАМ КИЛГӘНЕН КӨТЕП УТЫРМЫЙ»
АЙСЫЛУ ШӘФИГУЛЛИНА:
– Шагыйрьләргә кайчак заказга шигырь яздыралар, үзләренчә дедлайн куялар. Андый очракта шигырь ничек туа? Гадәттә, шигырь тусын өчен илһам кирәк, «яз» дип кенә булмый бит.
– Профессиональ язучы илһам килгәнен көтеп ятмый, утыра да яза. Яза башлагач, илһам үзе барыбер килә. Бүгенге көндәге иҗатчы бик мобиль, төрле шартларда иҗат итәргә сәләтле булырга тиеш дип саныйм. Үзем шуңа омтылам, өйрәнәм.
– Тәнкыйтьне ничек кабул итәсез?
– Конструктив, төпле тәнкыйтьне иҗатыма файдалы икәнен аңлап кабул итәргә тырышам. Гәрчә, тәнкыйть кәнфит булмаса да. Нигезсез тәнкыйтьне һәм бу өлкәдә компетенциясе булмаганнарның түбәнсетергә теләп әйтелгән сүзләрен йөрәгемә якын алмыйм.
«БЕЗДӘ ЛИРИКА ҺӘМ ФИЗИКАНЫҢ ИДЕАЛЬ ГАРМОНИЯСЕ»
АЙЗАТ ВАХИТОВ:
– Сезнең тормышыгызда «Әллүки» иҗат түгәрәге нинди роль уйнады? Хәзерге вакыттагысы турында беләсезме?
– «Әллүки» иҗат түгәрәгенә мин студент елларымда йөрдем. Ул минем иҗатыма үзенең шифалы тынын өрде. Иң рәхәт, иҗади илһамлы яшьлек елларым булып истә калган ул чор. Бүгенге «Әллүки»не дә беләм. Җитәкчесе Халисә апа Ширмәнгә һәм түгәрәктә каләм чарлаучы яшьләргә уңышлар телим.
– Сезнең ирегез – радиофизик, ә сез – иҗади кеше, бу көнкүрештә баланс тотарга булышамы яисә комачаулыймы?
– Бездә лирика һәм физиканың идеаль гармониясе. Без бер-беребезне тулыландырып яшибез. Ирем югары белемле физик, инженер һөнәрендәге кеше булса да, әдәбиятны бик яхшы белә, иҗатны, иҗат кешесен аңлый торган кеше. Гаилә тормышы тигез мәхәббәткә, хөрмәт һәм аңлауга нигезләнгән булса гына бәхетле була.
«ДИСЦИПЛИНА – ИҖАТЫМНЫҢ АЕРЫЛГЫСЫЗ ӨЛЕШЕ»
ФИРҮЗӘ БИКБАЕВА:
– Сез төрле жанрларда иҗат итәсез. Һәр жанрның үз кагыйдәләре, структурасы бар. Бер калыптан икенче калыпка күчкәндә, кыенлыклар туганы юкмы?
– Юк, кыен түгел. Киресенчә, миңа каләмемне төрле жанрларда сынап карау бик кызык. Әлбәттә, прозада да, драматургиядә дә, минем иң беренче нәүбәттә шагыйрь булуым тоелмый калмыйдыр. Анысы инде укучы хөкемендә. Яшь иҗатчыларга да үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карарга киңәш итәм.
– Әсәрнең герое тормыштан алынган, ә сурәтләнәсе вакыйгалар чынбарлыкка нигезләнгән булса (тарихи, биографик әсәрләр хакында сүз бармый), этик яктан нинди дә булса тыюлар кирәкме? Гомумән, нәрсә ул сезнең өчен язучы этикасы?
– Тормыштан алынган образлар, вакыйгаларны турыдан-туры әсәргә күчерүне әдәби иҗат дип атап буламы микән? Геройны фаш итәрдәй, аны түбәнсетердәй вакыйга, детальләр, бәлки, синең күзеңә генә шулай күренәдер? Вакыйгага бит төрле яклап бәя бирергә кирәк. Образны үстереп, хыялыңда баетып, аның гамәлләренең нигезе хакында укучыны уйландырып, вакыйгаларны шул чор, шул мохит масштабыннан чыгып язсаң, бу әсәр этик яктан да, әдәби яктан да кыйммәтлерәк була.
– Иҗат итү өчен дисциплина кирәклеге еш әйтелә. Сезнең өчен бу төшенчә нәрсәне аңлата?
– Дисциплина – иҗатымның аерылгысыз өлеше. Язучының иң кирәкле сыйфатларының берсе дип саныйм. Дисциплинаны икенче төрле тырышлык дип әйтергә була. Үз-үземә дә, балаларыма да гел кабатлыйм. Аллаһ Тәгалә кешегә никадәр күләм талант бирсә (иҗат таланты гына түгел), шул ук күләмдә ялкаулык та бирә. Әгәр тырышлык куеп, ялкаулыгыңны җиңә алсаң, талантыңны үстерсәң – ул сиңа уңыш китерә.
– Әсәр язылганда, темалар артык тармакланып китеп, төп фикерне (идеяне) җиткерүдә хилафлык килгән очраклар була. Андый вакытта нишләргә? Төп темаларны ничек аерып алырга? Моның берәр алгоритмы бармы?
– Әсәр яза башлар алдыннан аның схемасын сызарга мөмкин. Әгәр сезгә визуальлек ярдәм итә икән, язу процессында ул каршыгызда торачак, сезне кирәкмәгән тармакларга кереп китүдән, уй-фикернең читкә тайпылуыннан саклап торачак. Гадәттә, әсәр язарга утырганда, ул инде минем башымда язылып беткән б ула. Мин аны кәгазьгә генә төшерәм һәм язган вакытта төрле детальләр белән баетам. Бер идеяң, фикерең, сюжетың булмый торып, язарга утырып булмыйдыр ул. Әлбәттә, язарга утырганда бер төрле булып, язып бетергәндә бөтенләй башкага әйләнгән әсәрләр була. Анысы инде әсәрнең үз тормышы белән яши башлавы. Әмма ул очракта да язучы башындагы төп фикер кызыл җеп булып әсәрнең буеннан-буена сузылып ята.
Нет комментариев