#Безбергә (#Мывместе) халыкара премиясе финалистлары өчен тавыш бирүне 21 октябрьгә кадәр озайттылар.
Татарстан конкурсның өч номинациясендә тәкъдим ителгән.
Тавыш бирүдә катнашу өчен «Макс» – @myvmesteawards_bot милли мессенджерында #МЫВМЕСТЕ премиясе ботын эшләтеп җибәрергә кирәк.
#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе 2020 елда Россия Президенты кушуы буенча гамәлгә куелган һәм иҗтимагый инициативаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Премиянең алтынчы сезоны гаризалар саны буенча рекорд куйган: катнашырга 155 илдән 60 меңгә якын гариза килгән. Җиңүчеләрне жюри һәм халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләячәкләр.
Аларның исемнәре 2026 елның 5 декабрендә игълан ителәчәк.
Нет комментариев